поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
08.04.2009 Шоу-бизнес

ЯБЫП КЫНА КАРАГЫЗ "КЫЗГАН ТАБА"НЫ!

"Кызган таба" дискәтүгенең яңадан башланып китүе яңалык түгел. Әгәр синең өчен бу яңалык икән, димәк артта калгансың. Юк, бу мыскыл итү түгел... "Кызган таба"ны да мактап әйтү түгел. Эш менә нәрсәдә: башланып та китә алмаган "Кызган таба"ны инде ябып та куймакчылар. Сәбәбе, янәсе дискотека НКЦга тиешле күләмдә файда китерми.

НКЦ "КАЗАН" DJ Shakertкә "Кызган таба" дискәтүген торгызу инициативасы белән чыга. НКЦ залында аңа урын бүлеп бирәләр... "Мә, уйна! Кеше җый!" Тик зур сорау! Ничек итеп бер кеше дискотека оештырыра ала? Бу мөмкинме? Бу сиңа "Корыган ботакъ" дискотекасы түгел, бу бит "Кызган таба"! Әллә Рөстәм, кеше дә чакырсын, билет та сатсын, көндәлек эшен дә эшләсен, машинасын да ремонтласын, аннан сон дискәтүккә килеп, авызын колагына кадәр ерып иртәнге өчкә кадәр килгән кешеләрне биетсен дә, туры эшенә китсенме?! Алайда була микәнни?

 

Дөрес, "Кызган таба"ның максаты миллион кеше җыю түгел. Әйтик, миңа барыбер булыр иде: бушка 1000 кешене биетсәм дә, 10 кешене биетсәм дә. Кеше кимрәк булган саен шәбрәк кенә! Һава да күп, эссе дә булмый!

 

Ахыргы дискәтүктән соң, түземле Рөстәм дә "бүтән уздырмыйк мәллә" дигән фикер әйтте! Шәкертенең авызыннан мондый сүз чыккач булган икән инде! Син нәрсә Рөстәм! Бу сиңа "Шәрыкъ клубы" мәллә? Әнә бит алар да, бер ел эчендә әллә ничә үзгәреш кичереп, үзләренең туры юлын тапты! Ташлап кына кара!... Рөстәмне көч хәл белән бу атнакичтә дискәтүкне уздырырга юмаладык!

 

Әле бу пүчтәк булган икән! Ике көннән НКЦдан хәбәр килеп иреште: "Дискотека булмаячак...". Ничек инде булмасын ди, диджей риза бит?! Зур сөйләшүләрдән соң (сөйләшүнең эчтәлеген әйтеп ятмыйм), НКЦ үзенең залын соңгы тапкыр "Кызган таба"га бирергә риза булды. Әйе! "Кызган таба" бүтән булмаячак!

 

Татар дискәтүкләре көннән көн кими... Татар мәдәнияты сүрелә... Татар теле үлә... Сез шуңа ышанасызмы? Елап эзләсәң дә табып булмый татар җанлы зур компанияне, андыйлар берәү-икәү генә! Әллә Рөстәмгә әйтим микән: "Жанна Фрискеның җырларын куй, халык шуны ярата", дип?!

 

Әллә инде 9 апрельдә дискәтүккә 800 кеше килеп, шуның яртысы НКЦга сыя алмыйча кайтып китеп, дискәтүкне атнасына 2 көн була торган итәрләрме? Ярар, хыяллана башладым бугай!

 

Әй, онытканмын: "Кызган таба"ның саубуллашу дискәтүге 9 апрельдә (пәнҗешәмбе) НКЦ "Казан" милли мәдәни үзәгендә була. Башлану вакыты 21:00. Билет бәясе 100 сум. Кил кызык булачак!

 


Рузил МӨХЕТДИНОВ, "Булмас.ру"
Матбугат.ру
№ --- | 08.04.2009
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»