поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 18 Май
  • Энҗе Мөэминова (1924–2009) - балалар язучысы
  • Фаил Шәфигуллин (1939-1982) - шагыйрь
  • Хәким Гыйләҗев - журналист
  • Алинә Заһитова - фигуралы шуучы
  • Артем Здунов - дәүләт эшлеклесе
  • Камилә Гафурҗанова - рапирачы
  • Ольга Павлова - дәүләт эшлеклесе
  • Динар Хөснетдинов - актер
  • Зилә Яз - журналист
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
28.11.2014 Ир белән хатын

Хатынымның соңгы кыланмышы кулыма каләм алырга мәҗбүр итте

Моннан берничә ел элек “Ватаным Татарстан” газетасын алдыра башладым. Газета килүгә үк иң элек “Гаилә”, “Язмыш” битләрен укып чыгам. Үз тормышым турында күптәннән язасым килсә дә, никтер кыюлыгым җитми йөрде. Хатынымның соңгы кыланмышы кулыма каләм алырга мәҗбүр итте.

Гөлфия (исеме башкача, әл­бәттә) белән Казанда таныштык. Ул вакытта миңа 31 яшь, аңа 26 тулып киткән иде. Озакка сузып тормадык, өйләнешеп тә куйдык. Тиздән эшемнән тулай торакта бүлмә бирделәр. Кемгәдер акча түләп фатирда торганчы дип, күченергә булдык.

Минем эшемнең графигы төрлечә иде. Йә көндез эшлим, кайчак төнгә дә чакырып алалар. Озак тормады хатыным декретка китте. Гаиләбезгә ямь өстәп, улыбыз туды. Бала тугач, акча да күп кирәк, мин икешәр эштә эшли башладым. Кайчак кайтып йоклап алам да, тагын эшкә китәм. Менә шул өйдә булмавым харап иткән дә инде.
 
Бервакыт телефоныма смс килеп төште. “Рамил, әйдә очрашыйк әле. Сөйләшәсе сүз бар”, – диелгән. Чит хатын-кызларга күз сала торган булсам, 31 яшькә кадәр йөрмәгән дә булыр идем, димләп тә өйләндермәсләр иде мине. Ә теге смс  тагын 5 тапкыр килде. Кич белән очрашуга киттем. Каршымда күрше хатыны Фирая басып тора. “Хатының мин эштә вакытта ирем янына төн кунарга керә икән, – ди бу миңа. – Кайчак, минеке сезгә кер­гәнен күргәннәр”. Аптырап киттем. Гаиләмне туендырыр өчен дип мин көн-төн эшләп йөрим. Ә хатыным чит ир белән типтерә булып чыгамы? Башта мең төрле уй иде. “Кеше сүзе  кеше үтерә”, – дип тиккә генә әйтмиләр. Кайтып тавыш чыгармадым. Аерылышсак, балага авыр булыр дидем. Әмма күңелемә шик керде. Хатынымны сынап карарга булдым.
 
Ә бер көнне күршеләрдә зур гауга булды. Бүлмәдән ир түгел, хатыны әйберләрен җыеп чыгып китте. Икенче көнне хатыным, күзен дә йоммыйча, бер сүз ычкындырды. “Фирая иреннән кит­кән. Янәсе, Ринаты кеше белән йөри икән. Тапкан бәйләнер нәр­сә. Аның ул бозавы кемгә кирәк булсын соң?” – ди бу.
 
Мин хатынымның сүзләренә ышандым да эшне зурга җибәр­мәдем. Әмма күңелдәге шик тынгы бирми бит. Ничек инде хатыным шундый юлга барыр икән, дип өзгәләндем. Бервакыт төнлә эшем­нән сорап киттем. Кайтсам, хатын өйдә юк. Бала берүзе йок­лап ята. Әкрен генә коридорга чыктым. Күршеләр ишеге янында аяк киеме күренми, тавыш та ишетелми. Әмма душта кемдер юына. Сабыр гына көтеп торырга булдым. Үзем күрен­мәскә тырыштым. Бераздан душтан башта Ринат, аннары минем хатын килеп чыкты. Телсез калдым. Качып торган җи­ремнән чак мәтәлеп китмәдем. Бар кыюлыгымны җы­еп, хатын артыннан өйгә кердем. Ә ул ниш­ләргә дә белми. Күр­гәннәремне сөйләп бирдем. Аның аңлатуын сорадым. Гөл­фия күзгә карап алдалый.
 
“Күзеңә күрендеме әллә? Ник мин кеше ире белән душка керим инде”, – ди.
 
Бу юлы да оста гына котылды. Озакламый Ринат районына күченеп кайтып китте. Тик минем хатын йөрүен туктатмады. Кул да күтәреп карадым, куып та чыгардым. Тик берни дә булышмады. Тагын кайтып җитә. Җитмәсә, улым да “әни” дип өзелеп тора. Бала хакы диеп яшәп арыдым инде. Хәзер улыма 10 яшь тула. Ул да әнисенең ник соң кайтуын аңлый башлады кебек. Тик берни эшләтеп тә булмый. Аңламаса да  аңламый икән кеше. Өстәвенә салып та кайта башлады. Бө­тенләй юлдан язса, нишләрсең. Туганнарым аерыл, ди. Хәтта аныкылар да шундый киңәш бирә. Әмма мин аны ташлап китә алмыйм. Нишләргә дә белгән юк. Бәлки, берәр киңәш бирүче табылыр? 

РАМИЛ
Ватаным Татарстан
№ 172 | 28.11.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»