поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
07.04.2009 Җәмгыять

ХУҖАСЫЗ КАЛГАН ТУЛАЙ ТОРАК

Иркен, якты, иң мөһиме — үз өендә яшәүче кешедән дә бәхетле кеше юктыр. Ә гомер буе үзеңнеке булмаган тулай торакта яшәп, аннан соң билгесезлектә калу — монысы инде куркыныч һәм аяныч хәл. Казанның Җиңү проспекты урамындагы 45нче тулай торакта яшәүчеләр нәкъ менә шундый күңелсез хәлнең корбаннары булды. Биредә яшәүчеләр йорт өчен җаваплы кеше калмауга, идарәчеләрнең тулай торакны тотудан баш тартуына хафалана.

Җиңү проспекты урамында урнашкан 45нче йорт әлегә кадәр «Дорремстрой» оешмасы карамагында булган. Ә узган елның 30 маенда ТР Арбитраж суды «Дорремстрой»ның банкротка чыгуы турында карар чыгарган. Оешма бөлгенлеккә чыккач, ул тулай торакны үз карамагында тота алмый. Шул сәбәпле, шәһәрнең Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты 2008 елның 12 ноябрендә гамәлгә кергән боерык нигезендә Казанның Торак-коммуналь хуҗалык комитетына 45нче йортны үз карамагына алуны йөкли.

 

«Дорремстрой» муниципаль унитар предприятиесе, үз чиратында, бер ай эчендә барлык кирәкле документларны җыеп, торак-коммуналь хуҗалык комитетына тапшыра. «Ләкин комитет кабул итү-тапшыру актына ни өчендер кул куярга ашыкмый. «Дорремстрой» исә тулай торакның шәһәргә күчерелүен көтеп көтек булгач, быелның 1 апреленнән йортны үз карамагыннан төшерде. Нәтиҗәдә, тулай торакта коммендант, паспортчы, слесарь, җыештыручы, вахтер хезмәтләре күрсәтелми. Бердәм-хисап үзәге белән дә килешү өзелде. Димәк, коммуналь хезмәтләр исәпләнмәячәк һәм күрсәтелмәячәк тә. Йортта яшәүче 335 кеше утсыз, сусыз калырга мөмкин», - дип сөйләде 45нче тулай торакның элеккеге комменданты Флера Мөбәрәкшина.

 

Җитәкчелек булмагач, йортта яшәүчеләр зур кыенлыклар кичерергә мәҗбүр. Әйтик, алар паспортларын алыштыра алмый, шулай ук йорт китабыннан (домовая книга) өземтәләр һәм башка кирәкле белешмәләр бирүче кеше дә юк. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, өстәвенә бу йортта яшәүчеләргә хосусыйлаштыру хокукын да бирмиләр. «Идел буе районының башкарма хакимиятенә мөрәҗәгать иткәч, бүлмәләрне хосусыйлаштырудан баш тарттылар. Моны әлеге дә баягы тулай торакның шәһәргә күчерелмәве белән аңлаттылар. Әгәр шәһәрнең йортны алырга теләге яисә акчасы юк икән, йортны «тулай торак» статусыннан төшерсеннәр. Ул вакытта без торак милекчеләре иптәшлеге оештырыр идек», - ди Флера Мөбәрәкшина.

 

Казанның торак-коммуналь хуҗалык комитетында хәбәр иткәнчә, 45нче тулай торак шәһәр карамагына күчереләчәк, бу турыда карар чыгарылган инде. Әмма карарга әле кул куелмаган. Моның кайчан булачагы да әлегә билгеле түгел. Сүз уңаеннан, узган ел бу йортның ишегалдындагы балалар мәйданчыгы тузган булу сәбәпле, сүтеп алынган булган. Ул урынга яңа мәйданчык төзергә вәгъдә ителгән, ләкин анысы да башкарылмаган.

 


Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 03.04.2009
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»