поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.01.2015 Бәйрәм

Күп балалы гаиләләр һәм югалтуларга юлыккан ятимнәр өчен Чыршы бәйрәме узды

Кызыл Октябрь районында беренче Чыршы бәйрәме күп балалы гаиләләрдән булган сабыйлар һәм югалтуларга юлыккан ятимнәр өчен булды. Балаларга шушы бәйрәмне 25 декабрьдә РНКАТНО бүләк итте. Ул районның социаль яклау идарәсе белән берлектә аларны “Идел” кафесында җыйды.

Районның төрле авылларыннан һәм Салгандагы реабилитация үзәгеннән килгән биш дистәдән артык баланы бәйрәм табыны артына утырткач, чараны РНКАТНОның башкарма директоры урынбасары Илдус Абдуллин ачып җибәрде. Аннары башкарма директор Рамил Салихҗанов үзе сүз тотты. Районның социаль яклау идарәсе белгече Наригөл Алимова да балаларны котлады, аннары РНКАТНО җитәкчелегенә изге эшләрендә зур уңышлар теләде, Рамил Әхмәтовичка Рәхмәт хаты тапшырды.
 
Әкият персонажлары булып киенгән мәдәният комитеты артистлары, Кыш бабай булып килгән район мәдәният директоры балаларның күңелен ачтылар, бергәләп җырлап-биеп чыршы тирәли әйләнделәр. Шатлыклы-бүләкле матур бәйрәм булуга карамастан, Салган реабилитация үзәгеннән килгән кайбер балаларның күзләрендәге моңсулык кимемәде. Аларны җитәкләп килгән тәрбиячеләр Татьяна Воронина белән Наталья Лебедевадан нәниләрнең язмышлары белән кызыксындым.
 
 
- Безнең реабилитация үзәгендә төрле авыр язмышлы балалар яши, хәтта Украинадан килгән качаклар гаиләсеннән дә бер кыз бала вакытлыча тәрбияләнә. Татарларга килгәндә, Рушания исемле бер хатынның 4 баласын тәрбиягә алдык. Балалар бер анадан булса да, төрлесе төрле атадан. Аларның үз өйләре дә юк, кайсы авылдан икәнлекләре дә билгесез. Шушы хатынның өлкән кызы Роза Кәнәфиеваның үз әтисе вафат булган. Кечеләре Динараның әтисе баласының язмышы турында бөтенләй борчылмый, хәтта килеп тә караган юк. Динара 4 яшен генә тутырган сабый булса да, кайчакта өлкәннәрчә фикер йөртә. “Минем өем бар, әнием тегесен, монысын эшли”, - дип хыялларга бирелә һәм үзенә карата булган һәр игелеккә шатлана, - ди күз яшьләрен көч-хәл белән тыеп Татьяна Николаевна.
 
 
Бирегә җыелган һәр баланы Яңа ел бүләкләре һәм эчләренә төрле кечерәк уенчыклар салып өрелгән куыклар белән бүләкләделәр оештыручылар. Шулай ук татарча һәм русча шигырьләр, җырлар башкаручылар да бүләксез калмады.
 
РНКАТНО һәм Кызыл Октябрь районының социаль яклау идарәсе исеменә рәхмәт сүзләре яңгырады. Ә Салган реабилитация үзәге коллективы һәм директорлары Татьяна Мигунова исеменнән шушы үзәк тәрбиячеләре балаларның язмышларына битараф калмыйча ярдәм итүчеләрнең барчасына да сәламәтлек, ә аларның гаиләләренә иминлек теләделәр.
 
 

Ришат РАМАЗАНОВ
Туган як
№ --- | 03.01.2015
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»