поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
29.12.2014 Бәйрәм

“Акчарлак” Кыш бабае бүләк өләшә (ФОТО)

Ниһаять, газетабызга 14 яшь тулгач, ерак Лапландиядән Кыш бабай үзе безгә килеп җитте бит, дуслар. И-и, аны күреп сөенүләребезне белсәгез! Редакциябез түрендә торган чыршы янына басып, һөнәрләребезне дә күрсәтеп алдык. Ни дисәң дә, Яңа ел һәркемне балачакка алып кайта шул.

Моның белән генә бетте дисезме? Юк, әлбәттә! Кыш бабаебыз үзе алып килгән суыкка ияртеп, без – “Акчарлак” журналистларын да Казан урамына алып чыгып китте. Нияте изге икән бабакайның: халыкны якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, аларны сөендерү, Яңа ел кәефе бүләк итү. Без моңа шатланып риза булдык. Кыш бабай капчыгындагы бүләкләр янына “Акчарлак” табасыннан төшкән “тәм-томнар” да кушылды. Күңел көр, кәеф шәп, Кыш бабай белән йөрү һәркемгә эләкми лә! 

Аллага тапшырдык!
 
Кыш бабай юлга чыкты
 
“Акчарлак” Кыш бабае иң элек, дөнья яктысын күреп яшәүдән мәхрүм булган гаиләгә сәфәр кылды. Подъезд ишеген ачарга җыенганда, әлеге йорттан чыгып килүче Рауза апага юлыктык. Аны да киләчәк бәйрәмнәр белән котладык. Кечкенә генә бүләк тапшырып, сөендерергә дә онытмадык үзен.
 
 
 
Кыш бабай килүен белгәч, 8 яшьлек Таня белән 4 яшьлек Настя шулкадәр сөенде-е! Шатлыктан нишләргә дә белмәделәр. Бабакайның сакалын, киемен куллары белән капшап карадылар. Ә әбиләре – Гөлсинә апа безгә рәхмәт сүзләре укыды. Кызларның әни-әнисе дә сукыр икән... Теләкләр теләп, ишеккә таба атлаган мәлдә 8 яшьлек Таняның: “Иң мөһиме – үзегез авырмагыз”, – дигән сүзләрен ишеткәч, Кыш бабайның да күзләре чыланды...
 
 
 
 
Чираттагы тукталыш – Колхоз базары
 
Биредә дә Кыш бабайны күтәренке күңел, ерык авыз белән каршы алдылар. Аеруча, җылы яктан килеп сату итүчеләр якын итте аны. Йөгереп килеп, фотога төшәргә чират тордылар. 
 
 
 
Камал театрына кагылмыйча уза алмады бабакай. Ишектән керү белән үк каршысына театрның аксакалы Ирек абый Баһманов очрады. Аны да киләчәк бәйрәмнәр белән котладык. Театрның икенче катына күтәрелгәндә, Фәнис Җиһаншага юлыктык. Артист янына җыелышып, “челт” итеп фотога да төштек. Кыш бабай капчыгындагы бүләкләрдән камаллылар да “авыз итте”.
 
 
 
Алдан кисәтеп тормыйча гына, язучы Рабит Батулланың да хәлен белеп, бүләкләрен калдырып чыкты Кыш бабай. Рабит абый да аны күреп шатланды. Шунда ук өенә дәшеп, фатиры, китапханәсе белән таныштырды. Уллары бүлмәсен: “Менә монысы малайларның тулай торагы”, – дип атады. 
 
 
 
Рабит Батулла менә шушы йортта яши
 
 
Казансу елгасы буена килеп, шәһәр белән дә хозурланып алды Кыш бабабыз. 
 
 
“Корстон” янына килеп җиткәндә караңгы төшкән иде инде. Балкып утыручы чыршыны да игътибарсыз калдырмады Кыш бабай. Яраткан “Акчарлагын” тотып, аның янәшәсендә дә фотога төште. 
 
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»