поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
09.12.2014 Тарих

Хакыйкатьнең төсе нинди?

1979 елнын 27 декабрендә Совет гаскәрләре Әфганстан Республикасына кертелде. БМО мәгълүматларына караганда, 1979 елның декабреннән 1989 елның февраленә кадәр вакыт эчендә ике миллион әфганлы һәлак булган, ике миллионнан артыгы яраланган, биш миллионы мөһаҗирлеккә китәргә мәҗбүр ителгән. Тетрәндергеч саннар.

Әрәм ителгән халык байлыгы турында исә әйткән дә юк! Феодаль тәртип хөкем сөргән илдә социализм төзибез, дигән булып, Әфганстанга миллион вә миллионлаган сумлык матди байлык агылды. Халык вә дәүләт малының мәгънәсезгә сарыф ителүенә бер генә мисал: кул урагы белән генә урырга мөмкин булган эреле-ваклы кишәрлекләргә «Дон», «Нива» ише совет комбайннары кертелде...

1989 елның 15 феврале... Ул көнне совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты, Женева халыкара килешүләрендә каралганча, Әфганстан Республикасыннан тулысынча чыгарылды. Әфган сугышын кичкән һәркем өчен, аларның гаиләләре өчен фаҗига белән үрелгән кадерле көн бу! 

Шәхсән минем үземә дә әфган таулары һәм далалары аша узарга, яу кырында дары иснәргә туры килде. Бу сугышта Татарстаннан гына да ун меңнән артык ир-егет катнашты. Шуның өч йөзгә якыны яу кырында һәлак булды. Гарипләнеп, яраланып кайтучылары да байтак. Инде Ватанга кайткач, тыныч тормышта (тынычмы соң ул?!) җәфа чигеп, яуда алган яралардан үлүчеләр, үз-үзенә кул салучыларның да саны йөздән ашты... Ә бит солдат сугышны үзе сайламый, сугышны да ул игълан итми. Әфган афәтен заманында кемнәрдер «батырлык мәктәбе» дип атадылар. Аны шулай дип, минемчә, бары тик ахмак кеше генә атый ала. Ләкин андыйлар бик тә зирәк булып чыктылар: үзләренең улларын әлеге «мәктәп»кә җибәрмичә, тизрәк йолып калу ягын карадылар. Әфган сугышындагы дөреслекне дә югары даирәләрдә яшерергә маташтылар. Әмма дә хакыйкать сәгате барыбер котылгысыз...
 
Хакыйкатьнең төсе нинди? Мөгаен, аның төсе, рәвеше күп­төрледер. Вәләкин ул үзе – бердәнбер!
 
35 ел элек башланган сугыш... Тугыз ел да бер ай һәм унтугыз көнгә генә (1979, 27 декабрь-1989, 15 февраль) сузылдымы соң бу сугыш?! – Һич тә юк! Ул бүген дә дәвам итә. Әфган афәтендә катнашырга мәҗбүр булган егетләрнең инде үз балалары да үсеп җитте... Аларны да Рәсәй-Чечен авантюрасында катнашу фаҗигасе көтеп торган икән. Нинди каһәр суккан ил бу: буын саен бер сугыш?! Инде янә – табутлар, кан дәрьясы, җир куенына керә алмыйча, еллар буе суыткычта ятучы мәетләр, әсирлек... Тыныч кына яши башлыйбыз да... Янәдән... Инде бу юлысы Украинада дөнья болгаталар. Соң, нинди илдә яшибез без, киләчәктә тагын ниләр күрербез?! – Җавап юк. Әмма җавап бар. Ул – хакыйкать. Тик бу хакыйкать алга таба гел кан төсенә – кызыл төскә генә буялмаган булсын иде! Хәер, ишетергә теләгән җаваптан да өстен хакыйкать бар. Ул соңлабрак иңәргә яратса яки мәҗбүр ителсә дә, аны җиңгән кеше юк әле!
 
Бу рәсемдә чираттагы рейдка кузгалучы «шурави»-яугирләр тасвирланган. Янә берничә минуттан, сәгатьтән, көн вә төннән соң, киләчәктә ни көтә аларны? Анысын бер Ходай үзе генә белә.
 
«Кадалыплар гына инде
Китсен лә бу дөньясы!
Үлә-нитә калсак әгәр,
Чыгар безгә кем ясин?» – дип, авыз эченнән генә пышылдый сыман алар... 
 
 
1
 
 
2
 

Марат ЗАКИР
Безнең мирас
№ 12 |
Безнең мирас печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»