поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
16.01.2015 Җәмгыять

50 елдан эзләп тапкан дустыма Яңа ел сәламе

Алабуга педагогика институты тулай торагының дүртенче катында, 100нче бүлмәдә, 20 студент кыз бергә яшәдек. Шул күңелле елларда кояштай якты йөзле, Актаныш районы, Пучы авылы кызы Хәния белән җан дусларга әйләндек. Ләкин ул армиядән кайткан егетенә кияүгә чыгып, институтны икенче курстан ташлап китте. Аннан гаилә тормышына, эшкә батты, мин укуга бирелдем. Шулай итеп, элемтә өзелде. Дустымны кабат 50 елдан соң, “Татарстан яшьләре” газетасы аша эзләп таптым.

Хәния Казанда институтны тәмамлаган, аннан эшче яшьләр торагында кичке мәктәптә укыткан икән. Тулай торакка төрле авыллардан, шәһәрләрдән җыелган егетләрне, кызларны сәяхәтләргә дә алып барган, танылган шәхесләр белән очрашулар оештырган – аларга тәрбияче, киңәшче, икенче әни ролен үтәгән. Яшьләр, дустыма рәхмәт әйтеп, аның турында газеталарга бик матур мәкаләләр язып чыкканнар.

Кызганыч, дустыма шактый хәсрәт кичерергә туры килгән икән. Кызы Луиза мәктәп тәмамлап, институтка укырга кергән елны Хәниянең ире үлеп киткән. Институтны уңышлы тәмамлап, Әсгать исемле егеткә кияүгә чыккан, балалар үстергән кызының бәхетенә куанып яшәгәндә дустыма тагын коточкыч кайгы килгән: кызы белән киявенең юл һәлакәтендә гомерләре өзелгән. Өч онык-кыз: Эльвира, Гүзәл, Альбина Хәния кулында калган. Ярый әле дустыма эшеннән ике бүлмәле фатир биргәннәр. Нык холыклы Хәния югалып калмаган, оныкларын тормыш итәрлек итеп тәрбияләгән. Ике оныгы югары белем алган, олысы инде гаилә корган, әни булган. Кечкенә оныгы 8нче сыйныфта укый икән. Хәсрәт күргән кеше башкаларга аеруча игътибарлы, ярдәмчел була бит ул. Хәния дә тирә-күршесендәге мохтаҗларга ярдәм итеп яши икән. Әле миңа да Казан сурәтле сувенир, “Бәхетлеләр календаре”, “Намазга басучыга ярдәмлек” җибәргән. Хәниянең йөрәге чирле, ә минем янымда авыру кеше бар, шунлыктан дустым белән очраша алмыйбыз. Телефоннан даими аралашып торабыз. Шундый көчле рухлы, динне һәм фәнне тирән үзләштергән чын дустым булуга мин чиксез шат. Аңа, оныкларына, киявенә, тирә-күршеләренә Яңа елда көтелмәгән олы шатлыклар телим.
 
 
Дустым Хәния “ерактагы якын дустыма истәлеккә” дип язып, кызы Луиза (аңа биредә унике яшьләр тирәсе) белән элек төшкән фотосын җибәргән иде. 

Лениногорск районы, Сарабиккол авылы.

Рәхимә ХӘБИБУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»