поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
15.04.2009 Җәмгыять

ДИНСЕЗ – КЫЙБЛАСЫЗ ДИГӘН СҮЗ

Әйдәгез, ачыктан-ачык сөйләшик әле. Бу язмам, бәлки, акыл бирү, үгетләү генә булып яңгырар, шулай да педагог буларак, үз фикеремне җиткерергә уйладым.

Бүген күңелләрдә хаос! Бүген кыйбла эзләгән көн! Бүген күбебез абына-сөртенә барлык кыйммәтләрне сытып, таптап алга чыккан көн! Бүген ялгышлар көне, бүген җаннар бәргәләнеп, үз урынын таба алмаган көн! Бүген кылган кайбер гамәлләребез бернинди кысага сыймаган көн! Минем белән килешмәүчеләр дә булыр, рәхим итегез, һәркемнең үз фикере.

 

Бала унике яшькәчә сабый өммәтеннән булса, олыракларыбыз намазлык өстенә утыра, соң булса да дөрес кыйбланы таба дигәндәй... Ә менә яшьләр! Яшьләр – иң куркыныч буын. Алар сабый да түгел, шулай ук дога кылучылар сафына да керми. Алар ни кылырга белми, көчләре ташып торган, яшәү мәгънәсен таба белми торган катлам. Дөрес, бик яхшы тәрбия алган яки балачактан ук дин юлына баскан кешеләрнең еш очравы күңелне шатландыра. Аллаһы рәхмәтендә булсын алар.

 

Алар өчен җәмгыять кайгырмый, чөнки туры юлдан тайпылмаслар дигән өмет бар. Кыйбласыз яшьләребезне билгесезлек упкыны һаман саен төпкә суыра. Туры юл күрсәтүчеләр күпме генә булса да, күңелләрендә илаһи көч, нур булып Хак Тәгаләгә ышану булмагач, алар юлдан бик тиз тайпыла. Татар авылларында нинди матур мәчетләр, рус авылларында нинди зур чиркәүләр бушлыкка карап, уфтанып, тилмереп утыра. Начар гамәлләрне гөнаһ дип белмәгән яшьләребез (хәер, яшьләр генә дә түгел!) бер генә нәрсәне дә изге дип санамый. Чөнки элеккеге буыннар өчен изге саналган әйберләр бүген барысы да сатыла!!! Менә шундый “сату-алу” заманында кыйбласы булмаганнар адаша да инде. Азгын күңелне бары тик илаһи көч кенә тотып, “тезгенләп” тора ала – ул Аллаһыга ышану көче!

 

Әйдәгез, дәлилләп карыйк. Тән сатыламы – сатыла, бу беркемне дә гаҗәпләндерми торган фахишәлек дип атала. Җан сатыламы – сатыла, бу – хыянәт. Намус сатыламы – сатыла, бу кабахәтлек дип атала. Мәхәббәт, ант һ.б. сатыла, бүген хәтта ата-ана да сатыла! Бөтен әйберне шул кәгазь кисәкләренә сатып алып була торган заманда дөрес яшәп, хак юлдан барып кара син?! “Күңел умырткалары” ныгымаган яшьләр тиз бирешә, тиз сына.

 

Укытучылык тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, хәзерге яшьләр тормышка җиңелрәк карый. Кыйммәтләрнең кыйммәте югалудандыр, дип уйлыйм үзенчә. Мисал китерәм. 14 яшьлек кыз бала, дусларына ияреп, тәмәке тартып карый. Сыра татый. Сыйныфта, төркемдә “үз кешегә” әйләнер өчен әллә ниләр кыланып күрсәтә. Мин генә саф кыз булып калганмын икән дип, тегеләр басымы астында үзе үк чишенеп, беренче очраган хулиган белән йоклый. Моны матбугат та күп сөйләде. Бер кыз газетага: “16 яшемә хәтле саф кыз булып калдым. Инде нишлим икән? Миңа караучы да юк”, – дип язган иде. Мондый яшьләрдә горурлык та ташка үлчим генәдер шул.

 

Килешәсездер, 20-30 ел элек мондый күренеш күзәтелми иде әле: ирсез бала табу, йөкле булганы өчен генә өйләнешү, баланы ятим итүне бернигә санамау, җиңел генә уйлап зина кылу, хыянәт итү һ.б. Иң аянычлысы – ул аларны шулай булырга тиештер дип карый.

 

Бүген яшьләр кыланмышында хөррият! “Ничек телим, шулай яшим. Дөньяга бер генә киләбез бит. Үземчә яшәргә хакым юкмыни?” Менә бүгенге вәзгыять.

 

Яшь буын гомумкешелек сыйфатларын югалтып бара икән, киләчәк дәвердә нинди кешеләр яшәр? Тормыш яшь буынны тәрбияләргә таләпләрен үзгәртеп тора. Бүген рухи максатлар үзгәрде, ләкин кыйммәтләрне югалту, бетү, черү хисабына булмасын иде ул.

 

Бүген буыннар арасындагы бәйләнеш тулысынча юкка чыгып бара. Бабасы мулла булган егетләр кеше үтереп төрмәдә утыра, әбисе намазлык өстеннән тормаган кыз балалар фахишә булдылар түгелме соң?! Нинди капма-каршылык! Үз гомерендә хәмерне авыз итеп карамаган укымышлы абзыйның оныгы хроник эчкече, наркоман. Әгәр олы буынның догасын, дога белән бирелә торган саф, чиста, олы хисне кабул итеп алса, ул бүген шундый хәлдә булыр идеме соң?

 

Тарих күрсәткәнчә, элек тә кыйбласызлар 8-10 процент булган, ә хәзер 50-60 процент тәшкил итә, күбрәк булмаса! Баланың акыл көче һәм фикерләвен үстерүдә нинди генә максатчан эшчәнлек алып барсак та, күңелгә начар эшнең гөнаһ икәнен белдерә торган хис, ышану кереп утырмаса, аның файдасы бер тиенлек. Без чынбарлыкка анализ ясый белергә, аннан соң гына киләсе адымны атларга тиеш. Кылган гамәлләребезне кат-кат күздән кичереп, бәяли белмәсәк, югалып калачакбыз.

 

Минем фикеремчә, дин генә кыйбла табарга булышмаячак. Ата-ана, гаилә әгъзалары, мәктәп, урам, җәмгыять тәрбияне дингә, Коръән дигән изге китапка таянып бирмәсә, аның нәтиҗәсе булмаячак. Күп еллар элек халыкны диннән аерып бик каты ялгыштык. Чөнки диннән аеру – дөрес барган юлдан тайпылдыру, чәчеп җибәрү. Менә хәзер җыеп кара!

 

Бүген мәктәпләрдә тәрбия мәсьәләсе кабыргасы белән куелган. Ләкин әле ул һаман укудан соң икенче урында гына тора. Башлы, белемле, ләкин хиссез робот, буш куык үсә бүген.

 

Язмамны тәмамлап, шуны әйтәсем килә: бүген баланың теле “бисмилла” дип ачылмаса, аңа кыйбла табу авыр булачак...

 


Әлфирә ГАЛИЕВА, Аксубай
Безнең гәҗит
№ 15 | 15.04.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»