поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
02.01.2015 Мәдәният

Рамил Курамшин: Камил белән Марат "Татар моңы"нда сынатмады

Хөрмәтле якташларым! Барчагызны да ихлас күңелемнән 2015 ел белән котлыйм! Сезгә саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете һәм рухи, матди тормышта яшәвегезне теләп калам. Билгеле булганча, узып баручы ел “Мәдәният елы” итеп игълан ителгән иде. Шәхсән минем өчен ул шактый уңышлы ел булды.

Чөнки күренекле сәнгатькәрләребезгә багышланган истәлекләр китабы, “Балачак бәйрәмнәре” дип аталган балалар өчен җырлар җыентыгы һәм дүрт дистәгә якын татар халык көйләрен баянда уйнап компакт-диск чыгарып милли мәдәниятебезгә үз өлешемне кертә алдым. Ә ел азагында безнең нижгар татарлары өчен игътибарга лаеклы бер вакыйга да булды.
 
2009 елдан бирле Казанда ел саен “Татар моңы” дип аталган җырчылар һәм халык уен коралларында уйнаучылар конкурсы уздырыла. Анда Татарстаннан гына түгел, ә элекке СССР киңлекләрендә яшәүче татар егетләре һәм кызлары да катнаша (16 яшьтән 35 яшькә кадәр). Мин шушы конкурста жюри әгъзасы буларак катнашам. Һәр елны: “Берәр якташым да бу конкурста катнашмас микән?” - дип көтә идем. Ә булмагач: “Татар халкына Рәшит Ваһапов кебек мәшһүр моң иясен биргән төбәктә җырлаучылар бетеп килә микән?” - дип уйлап куя идем.
 
Һәм менә быел ике якташ егет катнашуын белгәч, “ниһаять!” дип җиңел сулап куйдым. Шулаен шулай да, тик күңелгә “ничек җырларлар бит әле?” дигән шик-шөбһә дә керде... “Беренче коймак төерле була” дисәләр дә, Аллага шөкер, якташларым өчен кызарырга туры килмәде.
 
Инде егетләр белән танышыйк. Аның беренчесе Марат Яруллин. Ул Актук авылыннан, ягъни, Рәшит Ваһаповның авылдашы Марат конкурсның “беренче премия лауреаты” исеменә лаек булды. Ә икенчесе Камил Фәхретдинов. Монысы, минем гаҗәпләнүемә, авылдашым (К.-Пожар) булып чыкты. Камил конкурсның дипломанты булды. Йөзләгән җырчы катнашкан бу мәртәбәле конкурста “дипломант” исемен алу да мактауга лаек.
 
 
Марат Яруллин
 
 
Камил Фәхретдинов
 
Марат һәм Камилны без шушы уңышлары белән котлап, киләчәктә дә җырлап яшәүләрен һәм тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен теләп калыйк.
 
Ә язмамны тәмамлап шуны әйтәсем килә: бу егетләрнең җиңел аягы белән киләсе елларда да безнең як егетләре һәм кызлары “Татар моңы” конкурсында актив катнашсыннар иде.
 
Рамил КУРАМШИН,
Татарстанның халык артисты.
Казан.
 
Редакциядән.
 
Марат турында без “Яшьлек”тә күп тапкыр язып чыкканыбыз бар инде. Ул бик талантлы шәхес, нәни чактан бирле сәхнәдә, күп төрле, югары дәрәҗәле конкурс-фестивальләр дипломанты һәм лауреаты. Бу казанышы да, һичшиксез, югары бәягә лаек. Афәрин, Марат, бөек авылдашың Рәшит Ваһапов Актукны бөтен дөньяга танытты, ә син ул данны дәвам итәсең. Без синең дә бөек артист булуыңа ышанабыз, яңа елда тагы да зуррак уңышларга ирешүеңә өмет белән карыйбыз.
 
Камилны да чын күңелдән котлыйбыз, аның яулыйсы үрләре алда әле. Менә шулай, Нижгар якларыннан чыккан мишәр егетләре кайда да сынатмый.
 

---
Туган як
№ --- | 02.01.2015
Туган як печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»