поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
01.12.2014 Авыл

Чубайс хөкүмәт пилмәнен ашамый яки «ШК» журналистының Шәледә күргәннәре

Питрәч районындагы Шәле авылында 3041 кеше теркәлгән, 1102 йорт калкып тора! 22 кибете бар. Авыл җирлеге рәисе Илшат Әхмәтҗанов әйтүенчә, айга бер йорт салына. Саланың озынлыгы – алты чакрым. Шуңа да Шәлене Татарстанның иң зур авылы дип йөртәләр дә инде.

Адым саен – Хәния Фәрхи

Шәленең ай үсәсен көн үсүе әллә каян күренә. Авылга кергәндә, уң якта өр-яңа йортлар сәлам биреп каршылый. Баксаң, ике ел элек кенә җил уйнап йөргән шушы яланда 20ләп йорт калкытканнар.
 
Авыл җирлеге рәисе Илшат Әхмәтҗанов Шәлегә ике ел элек кенә күз-колак була башлаган. Аңарчы Питрәч ЮХИДИен җитәкләгән. Әйтүенчә, рәсми саннар – бер нәрсә, Казанда теркәлгән килеш Шәледә торучылар да байтак икән. Авылдан Чаллыга илтә торган юлдагы барлык оешмаларда да шәлелеләр хезмәт куя. Аларны Казанның күп кенә кибетләрендә дә очратырга мөмкин. Ә ял көннәрендә байтагы Казан базарларына үзләрендә җитештерелгән азык-төлек белән сату итәргә чыга.
 

(Шәле пекарнясында 11 төрле камыр ризыгы әзерлиләр)
 
Балалар бакчасына 120 (!) бала йөри. Башлангыч һәм урта мәктәптә 500дән күбрәк укучы белем эсти. Халык концертларга да кырылып йөри, күрәсең. Авылның халык җыела торган күпчелек биналарында Эльмира Сөләйманова белән Хәния Фәрхи афишалары эленгән иде.
 
Шәленең бер авырткан сөяле дә бар. Мин дә аңа басмыйча булдыра алмадым. Юллары начар хәлдә. Илшат Әхмәтҗанов әйтүенчә, авылда машина күп булганга, юллар тиз туза. Асфальт салынса, шәлелеләрнең дөньясы түгәрәкләнеп бетәр иде, ичмасам.
 
Бөтен кешене дә белеп бетерергә мөмкинме?
 
Шәледә җир җимертеп эшләүчеләр күп. Әйтик, Самвел Киракосян 2010 елда ипиханә (хлебопекарня) ачып, авылда икмәк исе аңкыта башлаган. Мин килгәндә ул эш урынында юк иде, ипиханә хисапчысы, Шәле кызы Лилия Дәүлиева белән сөйләштем. Ул Казан аграр университетын тәмамлап, Шәле егетенә кияүгә чыгып, туган ягына кайткан. Әйтүенчә, биредә 11 төрле ипи ризыгы пешерелә. Өч сменалап 14 кеше эшли, барысы да – шәлелеләр. Һәр смена, бер тәүлек эшләп, ике көн ял итә. Уртача хезмәт хакы – 12-13 мең сум чамасы. Ипине шуннан ук  килеп алырга да була. Кибеттәгесе белән чагыштырганда, пекарняда арзанрак. Агы – 18 сум. Шәһәр кибетләрендә «Сельский» булып йөри торган ипине монда «Шалинский» дип атаганнар, анысы 19 сум. Шәле күмәчләрен район авылларында һәм Казан кибетләрендә дүрт күз белән көтәләр, ди. Лилиядән алагаем зур авылда бер-берсен ничек белеп бетерүләре турында да сорадым.
 
− Үз яшьтәгеләреңне таныйсың инде. Ә менә кечкенә балалар белән картларны белмәскә дә мөмкин. Аның каравы, Сабан туе бик күңелле үтә бездә, кеше күп җыела, – диде Лилия.
 
Сөйләшәсен сөйләшеп бетергәч, яшь хисапчы белән ипиханә йөрәгенә – икмәк пешерү цехына үттек. Мондагы гүзәл затлар яшен тизлеге белән эшли. Күрше Богородское авылындагы пекарняны япканнан соң, Альбина Бәйрәмова монда күчкән. Өченче ай гына эшли.
 
− Ипи пешерүче сабыр булырга тиеш. Төнлә эшлибез бит, шуңа күрә йокламаска кирәк. Халык та һәрчак: «Тәмле пешерәсез», – дип мактый, – ди.
 
Шәле буйлап сәяхәтебез дәвам итә. Кибет исемнәренә карасаң, күңелнең милли кылы тартылып, сөенеп куя. Алтакталарны татарча исемнәр бизи, «азык-төлек» дигән язу да очрый.
 
 
«Чубайсны этләр талап үтерде»
 
Кулында энә белән җеп уйнатучы Язилә апа Абдрәхимованың капкасын какканда, эчке яктан: «Мине күргәч, куркып кала күрмәгез», – дигән аваз ишетелде. Мизгел эчендә башыма нинди генә уй кереп карамады. Капка ачылгач, каршымда... бик сөйкемле апа пәйда булды. Өйгә кергәч, мине Язилә апаның якын дусты – Мудрый кушаматлы песи баласы каршы алды.
 
− Күзләре акыллы булганга, шундый исем бирдем, – дип елмайды хуҗабикә.
 
Язилә апа 40 ел мәктәптә белем биргән, Татарстанның атказанган укытучысы. 19 китап авторы. Ноутбукта эшли, хикәяләрен дә шунда гына җыя. Өч баласын башлы-күзле иткән.
 
− Шәле кешеләре бик эшчән, сөйкемле, аш-суга бик уңганнар. Безнең авылдашлар пешергән коймаклар табында мизгел эчендә юк була. Шул ук вакытта безнең халык усал да, туры сүзле дә, – диде.
 
Язилә апаның әнисе 1936 елда, Тәтештән Шәлегә килеп, булачак ире белән спектакльдә Хәлил белән Галиябануны уйныйлар. Спектакльдәге вакыйгалар уйламаганда тормышка ашып, яшьләр чынлап торып кавыша. Язилә апа туган 1938 елда ук Шәле ишле булган.
 
− Әнием авылыбызда беренче укымышлы шәфкать туташы булган. Без, дүрт бертуган, үзебезне «духтыр Мәрьям балалары» дип йөртә идек. Мин шофер булырга кызыккан идем. Әмма әти укытучы булгач, шул һөнәргә димләде.
 
Язилә апа студент чагында Казанда укыганда Мәрзия исемле хатынның яртылаш подвал, яртылаш фатирны хәтерләткән бүлмәсендә торган. Хуҗабикә икмәк заводында эшләгән. Яшь Язилә Мәрзия апаның фатирын җыештырып, диварларын чигүләр белән бизәгән, аннары алъяпкычлар да тегә башлаган. Шуның өчен фатир хуҗасы студент кыздан яшәп торган өчен акча алмаган.
 
 
(Язилә Абдрәхимова мөчеләрне үз итә)
 
Танышымның үзе тукыган ике келәме дә бар. Берсе хәтта ел буе Германиядәге конкурста сәяхәт итеп йөргән. Язилә апа аның кайтуына өметләнмәгән дә инде.
 
− Тәскирә Сабировна исемле укытучыбыз бар иде. Аның кызы Украина егетенә кияүгә чыгып китте. Кызы янына барып, келәм тукырга өйрәнеп кайткач, Тәскирә Сабировна безне дә төшендерде. Әйбәт тукылсын өчен, җепләрне яхшы сайлый белергә кирәк. Ирем тимер рам ясап биреп, ул исән чагында икебез бергә тукый идек, – диде Язилә апа.
 
Танышым телевизор каршында утырганда карамыйча да бәйли ала икән. Әмма ыргак белән бәйләгәндә күз салырга туры килә.
 
– Бер эшем дә булмаса, тәрәзә янына барам да елап утырам... Кая барасың инде, матурым? – дип эндәште Язилә апа... песиенә. Хуҗабикә мыраубәкләр белән мыраубикәләрне бик ярата. Чубайс кушаматлы ике песие гүр иясе инде. Язилә апа бакча казыганда соңгы Чубайс хуҗасының иңбашына атланырга яраткан.
 
− Атаклы артист Юрий Куклачев та песиләрне бик изге хайваннар, дип атый. Элек патшаларга ашарга биргәнче, башта песигә ашатып караганнар. Ул ашаса, патша да ашаган. Чубайсларым хөкүмәт пилмәннәре белән эремчеккә якын да килмәде. Алдагы Чубайсны этләр талап үтерде, ахрысы. Ә икенчесе югалды: берәрсе алып киттеме, этләр таладымы икән... Төнгә песиләремне урамга чыгарам бит. Менделеевскида яшәүче олы кызым өендә 13-15 мәче тота.
 
«Соңгы тешем дә селкенә»
 
Хәлимә апа Гыйбашева – авылның иң өлкәне кешесе. Аллаһы боерса, быел ул 99 нчы кышына керә, декабрь ахырында туган көне. Күзләре күрмәсә дә, оныгының хатыны белән бергә биш вакыт намаз укый. 17 яшендә кияүгә чыгып, ике елдан соң ирен сугышка алып киткәннәр. Шуннан бирле лаеклы ялга чыкканчы, Хәлимә апа бертуктаусыз сыер сауган. Иң алдынгылар сафында торганы өчен, аны Мәскәүдән җибәрелгән кубок белән дә бүләкләгәннәр. Шуннан соң Хәлимә Гыйбашева исемендәге кубок ел саен колхозның иң яхшы сыер савучыларына бирелгән. Фермада эшләгәндә Хәлимә апа район советында депутат та булган.
 
− Фермага иртәнге дүрттә китә идек. Кышын каткан улакларны балта белән чаба идек. Көн саен 25 сыер саудым, – ди.
 
Бүген Хәлимә апа оныгы Фәрит белән аның хатыны тәрбиясендә яши. Йөри алмый, инде биш елдан артык утырып кына тора. Ит ашарга ярата икән. Әмма чамалап кына чәйни.
 
− Бер генә тешем калды, анысы да селкенеп тора. Төшсә, нишләрмен дип куркам, – диде Хәлимә апа.
 

Линар ЗАКИРОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»