поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
07.01.2015 Мәдәният

“Сөясеңме, сөймисеңме...” беренче тапкыр Мәскәүдә

Мәскәүдә беренче тапкыр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының бу сезондагы беренче премьерасы - Флорид Бүләковның “Сөясеңме, сөймисеңме...” спектакле күрсәтеләчәк. Спектакльнең режиссеры – Радик Бариев. Рольләрдә - Равил Шәрәфиев, Дания Нуруллина, Ләйсән Рәхимова, Раил Шәмсуаров. Искәртеп үтәбез, Камал театрының традицион Мәскәү гастрольләре 14-21 гыйнварда Россиянең Малый театры сәхнәсендә үтә.

“Сөясеңме, сөймисеңме...” спектакленең премьерасы 4 октябрьдә ,ekls, ә 3 октябрьдә Камал Театры 109 сезонын ачты. Флорид Бүләковның әлеге пьесасы Татарстан һәм Башкортостан театрларында гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә еш куелды. Мөгаен, бу трагикомедиянең күңелгә үтеп керердәй эчтәлеге белән бәйледер.
 
Авырып ятканда Картның күзенә әҗәл күренә һәм исән калырга бер мөмкинлек бирә: гомере озынайтылсын өчен ул өч сәгать эчендә изге гамәл кылырга тиеш була. Һәм алар карчыгы белән, ашыгып-кабаланып, нинди изгелек кылырга дип уйлаша башлыйлар. 
 
Нәрсә уйлап табарлар һәм шушы кыска вакыт эчендә өлгерерләрме? Бу өч сәгать бергә үткәргән соңгы мизгелләре булса, алар аны ничек уздырыр? Гомер буе иңгә-иң яшәгән карт белән карчык тормышларының асылына төшенә алырмы? Җавап эзләп алар яшьлек хатирәләренә бирелә. Бергә кичергән бәхетле көннәре һәм инде төзәтеп булмаслык хаталары белән бөтен гомерләре күз алдыннан үтә.
 
Гомер буе иңгә-иң яшәгән Карт һәм Карчык рольләрендә - Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев һәм Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нуруллина. Аларның яшь чагын – Гомәр белән Вәсилә ролен – Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Рәхимова һәм Раил Шәмсуаров башкара.  
 
«Бу пьеса – мәхәббәт хакында. Хәер, башка күп кенә пьесалар кебек үк, тик алардан аермалы буларак, кыска вакытлы шаулы мәхәббәт хакында түгел, ә көчле, бер гомер озынлыгына тиң сөю турында, - ди пьеса авторы Ф.Бүләков. – Әлбәттә, озак дәвамында эчендә әлеге мәхәббәт бәйрәмнәрне дә, гадәти көннәрне дә кичергән, тик тирәнлеген, көчен югалтмаган. Миңа калса, безнең һәркайсыбыз нәкъ шундый хисләр хакында хыяллана һәм шундый мәхәббәткә юлыккан кешеләр бәхетле».
 
Традицион Мәскәү гастрольләре кысаларында спектакль ике мәртәбә: 15 гыйнварда 19.00 һәм 18 гыйнварда 18.00 күрсәтелә. 
 
Искәртеп үтәбез, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры гастрольләре 14-21 гыйнварда Мәскәүдә үтә. Малый театрның төп бинасында ремонт эшләре бару сәбәпле, гастрольләр Малый театрның филиалы сәхнәсендә үтәчәк. Адресы:  Зур Ордынка урамы, 69 йорт (Добрынинская метро тукталышы). Малый театр белән Камал театрының алмаш гастрольләре 2006 елдан башлап үтә һәм ул матур традициягә әверелде.  Яңа 109 сезонда Камал театры Мәскәүгә 8 спектакль алып бара, нигездә, премьералар.
 
Билетларны Малый театр кассасыннан яки Камал театрының шәхси сайты аша сатып алырга мөмкин: http://go.kamalteatr.ru/tat/
Бронь, мәгълүмат, билет алу: (495) 624-40-46
Касса: (499) 237-31-81

---
Камал театры
№ --- | 07.01.2015
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»