поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
09.12.2014 Җәмгыять

Иртә торсаң, тормыш көйләнә

Һәркемнең матур кие­нәсе, тәмле ашыйсы, башкалар кебек чит илләргә чыгып ял итәсе килә. Тик тырышлык, үҗәтлек булмаса, бер­кемгә дә китереп бирмиләр. Бәлки әти-әниеңнән калган мирасың, байлыгың, фати­рың булса, хәлләр башкачарактыр.

Әмма авылдан шә­һәргә яшәргә килгән яшьләр барысы да диярлек ипотека кредитында утыра. Соңгы елларда шәһәрдә яшәү дә нык кыенлашты. Элек ки­беткә кереп көндәлек азык-төлек алырга 200-300 сум акча җитә иде. Хәзер кесәңдә кимендә 1000 сум акчаң булмаса, кибеткә керәм димә.

Эшкә урнаша алмыйча йөрүче күп кенә танышларым бар. Йә алар эш бирү­ченең таләпләренә туры килеп бетми, йә инде эш таләп­ләре танышларыма ошамый. Менә шул сәбәпне сылтау итеп, эшкә урнашуны сузып йөрүләрен дәвам итәләр. Бер ялкауланса, кешене эш­кә тарту авыр икән. Тагын шунысы да бар: андый кеше­ләр каяндыр, кем­нәндер өмет итеп яши бирә. Мес­кенләнеп, акча юк, эшкә урнашып булмый дип, үзен кызгандырып йөри. Әмма эшлим дигән кешегә эш бетмәгән. Моның өчен аз йок­ларга, тырыш булырга гына кирәк.
 
Бервакыт Интернетта бер игълан игътибарымны җәлеп итте. “Хәләл токмач сатам. Кулдан киселгән”, –  диелгән. Күрсәтелгән телефон номерына шалтыратырга булдым. “Сезгә кайчанга кирәк соң? Ничә килограмм? Ничек әйт­сәгез, шулай әзерләп куям”, – ди бу хатын-кыз. Мин аның токмач турында шул­кадәр матур итеп сөйләвенә шаккатып, тәкъ­димен кире кага алмадым. “Ике көннән әзер буламы? Миңа бер килограмм да җитә. Ошаса, яңа­дан алырмын”, – дим. Тик Ләйсәннең бер шарты бар: токмачны ул яшәгән урынга килеп аласы. Баксаң, Ләйсән ялгызы гына бала үстерә икән. Әлегә декрет ялында утырам, ди.
 
– Йөргән егетем, авырга узганымны белгәч, ташлап китте. Аллага шөкер, зарланмыйм. Тулай торакта булса да, үз куышым бар. Әлегә эшкә чыга алмыйм. Балам кечкенә. Әмма токмач кисеп, акча эшли алам. Кайчак төннәрен татар теленнән рус теленә тәрҗе­мәләр эшлим. Бу да ярдәм итә. Баламны үзем өчен үстерәм. Кем­неңдер кызгануы кирәк­ми. Тырышсаң, бар да була”, – ди ул.
 
Арчада яшәүче дусларымнан да еш үрнәк алам. Алар ни генә эшләп карамый. Барысы да оста, тырыш. Ләй­лә Ибәтуллина кеч­ке­нәдән кул эшләренә хирыс була. Тора-бара тегә, бәйли башлый. Ә аннары челтәр­ләр тегәргә алына. Хәзер ул теккән пәрдәләр Арча тә­рәзәлә­рен генә түгел, тирә-як районнарныкын да бизи. Сеңлесе Рәйсә исә бе­зедән тортлар бизәп сата башлаган. “Уйнап кына башланган эш иде. Хәзер сатып алучылар күбәйде. Бу минем төп эшем түгел. Заказлар булганда эшләп бирәм. Күп акча эшлим дип әйтә алмыйм, әмма иш янына куш инде”, – ди ул.
 
Казанда яшәүче Энҗе Гасыймова тортлар пешереп сата икән. “Мин –  банк хез­мәткәре. Бала белән өйдә утырганда улым­ның бер яшенә торт пешереп карарга булдым. Аны Интернеттан карап бизәдем. Шундый матур машина килеп чыкты. Шуннан торт пешерү хоббиема әй­ләнде”, – ди Энҗе.
 
Өйдә камыр ризыклары пешерүчеләр, бала кием­нә­ре бәйләүчеләр, картиналар, хәтта памперслардан “торт” ясап сатучылар да бар. Шунысы гаҗәп: алар шул бер эш белән генә утырмый, һаман каядыр чаба, ниндидер яңа­лык эзли­. Андый кешеләр Интернетта да шактый күп. Алар белән аралашкач, бары бер генә уй туды: ялкау булмаска кирәк! Көнне ничек телисең, шулай уздырырга була. Барысы да үзеңә бәйле. Тикмәгә генә әбиләр безне: “Иртә торсаң – ит пешә, соңга калсаң – бит пешә”, – дип тәрбияләп үс­тер­мәгән­нәр­дер.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ 186 | 09.12.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»