поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
07.04.2009 Җәмгыять

МОННАН БЕЗГӘ НИ ФАЙДА?

Казан "Россиянең өченче башкаласы" исеменә лаек булды. Роспатент Татарстан башкаласына шул исемдәге билге тапшырды. "Хәзер әлеге дәрәҗәле исемне аклар өчен тырышып эшләргә кирәк", – дип белдерде кичә шәһәр мэры Илсур Метшин. Ничек уйлыйсыз, бу җиңүдән безгә файда булачакмы?

Фәрит АБДУЛГАНИЕВ, Казан шәһәре башкарма комитетының икътисадый үсеш комитеты рәисе урынбасары:

– Без бу эшкә 2007 елда ук тотынган идек. Россия күләмендә үткәрелгән "Шә­һәр икътисадына инвестицияләр җәлеп итү" күргәзмә­сендә катнашканда Казанга бренд уйлап табарга булдык. Аның төп максаты шәһәр икътисадына инвестиция җәлеп итү иде. Исем уйлаган вакытта төрле фикерләр тәкъдим иттеләр. Башта Казанны Мәс­кәү белән бәйли торган исем эзләдек. Чит илләрдә Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала Россиянең башка шәһәрләрен белмиләр бит. Тәкъдимнәр арасында "Мәскәүдән бер сә­гатьлек юл" дигән бренд та бар иде. Уйлый торгач, "кычкырып" тора торган исем ки­рәк дигән фикергә килдек. Шу­ңа күрә "Россиянең өченче башкаласы" исемен тәкъ­дим иттек. Күргәзмәдә Татарстан икътисадый үсеше буенча үзенә тиң шәһәр­ләрне узып беренче урынны алды. Былтыр да Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрлә­реннән генә калыштык. Тәҗ­рибә күрсәт­кәнчә, без бу исемгә лаек. Әлеге җи­ңүдән казанлылар гына түгел, бө­тен республика халкы отачак. Башкала булу – ул өс­тәмә эш урыннары, мәдәни-тарихи байлыкны арт­тыру, төзелеш­кә акча җәлеп итү дигән сүз.

 

Шәүкәт БИКТИМЕРОВ, СССРның халык артисты:

– Татар халкының башкаласы бөтен дөньяда танылуга иреште. Минем өчен иң зур җиңү әнә шул. Казанны Россиянең башка шәһәрлә­ренә үрнәк итеп куйганнар бит. Без – бик борынгы мил­ләт. Безнең үз динебез, мәдә­ниятебез, архитектурабыз, гореф-гадәтләребез бар. Әлеге җиңүне мин халкым тырышлыгы нәтиҗәсе дип саныйм. Бу – бик зур горурлык. Өченче башкала буларак танылганбыз икән, ди­мәк, милләтебез алга таба да сакланачак. Бүген Казан бө­тен дөньяда сибелеп яшәгән татарларга үрнәк. Дөнья кү­лә­мендә танылуга ирешкәч, татар халкы беркайчан да юкка чыкмаячак, дип саныйм. Моның өчен тырыш халкыма рәхмәтлемен!

 

Индус ТАҺИРОВ, Татарстан Фәннәр академиясе академигы:

– Әлбәттә, файдасы булачак. Тик әлеге исемнән дөрес итеп файдалана белергә кирәк. Элек Татарстан Республикасы фактор буларак игътибарга да алынмый иде бит. Бүген исә Россиядә бу фактор бик нык үсте. Мин моны шуңа җавап итеп кабул ителгән карар дип саныйм. Әмма Россиянең өченче баш­каласы булу – исем генә бит ул. Ә безгә аның җисеме мө­һимрәк. Яңа статуска ия булу – финанслауны арттыру, телевидение һәм радионы үстерү дигән сүз. Бүген бу турыда авыз ачып сөйләгән кеше юк. Казан үзен башкала итеп хис итәргә тиеш. Без бит әле һа­ман да Идел-Урал өлкәсенә керәбез. Күп кенә мәсьәләләр Түбән Новгородта хәл ителә. Казан җиңсә дә, Идел-Урал өлкәсенең беткәне күренми. Әгәр дә бу өлкә юкка чыгып, Казанны үзәк итсәләр, яңа исем җисемгә туры килер иде. Ә бу исә Татарстанның үсә баруына яраклашу гына.

 

Алмаз ХӘМЗИН, язучы:

– Кемгә ничек, әмма минем өчен Казан – һәрвакыт беренче урында. Роспатентның Татарстан башкаласына мондый дәрәҗәле билге бирүен аңлап бетермим. Мәс­кәү­гә Казанның абруе үсү кирәк микәнни? Бу җиңү гади халык өчен әллә ни үзгәреш алып кил­мәячәк. Һәр­вакыттагыча, сүз белән генә тамак туйдырачаклар. Салпы якка салам кыстыралар инде шунда.

 

Айрат ИЛЬЯСОВ, "Эс­се" төркеме солисты:

­– Казанга тамга сугып кы­на безнең тормышта берни дә үзгәр­мәячәк. Моның файдасы була калса да, үзгәрешләрне 5-6 ел көтәргә кирәк дип саныйм.

 


---
Ватаным Татарстан
№ 62 | 07.04.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»