поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
29.12.2014 Дин

Косметикаң хәләлме?

Мисыр патшабикәсе Клеопатраның күз явын алырдай чибәрлеге турында легендалар йөри. Аның табигый гүзәллеген саклап калу өчен кулланган рецептлары XXI гасыр хатын-кызларын да битараф калдырмый. Кайсы гына гүзәл затның, шул исәптән мөслимәләрнең дә, матур буласы килми икән?!

Россия Европа илләренә карата санкцияләр керткәч, хәләл косметика кулланучылар да берникадәр аптырашта калган иде. Мәгълүм булганча, безнең илдә хәләл косметика җитештерүче компанияләр юк дәрәҗәсендә...

Тормышыбызда “хәләл” төшенчәсе киңрәк таралган саен, әледән-әле хәләл косметика мәсьәләсе дә күтәрелде. Арабызда кайберәүләр мөселман туташлары һәм ханымнарына бизәнергә ярамый бит, дияр. Ләкин аларның да сөекле ирләре янында иң гүзәл хатын-кыз булып күренәсе килә бит!
 
Казанда икенче ел инде табигый ингредиентлардан гына ясалучы төрле кремнар, шампунь, сабын (һ.б.) җитештерүче компаниянең милектәше Алинә Хөснетдинова әнә нәрсә ди: “Һәр хатын-кыз гүзәл булырга тиеш. Бу - аның бурычы.  Кызганыч ки, бүгенге көндә косметика базары химия белән тулган. Матур, “чәчәкле-чуклы” тартмаларга салынган кремнарның составын укысаң, чәчләр үрә торырлык! Ә без исә халыкка табигый үсемлек майларыннан җитештерелгән, шулай ук шәригать кануннарына туры килгән хәләл продукция тәкъдим итәбез”.
 
Биопродуктлар белән беррәттән, бүген хәләл косметикага өстенлек бирүчеләр арасында диннән ерак торучылар да аз түгел, анысы. Хәләл дөньяны яулый башлады дисәк тә, хаталанмабыз. Интернет хәбәрләреннән күренгәнчә, мәсәлән, Америка студентлары вуз ашханәләрендә хәләл ит ризыклары сорый икән. Аңлашыла ки, андый ризыкларда май азрак, ул бөтен яктан да “килгән”. “Хәләл” дигән төшенчә шул рәвешле икътисади брендка әверелә бара.
 
Ә косметикага карата “хәләл” дигән төшенчә кулланыламы соң? Ислам белгечләре спирт, желатин, тыелган майларны азык сыйфатында кулланырга ярамаса да, косметикада аларның зыяны юк, дип белдерә (алар организмга керми). Тик капма-каршы фикердә торучыларны да очратабыз. Шик тудырган матдәләрдән ясалган продукциядән саклану мәслихәт.
 
Шунысы куандыра: кулланучы базарына терлек компонентлары (дуңгыз мае, хайван сөяге), желатин, спирт, цинк, нефть химиясе матдәләре (формалин, бензол, фенол һ.б.) кермәгән тоник, шампунь, кремнар чыкты. Алар башлыча чит илдә җитештерелә. Шул сәбәпле, бәяләре дә “тешли”. Моңа чаклы дин кардәшләребез косметик чараларны Иордания, Малайзия, Бөекбритания, Төркия, Сүриядән кайтарта иде.
 
Әйтик, Малайзиядә моның белән инде 30 ел шөгыльләнәләр икән. Шуңа әлеге ил хәләл косметик чаралар эшләп чыгару өлкәсендә әйдәп баручылардан санала. Соңгы елларда хәләл косметика Ауропа илләрендә дә популярлык казана башлады.
 
Казанның да бу җәһәттән калышмавы куандыра. Әмма бу өлкәдә проблемалар да юк түгел. Һәр илнең мондый товар эшләп чыгаруга сертификат бирүче органы гамәлдә. Хәләл косметика җитештерүче оешмаларга төбәкнең, шулай ук чит илләрнең (бигрәк тә, Малайзиянең) сертификатын алу мөмкинлеге бар.
 
Татарстанда исә хәләл косметик чаралар җитештерүне Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарт комитеты контрольдә тота. Ләкин республикада әлегә бу тармакта көндәшлек көчле түгел. Шулай да, табигый кушылмалар кулланып чикләнгән күләмдә ясалган косметика җитештерүче SK Cosmetics фирмасында эшләүчеләр “Хәләл” таныклыгы алырга ашыкмый, чөнки андый очракта аларга керемнең 1 процентын әлеге оешмага күчереп барырга туры киләчәк.
 
Бу хакта алар үзләре болай ди: “Хәләл” стандарт комитеты таныклыгын алмадык. Компаниябезнең хәләл көч белән эшләп тапкан бер процент керемен аларга күчерергә теләмибез. Безнең бизнес бернинди кредитлар җәлеп итмичә аякка басты. Шуңа күрә дә ул безгә бик кадерле. Максатыбыз - халыкны сыйфатлы, файдалы һәм тиешле сертификатка ия продукция белән тәэмин итү. Бүген косметика базары үзебезнең һәм чит илдән кергән продукция белән шыплап тулган. Күп кенә оешмалар җитештерүне арзанайтырга теләп, кеше сәламәтлегенә зыянлы компонентлар куллана. Чит илдән кергәнен исә сатып алучылар брендына карап сайлый. Чөнки аны адым саен рекламалыйлар. Теләсә нинди продукция чыгымының 70 проценты – рекламага, 20се – савытын, тышлыгын ясауга, 10сы гына косметиканың төп составын җитештерүгә сарыф ителә. Димәк, аның сыйфатын кайгырта башласаң, чыгымнар тагын да үсәчәк. Кайбер туташлар һәм ханымнар фикеренчә, әгәр фирма танылган икән, аның товары яхшы дигән сүз. Ләкин үзегез беләсез – дөнья күләмендә билгеле косметика җитештерүчеләр генә түгел, хәтта туклану өлкәсендәге компанияләр дә продукциянең сыйфаты белән мактана алмый. Бренд, реклама хисабына гына табыш ала. 2015 елда декоратив косметика мәсьәләсен дә кайгыртырга ниятлибез».
 
Гүзәл затларыбыз да хәләл косметиканы яратып куллана икән.
 
Римма Гатина:
- Хәләл косметика кирәкме-юкмы дигән мәсьәлә бүген генә килеп тумады. Мөслимәләрнең дә башкалар кебек үк матур буласы килә бит. Исламда косметика бик үк хупланмый, анысы. Чит ирләрнең игътибарын җәлеп итмәскә тиеш без. Урамда бизәнгән килеш чыкмаска дисәләр дә, табигый матурлыкны азрак белгертсәң, ярый дип саныйм. Косметика киң төшенчә, монда төрле кремнар да күздә тотыла дип беләм. Битне чистарта торган лосьоннар да бик кирәк. Косметологлар да, яшь барган саен, кремнарны кулланырга куша.
 
Гөлназ Бәдретдин:
- Казанда табигый косметиканы, гадәттә, Малайзиядән елына ике тапкыр төрле саммитларга, күргәзмәләргә генә алып киләләр иде. Ә хәзер Малайзия Россия белән хезмәттәшлеген берникадәр вакытка туктатты. Россиядә хәләл косметика җитештерә торган ширкәтләр гомумән юк, бары тик сабын барлыгын гына беләм. Заманында Бауман урамында хәләл косметика кибете ачылган иде. Ләкин ул бик кыйммәтле кибет иде, шуңа күрә бик тиз ябылдылар. Әлбәттә, Казандагы SK Cosmetics фирмасының да бәяләре арзан түгел. Мондый компания Россиядә берәү генә. Cанкцияләр чорында Татарстанның үз продукциясе булуы бигрәк тә актуаль бит. Шундый эшлекле кызларыбыз булуына горурланырга гына кирәк.
 
Зөлфия Әһлиуллина:
- Моңарчы хәләл косметиканы чит илдән заказ биреп кайтарта идем. Хәзер, Аллага шөкер, үзебездә җитештерелә. Бәяләре дә канәгатьләндерә. Әниемә дә, сеңелемә дә бүләк ясарга мөмкинлек туды. Хәләл булгач, курыкмыйча кулланырга мөмкин, файдасын да күрәм. Киләчәктә декоратив косметика да җитештерсәләр шәп булыр иде.

Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 27.12.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»