поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
19.01.2015 Җәмгыять

Вафатына 1-2 көн кала Флорид Бүләков үзенең хәле турында "Ватаным Татарстан" сораштыруына җавап биргән

Һава торышына исең китәр: бер суыта, аннары буран кубып юлларга көртләр өя, инде хәзер кыш уртасында күлләвекләр ерып йөрибез. Узып баручы атнада синоптиклар уртача температура нормадан 13 градуска югары булды дип шаккатырды. Казанда һава температурасының 2,7 градус җылы булуы күзәтелгән. һава торышы рекордлы саннарга ия, ә халык зарлана. Сәламәтлеккә авыр, диләр, аяк астында кар кыштырдамагач, кыш буламы инде, ди! Ә сез мондый һава торышында үзегезне ничек хис итәсез?

Резеда ИБӘТУЛЛИНА, кардиолог:

– Шушы көннәрдә табиб­ларга мөрәҗәгать итүчеләр ешайды, бу һава торышының үзгәрүчән булуына бәйле. Мин үзем дә чирләп киттем. Әле сәламәт кешеләр дә тем­ператураның төрлечә сике­рүен сизә, кан басымы югары һәм түбән булучыларга авырга туры килә. Андыйларга урамга чыгып йөрмәскә, кан басымын ешрак үлчәргә, даруларны ерак куймаска кирәк. Организмны “тыңлау” мөһим. Һа­ваның үзгәрешенә сизгер булу яшьләрдә дә күзәтелә. Барысына да сәламәт тормыш алып барырга, дөрес тукланырга, күбрәк җәяү йөреп, иммунитетны ныгытырга киңәш итәм. Һава торышының начары юк. Әлбәттә, аяк астында ак кар шыгырдап торган кыш ямь­лерәк. Тик Аллаһы Тәгалә шундый җылы көннәр бирә икән, бу галәмәтне дә күрә алганыбызга куанырга кирәк.
 
Рәсим СОЛТАНОВ, халык “синоптигы” (Арча рай­оны, Кәче авылы):
 
– 1962 елда хәзерге кебек һава торышы булды: гыйнварда бер катырды, бер яңгыр яуды. Авылга кайта алмыйча ятканымны әле дә хәтерлим, юлларга карарлык түгел  иде, танклар белән эттерделәр. Бик авыр мондый һава торышы. Өч көн дәвамында күкрәк кыса, тын алу авыр, хәлем китә. Минем күзәтүләрем буенча, мондый һава торышы гыйн­вар­ның 28енә кадәр дәвам итәчәк, явым-төшемнәр булачак, аннары салкын кыш килә­чәк. Беләсезме, быел кызыл миләш мулдан булды бит. Мо­ның сынамышы бар: бер яктан, зур уңыш көтелә, икенче яктан, кешеләр арасында да авыру, үлем-китем арта.
 
Ләйсән АЛИЕВА, Казан хай­ваннар бакчасы хез­мәт­­кәре:
 
– Артык аномаль җылы кыш дип әйтә алмас идем. Һәрхәлдә, үземдә авырлык сиз­мим. Бакчабыздагы хайваннарга, кошларга килгәндә, алар да үзләрен яхшы хис итә. Дөрес, җылы яз килдеме икән әллә, дип аптырап, буталып соры аюыбыз уянды. Без аны Күчем дип атыйбыз. Өненнән чыкты, боз ялады, ак кар ашады, аннары бераз уйланып карап торды да кире кереп ятты. Ак аю рәхәтләнә! Ул кышны ярата, җәйге эсселек аның өчен зур сынау. 
 
Флорид Бүләков, драматург:
 
– Һава торышының тот­рыксыз булуын авыр киче­рәм, берни эшли алмыйм, тере мәет кебек ятам. Кайда анда язу ди?! Инфаркт кичергәннән соң һава торышының үзгә­рүенә бик сизгер була башладым. Яшьрәк чакта шулай да булырга мөмкинлеген күз алдына да китерә алмый идем. Авыр икән ул.
 
Гөлназ РӘХМӘТУЛЛИНА, “Манзара” алып баручысы:
 
– Мин җылы кышны яратам, 5-10 градус булса, иң яхшысы. Салкын кышны сагынучылар белән фикер­лә­ребез уртак түгел. Алай һава то­рышының йогынтысын сиз­мим. Җылылыкны яратканга миңа рәхәт. Һава торышы кешенең кәефенә дә бәй­ле, диләр. Үземне яхшы хис итәм, башкаларга да шуны телим

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»