|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.01.2015 Медицина
Татарстан сәламәтлек саклау министры: “Авыл медицинасын да үзгәрешләр көтә”Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Юныс улы Вафин белән “Туры элемтә” буласын газетабызда хәбәр иткәч, укучыларыбыз редакциягә алдан ук шалтырата башлады. Министр белән туры элемтәгә эләгүчеләр дә шактый булды. Сораулар, гозерләр, үтенечләр төрле иде. Кайберләренә дәвалау оешмаларыннан ачыклык кертергә туры килде. Гадел Вафин “ВТ” укучыларының бүтән басмаларныкы белән чагыштырганда күпкә активрак булуын әйтте һәм киләчәктә дә газета аша мондый аралашуны дәвам итәргә уйлыйбыз. – Исәнмесез, Гадел Юнысович, сезгә Арчада яшәүче Рәйхана шалтырата. 23 яшьлек сеңлемә шушы көннәрдә операция булды. Аңа тиз арада беренче ярдәм күрсәткән “ашыгыч ярдәм” бригадасына, Казандагы 5нче шәһәр хастаханәсе хезмәткәрләренә сезнең аша рәхмәт сүзләре ирештерәсем килә. 8 декабрь төнендә операция ясаган табиблар – Гүзәлия Шәрәповага, Гөлнара Әхмәтҗановага, гинекология бүлеге мөдире Сөембикә Гәрәевага, табибә Роза Абуталиповага һәм әлеге бүлектә эшләүче барча медицина хезмәткәрләренә, гистология бүлеге мөдире Абдулхак Ризвановка, анестезиологка чиксез рәхмәт. Табиблар сеңлемне үлем тырнагыннан алып калдылар. Әлеге хастаханә бинасы бик иске, әмма анда эш югары дәрәҗәдә оештырылган. Авыруларга кешечә мөнәсәбәт булуга сөендек. “Ашыгыч ярдәм” табибы Ленар Мостафинга, фельдшер Динара Вафинага да рәхмәт.
– Сөйләшү көтелмәгән рухта башланып китте әле. Белмим, мондый мактау сүзләрен газетада урнаштырырлармы, юкмы? Үзегезгә рәхмәт Рәйхана ханым, табибларга, шәфкать туташларына карата җылы сүзләрегез өчен. Казандагы 5 нче шәһәр хастаханәсе безнең күз уңында. Әйе, анда талантлы белгечләр җыелган, аны бик көчле гинекология, хирургия, анестезиология мәктәбе дип атарга була. Сезне тагын да сөендерәсем килә: киләсе елда хастаханәгә әйбәт итеп ремонт ясаячакбыз, шартлар яхшырачак, өр-яңа җиһазлар алыначак. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның шундый күрсәтмәсе бар, аның өчен казнадан акча да бүленде.
– Казаннан Айгөл шалтырата. Мин яман шеш чире белән авырыйм. Министрлыкта авыруларга квота бирү мәсьәләсе ничек хәл ителә? Аның күләме күпме һәм ничек алырга?
– Безнең диспетчерлар үзәге бар, сезгә шулар белән элемтәгә керергә һәм алар кушкан бөтен документларны җыярга кирәк. Үзәкнең телефоны: 221-16-90. Ә суммага килгәндә – операциянең төренә, нинди стадиядә булуына карап билгеләнә. Кайбер пациентларны Мәскәүгә, Санкт-Петербургка җибәрәбез, үзебездә дә операцияләр күп ясала. Чит илгә җибәрер алдыннан исә документларны министрлыкның махсус комиссиясе карый. Онкология – бик четерекле чир, беренче, икенче стадиядә аны дәвалау кайда да җиңелрәк. Соңгы стадиядә, кызганыч, үзебезнекеләр дә, Германия, Израиль табиблары да гарантия бирә алмый. Озакка сузмагыз, табибларга күренегез.
– Мин ике тапкыр инсульт кичердем. Йөрәктән дару билгеләделәр, шуны өч ай инде ала алмыйм. Табибка барсаң, кереп булмый, Арча үзәк хастаханәсенә ятмакчы булам, бер ай инде, урын юк дип салмыйлар. Зинһар, ярдәм итегез!
Министр Арча районы, Сикертән авылында яшәүче Хәйретдин абый Галәветдиновның әлеге гозеренә җавап тиз арада булачагын әйтте. Соңыннан хәбәр итүләренчә, Х.Галәветдинов икенче группа инвалид буларак, табибка мөрәҗәгать иткән саен даруларны даими алып тора. Ел саен хастаханәдә ятып чыга. 23 декабрьдә аны Арча үзәк хастаханәсенең кардиология бүлегенә салганнар. Дәваланып чыккач, аңа яңадан бушлай препаратлар бирелә башлаячак.
– Гадел Юнысович, Сезгә Мөслим районыннан шалтыраталар. Минем әни яман шеш авыруы кичерде, бер күкрәк бизен алдылар. Эшләп йөри иде – күптән түгел җибәрделәр. Инвалид кешене эштән үз теләгеннән башка азат итә алалармы? Аннары аның гел эчә торган даруын бүтәнгә алыштырасы килә, бу мөмкиндер бит?
– Эштән чыгарулары буенча сезгә хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Икенче сорауга килгәндә, әйе, яман шеш авыруына каршы кулланылучы дарулар бик көчле. Тик даруны алыштырганчы, әниегез башта онкологлар белән киңәшсен, яңадан тикшеренү үтсен иде. Мөслим районына Чаллы якынрак, ул шундагы белгечләргә күренә ала.
– Питрәчтән Фәридә булам. Авылларга белгечләр кайтару турында сүз күп булды. Авыл фельдшерларының хезмәт хакы арттымы икән соң? Киләчәктә авыл медицинасында нинди яңалыклар булачак?
– Бүтән белгечләрнеке кебек авыл фельдшерларының да хезмәт хакы арта. Авылларда өч ел эчендә 237 модульле фельдшер-акушерлык пунктлары ачтык, 9 меңнән артык бинага ремонт ясадык. Хәзер фельдшер булмаган авыллар бик аз. Пунктларга өр-яңа җиһазлар кайтарыла. ЭКГ аппараты, анализатор, тонометр, глюкометр һәм бүтән җайланмалар фельдшерның эшләү мөмкинлеген арттырачак. Без авыл фельдшерларына зур өметләр баглыйбыз, чөнки алар көне-төне хезмәт күрсәтүче киңкырлы белгечләр. Киләчәктә үзләрен курсларда укытырга уйлыйбыз.
– Миңа 2010 елда III группа инвалидлык бирделәр. Санаторийга юллама юк, кайчан булыр икән? Минем кан басымым югары, престариум даруының гына файдасын күрәм. Аны кайчакта сатып алырга да туры килә. Балтачтан икенче группа инвалид Хәлиулла Газизов булам мин.
Хәлиулла абыйның министрга юллаган соравына Балтач үзәк хастаханәсеннән болай дип җавап бирделәр: “2014 елда Х. Газизовка престариум препараты ташламалы рәвештә 12 төргәк бирелде. Ул рецепт кәгазе буенча даруларны берөзлексез алып килә. Декабрь аенда аңа санаторий-курортка юллама бирү мәсьәләсе дә уңай хәл ителде”.
– Сезгә Әлмәттән 79 яшьлек Гөлйөзем Әхмәтова сорау бирә. Диабет белән авырган кешегә инсулин бушлай булса да, шприц түләүле. Ул “региональ льготник”ларга гына бушлай. Ә мин – “федераль льготник”, безгә ташламалар аз. Шприц бик кыйммәткә чыга, шул бик борчый мине.
Россия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының 2007 елдагы махсус боерыгы буенча, бер тапкыр кулланылучы шприцлар бушлай бирелүче медицина товарлары исемлегендә юк. Шулай да, Әлмәт районы сәламәтлек саклау идарәсеннән Гөлйөзем Әхмәтованың олы яшьтә булуын искә алып, аны шприц-ручкалы инсулинга күчерү мәсьәләсен караячакларын вәгъдә иттеләр.
– Казаннан Роза Рәхмәтуллина булам. Хәзер кайбер белгечләргә эләгү бик авыр. Талонны 1 ай алдан алырга кирәк. Талон алырга сәгать иртәнге алтыдан чират торасың. 7нче поликлиникада тәртип юк, башбаштаклык.
– Узган елдан башлап, Министрлар Кабинетының махсус карары нигезендә табиб-белгечләр халыкны алдан язылу буенча кабул итә. Ашыгыч ярдәм кирәк булганда, әлбәттә, табиб язылусыз да кабул итә. Халыкка уңайлырак һәм сыйфатлырак хезмәт күрсәтү өчен, республикада бердәм дәүләт мәгълүмати электрон системасы булдырылды. Табибка дәүләт хезмәт күрсәтү порталына кереп тә, поликлиника регистратурасы, инфоматлар аша да алдан язылырга мөмкин. Белгечләргә эләгү авыр дисез, бу диспансеризация тикшерүенең белгечләрнең шактый вакытларын алуы, табиблар җитмәү аркасында эш күплеге белән дә аңлатыла. Шуңа күрә чиратлардан котылу өчен алдан язылу оештырыла да. Ә башбаштаклыкны ачыклау өчен Сәламәтлек саклау министрлыгы 7 нче шәһәр поликлиникасында тикшерү үткәрәчәк.
– Чирмешән районыннан шалтыратам. Безнең район үзәк хастаханәсенә баш табиб итеп Рафаэль Габдрахмановны билгеләдегез. Ул кыска гына вакыт эчендә дә үзен яхшы җитәкче итеп танытты, бөтен кешене тигез күрә, тигез түли, кеше аермый. Шуңа күрә барлык хезмәткәрләр исеменнән зур рәхмәт аңа.
– Рәхмәтегезгә рәхмәт. Без аны яхшы булсын, халык сәламәтлеген кайгыртсын дип куйдык та инде. Әйдәгез, алдан мактамыйк, әле аңа эшлисе дә эшлисе.
– Зәй районыннан Лидия Шияпова шалтырата. Безнең районда нишләптер табиблар гел алышына, Казанга, Алабугага, Түбән Камага китәләр. Күптән түгел яшь гаилә килгән иде, әйбәт кенә эшли башладылар, тик озакламый алар да китеп барды. Нигә табиблар Зәйдә калмый? Авырган очракта халык кая, кемгә барсын?
Җавапны Зәй районы үзәк хастаханәсеннән бирделәр: “Быел районга ике табиб килде, алты табиб эштән китте. Икесе пенсиягә чыкты, берсе яшәү урынын алыштырды, берәү үз теләге белән китеп барды. Хәлиуллиннар гаиләсе сентябрьдән октябрь азагына кадәр генә эшләде. Юкса, социаль ярдәм чаралары да күрелә башлаган иде: яшәгән тораклары өчен акча түләнде, Татарстан Президенты грантын алу өчен уздырылган бәйгедә катнашу өчен документлары әзерләнде. Ә китүләренең сәбәбе: травматолог-ортопед Рөстәм Хәлиуллинның бары травматология үзәгендә, хатыны Олеся Хәлиуллинаның исә невролог буларак поликлиникада түгел, ә кан тамырлары авырулары үзәгендә генә эшлиселәре килде”.
– Аксубай районыннан 69 яшьлек Галимҗан Ишмөхәммәтов булам. Быел диспансеризация үттем. Шуннан соң республика яман шеш авырулары клиник диспансерына җибәрделәр. УЗИ үтәргә яздылар, биопсия тапшырырга куштылар. Аңа озак көтәсе икән. Тиз тапшырасың килсә, 3 мең сум акча түлисе, ә минем ул кадәр акчам юк иде. Мине нишләптер бушлай биопсия тапшырырга чиратка да куймадылар. Онкология диспансерында халыктан акча җыеп утыралар икән дигән нәтиҗәгә килдем.
Әлеге сорауга диспансер җитәкчелеге болай җавап бирде: “Диспансерга халык бөтен республикадан килә. Шуны аңлагыз: барысына да кыска вакыт эчендә хезмәт күрсәтү мөмкин түгел. Шуңа күрә пациентларга, алдан язылып, бушлай яки түләүле хезмәт күрсәтелүе турында кисәтәләр. Түләү килешү төзеп, кассада башкарыла, кулга чек бирелә. Мультифокаль биопсия тапшырыр алдыннан пациентның кулында В, С гепатитлары, сифилис һәм бүтән чирләрдән анализ нәтиҗәләре булырга тиеш. Ул хакта җирле табиблар аңлата. Процедураны үтү өчен регистратурага шалтыратып, үзегезнең телефон номерын калдырырга кирәк. Алар аннары үзләре сезнең белән элемтәгә керәчәкләр”.
Фәния АРСЛАНОВА |
Иң күп укылган
|