поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
13.12.2014 Җәмгыять

Ә сез балагызга китап укыйсызмы? (Сораштыру)

Россия халкының 77 проценты баласына даими рәвештә китап укый. Күптән түгел “Иҗтимагый фикер” фонды тарафыннан уздырылган сораштырудан соң әнә шундый нәтиҗә ясалган. Галимнәр фикеренчә, күрсәткечләр беренче карашка шактый яхшы тоелса да, шатланырга иртәрәк әле. Соңгы елларда баласына китап укучы ата-аналар саны шактый кимегән.

Шул ук сораштыру барышында һәр унынчы респондентның сигезе балачакта китап укыганны тыңлап үсүен искә алган. Россия халкының өчтән бере исә балачактагы китапларын бүген дә кадерләп саклавын һәм аны балаларына да укуын белдергән. Ә сез балагызга китап укыйсызмы?

Дамир ШАКИРОВ, Татарстан китап нәшрияты директоры:


– Баласына китап укучы ата-аналар саны кими дигән фикер белән килешмим. Дө­рес, араларында телен югалткан, баласын телевизор йә булмаса компьютер каршына утыртып куеп, үз юлында йөргән ата-аналар да җитәрлек. Тик соңгы арада күбесе баласын шушы “тартма”дан чикләргә тырыша башлады. Балаларына китап укучылар саны, кире­сенчә, арта бара, дияр идем. Бүген республикада балалар өчен китаплар уртача 7-8 меңлек тираж белән чыга. Китаплар чыга тора, тиз арада сатылып та бетә. Дө­рес, бу юнәлешне әле тагын да үстерергә кирәк. Китапка реклама җитеп бетми. “Оясында ни күрсә, очканында шул була” ди­гәндәй, китапка мәхәб­бәт­не балалар бакчасында, гаиләдә үк тәрбия­ләргә ки­рәк. Безнең гаиләдә, мә­сәлән, китап укымыйча торып булмый. Баштарак балаларга укыдым, хәзер инде оныклар китап укыганны көтеп тора. Киләчәктә яңадан китапка әйләнеп кай­тырбыз дип өметләнәм.

Рөстәм ИСХАКОВ, жур­­налист:


– 26 декабрьдә кызыма өч яшь тула. Аңа халык әкиятләре белән “Аю булу җиңелме?” дигән балалар өчен татарча шигырьләр китабы укыйм. Китапны һәр көн укырга тырышабыз: бер көнне әнисе укыса, икенче көнне мин. Миңа калса, хәзерге ата-ана баласына, элеккеге заманнар белән чагыштырганда, игътибарлырак. Шу­ңа күрә социо­логларның фикере белән килешмим.

Айсылу ЛЕРОН, “Татар радиосы” ди-джее:

– Өч яшьлек кызым Фә­ридәнең иң яраткан шө­гыле – китап уку! Хәреф­ләрне таный, тик әлегә сүз итеп укый алмый. Әмма бу безгә һич кенә дә комачауламый! Яраткан берничә китабы бар: Габдулла Ту­кайның “Шү­рәле”се, “Шалкан” әкияте, балалар өчен әкият-ши­гырь, җырлардан торган бик зур бер җы­ентык. Соң­гысында урын алган “И туган тел”, “Әйт әле, күбәләк”, “Бер кыз бала”, “Әни диеп язым куйдым”, “Кәрия-Зә­кәрия” һәм башка шигырь, җыр, такмакларны Фәри­дәбез яттан белә! Рус әдәбиятын да калдырмыйбыз, Чуко­вс­кий­ның “Доктор Айбо­лит”ын шулай ук ятлап яткан чак. Кызы­быз­ның бүл­мәсендә махсус китап киштәсе бар, анда әкият китаплары да, әлифбалар да җыелган. Һәр кичне яныма үзе берничә китап алып килә, шуларны рә­хәтләнеп кычкырып укыйбыз.

Илшат ВӘЛИЕВ, җыр­чы:


– Безнең балалар, китап укымасаң, бөтенләй йокламый. Кечкенә чактан ук аларга, әнисе белән чиратлашып, төрле халык әки­ятләре укыдык. Бертигез күләмдә татарча да, русча да укырга тырыштык. Аннары мин үзем бә­ләкәй чакта укыган Владис­лав Крапивинның “Дети си­него фламинго”, К.Чу­ков­­скийның “Доктор Айболит”, Э.Берроузның “Тар­­зан” кебек китапларын рә­хәтләнеп балалар өчен дә, үзем өчен дә яңа­дан укып чыктым. Хәзер инде әкрен генә балалардан, кү­зем арыды дигән хәйлә табып, үзенә укытам. Бабай мине шулай итеп гәҗит укыта иде.

Эльмира НИЗАМОВА, эшмәкәр (Арча районы, Пөшәнгәр авылы):


– Кызыма алты яшь. Аңа татарча әкиятләр укыйм. Хәзер бит балалар өчен китаплар төсле, матур булып чыга. Мин, го­мумән, китап укырга яратам. Кызым да, китап алып кайт, дип кенә тора. Ә тикшеренү нәти­җәләренә килгәндә, алар бе­лән килешеп бетмәс идем. Танышларым арасында да балаларына китап укучылар күп. 



Ватаным Татарстан
№ 188 | 13.12.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»