поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
12.01.2015 Ир белән хатын

Дүртенче "кандидат" (ХИКӘЯ)

Җиде ел ялгызы яшәп яткан Мәүлидәне танышы Мөкәрәмә хатыныннан яңа аерылган, шәһәрдән ерак түгел бер авылда яшәгән илле бер яшьлек Ибраһим белән таныштырды. Моңа хәтле ир-ат белән танышып караса да, Мәүлидә бәхеттән уңмады. Ярты гомере узып, яшәргә-торырга йорт-җире булмаган, яки хәмердән айнымаган кызыл борынлы “җегетләр” аны кызыксындырмады.

“Менә мин!” дип шап-шоп күкрәгенә сугып та, тормыш көтә белмәгән хөрәсәннәрне дә беркем дә колач җәеп көтеп утырмый. Мөкәрәмә өч тапкыр телефоннан шалтыратып, “асыл җегет” хакында бик каты “әгитәция“ үткәргәч, Мәүлидә (була ни, юк ни) “яхшы кияү” белән очрашырга ризалашты. 
 
Кышкы шәһәр урамы буйлап бер җирләрен туңдыра-өшетә йөри торгач, ярар, аллага тапшырып, Ибраһимны үз өенә чакырды Мәүлидә. Урта буйлы, ябык гәүдәле, куе кара чәчле Ибраһим, кунак буларак, үзен тыйнак тотты. “Җегет” алып килгән өч чәчәкне уртага утыртып, (әллә шуларны салатка кисәсе?) Мәүлидә өстәл әзерләде. Хатынга ирнең артык аз сүзле булуы күңеленә бик ятмаса да, келәшә белән суырып алгандай сорый торгач, Ибраһимның хатыныннан ике ел элек аерылганы, заводта электромонтажник булып эшләве, үсеп беткән бер улы барлыгы турында белде. Мәүлидә ирнең хәмер сөю-сөймәве турында турыдан-туры сорагач Ибраһим, күзләрен түгәрәкләтеп, хәтере калгандай җавап бирде: "Җууук. Артык акча җук бит...”. Ярар, монысы Мәүлидәнең күңеленә сары май булып ятты. Ни әйтсәң дә, Мәүлидә дә – кеше. Аның да көчле, ышанычлы ир иңнәренә таянып яшисе килми түгел. Шулай, сөйләшә торгач, аның күңелендә дә өмет бөресе борын төртте. 
 
Бер-ике көннән Ибраһим Мәүлидәгә кунакка тагын килде. Ике көнгә ялга кунарга өметләнеп килгән ирнең кулында бу юлы өч түгел, сыңар чәчәк тә юк иде. Мәүлидә суыткычның бушлыгына ымласа да, Ибраһим әллә аңламады, әллә белмәмешкә салышты. Хатынга бу әзрәк сәер күренсә дә, йөзенә чыгармады, эчтән генә ирне сыный бирде. Булганыннан мул гына өстәл әзерләп, ашап-эчкәч, Ибраһим, канәгать елмаеп, диван ягына караштыра башлады. Тик сакчыл Мәүлидә, ирнең ниятен сизеп, аны өенә олактыру ягын карады. 
 
Ибраһимнан атна буена телефоннан бертуктаусыз кайнар-кайнар хатлар килде. “Мин сине бик яратам. Синсез яши алмыйм. Без кавышырга тиеш. Мин сине бәхетле итәчәкмен...”. Мәүлидә, аның бу дистәләгән хатларын укып, гаҗәпләнүдән башка берни дә тоймады. Кайчан яратып өлгергән аны Ибраһим? Ике күрүдә? Кайсы ягын яратып өлгергән белмәгән-нитмәгән хатынның? 
 
“Авызга да алмаган” Ибраһим кичләрен Мәүлидәгә ярым исерек тавыш белән шалтырата башлагач, хатынның ирдән күңеле кайтты. Хатын ирне эчмәскә үгетләп караса да, Ибраһимның “соңгы тапкыры, соңгы рүмкәсе” көн саен кабатлана килде. Беренче иренең эчүе җилегенә үтеп аерылган Мәүлидә, әлбәттә, тагын бер кат исерекле, тавыш-гаугалы тормышка баш тыгасы килми иде. Яхшы сүзне аңламаган Ибраһим белән сөйләшәсе килмичә, Мәүлидә ул исереп шалтыратканда телефонын алмый башлады. “Мәхәббәте ташып торган җегет” башка телефон номерыннан көне-төне шалтырата башлады. Хатын җавап бирмәсә дә, һаман кайнар сөю хатларын яудыра торды. 
 
Мәүлидәгә башта бу хәл көлке күренсә дә, тора-бара ул бу бәйләнчек ирдән җиләде. Нинди мәхәббәт турында сүз бара? Беләме Ибраһим аның ни икәнен? Нигә бертуктаусыз “яратам” дип авыз чайкый? Шулай яулыйлармы хатыннар күңелен? Буш куык. 
 
Беркөн Мәүлидәгә таныш булмаган хатын шалтыратты: 
– Зинһар өчен, Ибраһим шалтыратканда трубканы алыгыз. Аның сезнең белән бик сөйләшәсе килә. Ул сезне бик ярата. 
Нидер төшенә башлаган Мәүлидә хатынның кемлеген сорады. 
– Мин аның элекке хатыны булам... 
– Ул очракта ирегезгә әйтегез. Миңа бәйләнмәсен бүтән. Миңа андый айный белмәс башлар гына кирәк иде...
Ибраһимның хатыны, берни дә әйтмичә, телефонны куйды. 
 
Мәүлидә, уйлап-уйлап йөрде дә, кичен таныш хатыны Мөкәрәмәгә шалтыратты. Бер көлә, бер елый дигәндәй Ибраһим һәм аның хатыны турында сөйләгәч, Мөкәрәмә үз гаебен сизгәндәй әйтеп куйды:
– Мәүлидәкәем, гафу ит. Бу аларның “гайлә кампаниясе”. Хатыны Ибраһимны куып чыгара алмагач, аңа яңа хатын эзли. Синең белән таныштырырга ул миннән бик үтенеп сорады. Син инде дүртенче “кандидат”...
Мәүлидә лып итеп урынына утырды... 

Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА
Матбугат.ру
№ --- | 12.01.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»