поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
17.01.2015 Җәмгыять

12 яшьлек Алия миһербанлы кешеләр ярдәменә мохтаҗ

Казан шәһәрендә яшәүче 12 яшьлек кызчык миһербанлы кешеләр ярдәменә мохтаҗ. “Алия 6 айлык булып туды. “Ашыгыч ярдәм”не тулгак башлану белән чакыртсак та, ул бик озак килми торды. Алар килеп җиткәндә сабыем туа башлаган иде инде”,– дип искә ала кызчыкның әнисе Миләүшә ханым.

– Әле бала тудыру йортына килеп җиткәч тә, бала идәнгә төшмәсен дип, бөтен мускулларымны кысып торырга тырыш­тым. Шулай булса да, табиблар никтер аны тудырырга ашыкмады. Нәтиҗәдә сабыйның башы кы­сылган, хәрәкәтләнү өчен җавап бирә торган нерв җепсел­ләренә зыян килгән,– ди ул.

Алия бәләкәй булып тугач, Миләүшә ханым  баштарак аның ничек үсүенә артык игътибар итми. Вакытыннан алда туганга, үсеше бераз артка каладыр дип уйлый. Әмма бер яшь тулганда табиблар Алиягә коточкыч диаг­ноз куя. ДЦП һәм күзләренең сукыр булуын әйтәләр. “Бу хакта ишеткәч, башта үземнең дә яшисем килмәде. Аллаһы Тәгаләгә, кызым уенчыкларга карап уйнап утыра торган булсын иде, дип ялвардым. Төннәр буе елый торгач,  теләкләрем кабул булды. Чираттагы тикшеренү вакытында бала сукыр дигән диагноз исбатланмады”,– ди ул.
 
Алияне бик күп табибларга күрсәтеп карыйлар.  Казанның күп кенә тернәкләндерү үзәк­ләрендә, Тула шәһәрендә урнашкан хастаханәдә дә дәва­лыйлар. Кызчыкның яшәү теләге көчле була. Ул авыртуларына олыларча түзә, сабыр итә. Аякларына  17 операция ясыйлар. “Алиянең бөтен гомере тоташ көрәштән тора.  Тырыша торгач әкренләп хәле яхшыра башлады, ул туры итеп утыра ала, үзе кашык тотып ашый, рәсемнәр ясый, хәтта тотынып басып тора!”– ди Миләүшә ханым.
 
Алия сигез яше тулганда беренче сыйныфта укый башлый. Дөресрәге, аның янына укытучысы килеп йөри. Әмма кызчыкның башкалар кебек үз иптәшләре янына барып укыйсы килә. Шуңа күрә дә Алиянең ныклап  торып аягына басасы килә.
 
–  Дуслар, танышлар киңәше белән Алиянең авыруы турындагы белешмәләрне Кытай клиникаларына җибәрдек. Бер белмәгән кешеләр, эстрада җырчылары ярдәме белән акча җыеп, шунда бару бәхетенә ирештек. Шуннан соң Алиядә үзгәрешләр күзәтелә башлады. Ул әкренләп, карават кырыена тотынып булса да, атлап йөрер­гә өйрәнде. Озакламый тагын Кытайга барып дәва­ланмакчы булабыз. Чакыру кәгазен гыйнвар аенда ук алган идек, әмма акча җитмәү сәбәпле, март аенда барырга булдык. Бар ышаныч, өмет киң күңелле ке­шеләрдә. Кызым авырый башлагач, кайгырып, борчылып йөреп, әни­емә дә инсульт булды. Хәзер ул эшли алмый. Миңа гел бала белән утырырга кирәк. Күптән түгел ирем белән дә аерылыштык. Хәзер ике балам, авыру әнием белән ялгызым гына калдым. Улыма – 14 яшь.  Аны да укытасы, тәр­бия­лисе бар. Тик төшенкелеккә бирелмим. Ишегалды җыеш­ты­рам. Башкача булмый. Әзме-күпме акча эшли алам. Бу авыр­лык­ларны җиңеп чыгарбыз, барысы да әйбәт булыр дип ышанам, – ди Миләүшә.
 
Алия Бәшировага ярдәм кулы сузарга теләүчеләр өчен реквизитлар:
 
Получатель:  Баширова Миляуша Фаимовна
Банк получатель: Отделение “Банк Татарстан” №8610 г. Казань Счет №42307810562266633201/48
К/Счет:  30101810600000000603
Р/Счет:  30302810862006006226
ИНН: 7707083893
БИК: 049205603, КПП: 165702001
Карта СБЕРБАНКА
Миляуша Баширова
№ 63900262 9009098111
Срок действия 04\16
Элемтә өчен әнисе Миләүшәнең телефон номеры:  89172251631

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»