поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
02.12.2014 Мәдәният

Безгә шундый җыр җитми

“Филүс Каһиров кая югалды ул? Нигә җырламый?” – дип редакциягә еш шалтыраталар. Бер ел сәхнәдән югалып торган алтын тавышлы җырчыны юксынмаган кеше калмагандыр, мөгаен. Әлбәттә, гайбәтләрнең төрлесен ишетергә туры килде.

Бервакыт Салаватның: “Сәнгать кешеләре арасында төрле хәлләр була. Тамашачыга пәрдә артында нәрсә булганы кирәк түгел. Аның сәхнәдәгесен, матур ягын гына белеп торыгыз”, – дип әйткәне истә калган. Ул да үзенчә хаклы, әмма кабатланмас моңы белән халык мәхәббәтен тиз арада яулап алган Филүсне тамашачының югалтасы килмәде. Аңа ничек тә ярдәм итәсе, иҗатына аяк чалучылардан арындырасы килде.  

Халыкның күңеленә бер кереп ояласаң, еллар узса да, сине онытмый икән шул ул. Эстрада казанында 500 дән артык җырчы кайный, аларның күбесе төшеп кала, күп вакыт кемнәр югалганын белми дә, ишетми дә кала­сың. Әлбәттә, Филүс Каһиров бүген татар сәх­нәсенә менеп, икенче көнне югалган җырчылар рәтеннән түгел. Киресенчә, аның югалып торуы тамашачыны сискәнде­реп җибәрде, өч ноталы җырлар арасында адашып йөргән җырчыларны гына тыңларга ияләшә барган тамашачының зәвыгына тәэ­сир итте. Халык, кемне югалтабыз без, дип уфтана башлады. Тамашачы шундый без­нең, мәгънәсез җырлар тезмәсе тыңларга күнеккән, дип сүгәргә яратсак та, монда бөтенләй киресе кү­зәтелде. Аннан соң рус эстрадасында җырчылар үз­ләренә пиар ясар өчен төрле гайбәтләр таратканнар, махсус хәлләр уйлап тапканнар бит. Әмма бу мондый очрак түгел. Дөресен генә әйт­кәндә, Филүснең югалып торуы безгә татар сәнгатенең кай тарафка баруы турында уйланыр өчен дә кирәк булгандыр, бәлки. Тамаша­чы­ның җырчыны шулкадәр сагынганын аң­ладым, күрдем мин. Күптән түгел Филүс Каһировның бер еллык тәнәфестән соң узган концертын карагач, моңа, чыннан да, инандым.
 
– Бер ел югалып торуның плюслары да, минуслары да бар, – ди Филүс. – Минусы, әлбәттә, халык оныта башлый. Дөрес, телевидение, радио, газета-журналларга, Фи­лүс кайда ул, дип шалтыратучылар, кызыксынучылар шактый булган. Тамашачы минем өчен шулай борчыла икән, димәк, мин аларга кирәк. Бу миңа дәрт өсти, иҗади яктан үстерә. Бер ел, әлбәттә, тик кенә утырмадым. Җыр репертуарымны сайладым, җырлар эшкәрт­тем.
 
– Югалмады ул Филүс. Тормыш мәшәкатьләренә чумды, – диделәр алып баручылар. – Өйләнде, малае Айдар туды.
 
Ел дәвамында тормышында чынлап та шатлыклы вакыйгалар булган икән. Концертын “Минем дүрт мә­хәббәтем” дип атагач, күпләр аптырап калды. Яңа гына тормыш корып җибәргән егетнең бер генә мәхәббәте була, тагын өчесе кемгә булган гыйшкы икән инде, дип гаҗәпләнде тамашачы. Бактың исә Филүс туган ягына, әти-әнисенә, тамашачыга булган мәхәббәтен җырлары аша җиткерергә булган.
 
Ә җырлары бәгырьләрне айкап алырлык. Татар, башкорт халык җырлары, татар җыр сәнгатендә тирән эз калдырган танылган ша­гыйрь­ләребез, композиторларыбыз әсәрләре, романс­лары... Филүснең визит карточкасына әверелгән “Китмә, сандугач!”, халкыбызның җуелмас ядкарьләреннән “Сагынам, дуслар”, “Идел­ләре, күлләре”, татарның күңелендә уелып калган “Әнкәй, синең куллар”, “Агыла да болыт агыла”, “Кыр казлары” кебек җырларны тыныч кына тыңлап булмый, әлбәттә.
 
Филүскә еш кына: “Нигә үзеңнең җырларыңны җыр­ламыйсың?” – дигән сорау бирәләр. Андыйларга җава­бы әзер аның:
 
– Халык җырлары үзе­безнеке түгелмени? – ди ул. – Халкыбызның күңел төп­ке­лендә яткан милли ядкарь­ләребезне кем җыр­лар? Татар сәнгатендә тирән эз калдырган халкыбыз моңнарын башкаручы яшь җырчылар бик сирәк. Аларны мин дә башкармасам, гөнаһ булыр.
 
Репертуарны үзе сайлый Филүс. Тамашачы арасында йөргәндә, нинди җыр ки­рәген халык үзе әйтеп бирә икән. Композиторлар да әсәрләрен тәкъдим итә. Аннан соң яшь җырчыларның: “Бүген халык җырлары – искелек калдыгы, аларны тамашачы тыңламый”, – дигән фикерләре белән килешми ул.
 
– Җырга яңа сулыш өрергә, заманча аранжировка эшләргә кирәк, – ди Филүс. – Әгәр элек җыр ничек башкарылган, бүген дә шул кимәлдә җырланса, ул тамашачыга кызык була алмый. Татар халык җырларын, классика, ретро, шул ук вакытта заманча җырларны бер концертта башкару авыр, әл­бәттә. Әмма алтын урталыкны табу кирәк. Иң мөһиме, җырны баетып, күңелең аша үткәреп башкару зарур. Шул вакытта гына җыр тамашачыга барып җитә.
 
Аннан соң җырны концерт буе “тере” уен коралларына кушылып, үз тавышы белән җырлау да безгә көчле йогынты ясый. Бүген күп кенә эстрада “йолдыз”лары­быз “япон так­тасы”на күчеп беткән бер чорда, моң­лы тавышка шулкадәр сусаганбыз икән.
 
Сәхнәдән җыр агыла. “Сандугач, сандугач. Китмә, кит­мә, сандугач...” Җыр башкарганда, Филүснең маңга­еннан борчак-борчак тир бәреп чыга. Биеп җырла­ганда, сулышы каба. Эстрададагы кайбер җыр­чы­лар кебек си­ереп-сикереп биеп тә, җыр­лап та булмый шул монда. Үз тавышы белән җыр башкарганда, барысын да тоеп, сизеп торасың. Бүген җыр­чылар бу тради­циядән бик ераклашты. Кулайракны эз­лиләр. Шоу да булсын, матур да булсын, башка җыр­чыларның концертыннан ар­тык та булсын аларга. Ә Филүс Каһиров исә ялтыравыклы заллар белән дә, сәхнәдәге таганнар, укалы-чуклы күл­мәкләр белән дә тамашачы күңелен яуларга тырышмый. Аңа ул кирәк тә түгел. Чөнки аның сахралар киңлеген иңләр­лек, Идел суларын айкарлык алтын тавышы бар.
 
"Ватаным Татарстан".

 


Алсу ХӘСӘНОВА
Филюс Каһиров
№ 178 | 02.12.2014
Филюс Каһиров печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»