поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
01.12.2014 Мәгариф

Баланы сәнгать мәктәбенә бирер өчен нишләргә?

Танылган рәссам Пабло Пикассоның иң беренче сүзе “карандаш” (испанча “lapiz”) булган, диләр. Димәк, баланың кем буласын туганда ук тоемларга мөмкин. Әгәр ул итәктән төшүгә буяу, карандаш белән мәш килсә, төрле рәсемнәр карарга яратса, әлбәттә, ата-ана тиздән сабыен сәнгать мәктәбенә йөртә башлау турында уйланачак.

“Балаларны сайлап кына алабыз”

“Бүгенге көндә мәктәбебездә укырга теләүчеләр күп, – ди 
 
Казанның 6нчы балалар сәнгать мәктәбе җитәкчесе Наҗия Гәлләмова. – Тик бездә урыннар 260лап кешегә генә исәпләнгән. Иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр, 3 смена эшлибез. Бездә белем бушлай бирелә. Балаларны махсус имтихан үткәреп, сайлап, 10 яшьтән кабул итәбез. Укучылар бик теләп йөри, сүрелеп китеп баручылар юк. Рәсем, сынлы сәнгать, станок композициясе һәм декоратив композиция, дизайн һәм сәнгать тарихы буенча дәресләр бирелә. Сәләте булган баланы сәнгать мәктәбенә йөртү, һичшиксез, нәтиҗә бирә. Алар, беренчедән, сәләтләрен үстерә. Икенчедән, дизайнер, архитектор, модельер кебек һөнәр сайларга теләүчеләрнең яңа мөмкинлекләре ачыла. Сәнгать мәктәбенә йөрүнең югары уку йортына кергәндә дә файдасы тия”.
 
Шәхси мәктәпләр дә бар
 
Сәнгать мәктәпләренең күбесе балаларны бушлай укыта. Түләүлеләренең дә бәясе аена 150-300 сумнан артмый. Күбесендә балаларны мәктәп яшеннән ала башлыйлар. Сабыен кечерәк яшьтән үк йөртергә теләүчеләр түләүле мәктәпләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мәсәлән, “Салават күпере дөньясы” (“Радужный мир”) сәнгать мәктәбенә бер яшьтән үк алалар. Андагы төркемдә балалар саны 7дән артмый. 1-3 яшьлек бәләкәчләр рәсем һәм әвәләү дәресләрендә әниләре белән бергә шөгыльләнә. 3 яшьтән – коллаж, 4 яшьтән – сынлы сәнгать, 10 яшьтән декоратив бизәнү әйберләре ясарга, рәсем һәм графика серләренә өйрәнә башларга мөмкин. Дәресләрнең озынлыгы да баланың яшенә карап билгеләнә: 50дән алып 120 минутка кадәр. Мәктәптә бер тапкыр 50 минут шөгыльләнү – 550 сум, ике сәгате 1 мең сумга төшә. Атнага ике мәртәбә 50 минутка килүчеләр аена – 3520 сум, 2шәр сәгать утырырга теләүчеләр 6900 сум түли.
 
Матурлык тудыручылар
 
Белгечләр фикеренчә, рәсем сәнгате сабыйларның акыл сәләтен үстерүгә дә зур өлеш кертә. 15 яшькә кадәр баланың күзаллавы аеруча сизгер, уй-фикерләре сыгылмалы. Ул тиз уйлап табарга, яңа әйберләр иҗат итәргә сәләтле. Рәсем ясау һәм әвәләү кебек кул эшләренә иртәрәк тотынган баланың мәктәптә укуы да әйбәтрәк була икән. Рәссам күнекмәләре шәхес буларак формалашуга да йогынты ясый. Бала иҗат җимешен башкаларныкы белән чагыштыра, мактау сүзләре ишетә, үз-үзен бәяләргә өйрәнә. Моннан тыш, коллективта эшләргә өйрәнә, үз ишләре белән аралаша, фикердәшләрен таба. Иҗат белән шөгыльләнгән балаларда баш миенең ике як ярымшары да тигез үсеш ала. Димәк, ул иҗади яктан да, теоретик яктан да уйлап эш итәргә сәләтле булып үсә. 
 
“Сәнгать мәктәбе шәхес буларак та үстерә”

Булат ГЫЙЛЬВАНОВ, рәссам:
 
- Алабуганың Иван Шишкин исемендәге сәнгать мәктәбен тәмамладым. Сәнгать мәктәпләрендә белем бирү системасын, һичшиксез, сакларга кирәк. Ул сәләтле балаларның мөмкинлекләрен тагын да үстерә, профессиональ сәнгатьнең нигезләрен аңлата. 
 
“Рәсем аша үземне таптым”

Ләйсәнә САДРЕТДИНОВА, “Яңа Гасыр” каналы алып баручысы:
 
- Азнакай районы Чалпы авылында туып-үстем, шунда белем алдым. Анда сәнгать мәктәбе юк иде. Әмма рәсем укытучыларым: Рафыйк Тимкин белән Рузалия Гарипова миңа сәнгать мәктәбендә укытылырга тиешле белемне бирделәр, дип уйлыйм. Рафыйк абый сәнгать училищесыннан соң, читтән торып Чабаксар институтында белем алды. Еш кына мәктәпнең актлар залында этюдларын барлый, әзерләнә иде ул. Ә мин аның рәсемнәрен карарга ярата идем. Алар тәэсирендә 8нче сыйныфтан соң Лениногорск сәнгать училищесына укырга кердем. Рәсем сәнгате аша алган тәрбия үземне табарга ярдәм итте, дип саныйм. Улым Искәндәр дә рәсем ясый, ә киләчәктә моны һөнәр итеп сайларгамы-юкмы икәнен үзе хәл итсен. 
 
“Архитектор буласым килә”
 
Диана ГЫЙМАЛТДИНОВА, Казанның 2нче балалар сәнгать мәктәбе укучысы:
 
- Сәнгать мәктәбенең 3нче сыйныфында укыйм. Рәсем, сынлы сәнгать буенча дәресләр алабыз. Иҗат иткәндә нинди буяулар кулланырга, төсләр сайларга өйрәтәләр. Бик теләп йөрим, төрле фәннәрдән дәресләр әзерләргә дә, сәнгать мәктәбендә шөгыльләнергә дә вакытым җитә. Киләчәктә архитектор яки дизайнер һөнәрен сайларга телим. 
 
Кайда укыталар?
 
1. 2нче балалар сәнгать мәктәбе
Казан, Ибраһимов проспекты урамы, 19. Тел.: (843) 563-35-23
2. Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университеты каршындагы “Дашка” балалар архитектор-дизайнерлар мәктәбе
Казан, Калинин урамы, 19. Тел.: (843) 510-47-74
3. Иван Шишкин исемендәге 1нче балалар сәнгать мәктәбе
Алабуга, Казан урамы, 1. Тел.: (85557) 7-03-57
4. 1нче сәнгать мәктәбе
Чаллы, Шамил Усманов урамы, 82. Тел.: (8552) 34-44-48
5. 1нче балалар сәнгать мәктәбе
Түбән Кама, Бызов урамы, 1б. Тел.: (8555) 41-13-42
6. “Ал парус” 8нче яшүсмерләр үзәге
Бөгелмә, Ленин урамы, 66. Тел.: (885594) 6-22-58
7. Арча балалар сәнгать мәктәбе
Арча, Галактионов урамы, 26. Тел.:(84366) 3-17-05
 
Ата-аналарга киңәшләр
 
Кечкенә рәссамны ешрак мактагыз
 
1. Язучы Сесиль Лупан яшь ярымлык вакытта ук баланы  рәсем сәнгате белән таныштыра башларга киңәш итә. Берничә рәсем тотып, балага аларның исемнәрен, кем ясавын әйтеп, санаулы секундлар эчендә күрсәтеп алырга кирәк. Сабый төсләр чагылышын сиземләргә һәм рәсемнәр карауның мавыктыргыч шөгыль икәненә төшенергә тиеш. Икенче көнне үткәннәрне кабатларга, ә өченче көнне яңа рәсемнәр карарга кирәк. Озакламый балада рәсемнәрне озаклап карау теләге уяныр. Шул вакытта биредә нәрсәләр ясалганы турында аңлата башларга мөмкин. 
 
2. Әгәр мөмкинлегегез бар икән, сабыйга рәсем ясау өчен аерым урын әзерләп бирегез. Күп төрле карандаш, фломастер, буяулар сатып алыгыз. Баланы чиста, пөхтә итеп ясарга, эш тәмамлангач, артыннан җыеп алырга өйрәтегез. Дәресләрне көндез үткәрү әйбәтрәк санала, вакыты 20-30 минуттан артмасын. 
 
3. Баланы мәҗбүриләргә ярамый. Әгәр аның кәефе юк икән, эшне башка вакытка калдырып торыгыз.
 
4. Рәсемнәре ошамаса да, сабыйны өйрәтергә яки ачуланырга ашыкмагыз. Кечкенә рәссамны дәртләндереп җибәрегез, ешрак мактагыз, бер эшен дә игътибарсыз калдырмагыз. Рәсемнәрен җыеп барыгыз, дусларыгызга, әби-бабайларына күрсәтегез. Балада үз иҗаты белән горурлану хисе туарга тиеш.
 
5. Бала белән сәнгать галереяларына, музейларга йөрегез. 
 

Фәния ЛОТФУЛЛИНА
Гаилә һәм мәктәп
№ 12 |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»