поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
26.11.2014 Шоу-бизнес

Ринат Рәхмәтуллин концертында Иркәне танымадылар

Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда автор-башкаручы һәм композитор Ринат Рәхмәтуллин концерты булды. Аның белән бергә махсус кунак булып җырчы Иркә дә килгән иде.

Ринат Рәхмәтуллин концертына беренче тапкыр баруым иде. Шулай да, иҗаты белән бөтенләй таныш түгелмен, дип әйтә алмыйм. «Чакыр гына мине», “Тукта, яңгыр”, «Узды ничә еллар, акты күпме сулар» кебек популяр хитлары үтүктән генә ишетелми бит хәзер. 

"Кара әле, бу җырчыны мин генә белмим икән. Ә Самарада аның иҗатын сөючеләр шактый, ләбаса", - дип уйладым әкренләп тамашачы белән тулып баручы залга күз ташлап. Янымда утырганнар белән сөйләшә торгач, шунысы аңлашылды - аны төрле кеше төрлечә кабул итә икән: кайберәүләр үлеп ярата, икенчеләре аңлап бетерми, моңы юк, диючеләр дә бар. 
 
Буа театрында артист булып хезмәт иткән егет элек спектакльләрдә кирәк булганда гына җырлаган. Ә халык аларны яратып кабул итә башлагач, спектакльдән соң дә берничә җыр булса да җырлавын соралганнар. Тора-бара Ринат туйларда, төрле мәҗлесләрдә җырлап, шулай “Солянка” программаларына барып кергән. Ә үткән елда инде “Татар җыры” фестиваленең «Иң популяр автор-башкаручы» номинациясендә җиңү яулаган. 
 
Ринат Рәхмәтуллинны самаралылар алкышлар белән каршы алдылар. Берничә җырдан соң ук чәчәк бәйләмнәре тотып сәхнәгә менүче апалар, балалар күренде. Кайберәүләр артистның колагына теләкләрен әйтеп төштеләр. Ә артист бөтен үтенечләрне дә үтәргә, кечкенә тамашачылар белән элемтә дә урнаштырырга, бергәләп җырларга да өлгерә иде. 
 
Бу концертның махсус кунагы булып килгән Иркәне халык башта танымый торды. Элек сәхнәгә ярымшәрә чыгучы җырчы бу юлы бик килешле озын күлмәк киеп килгән. 
 
- Ике бала тапканнан соң имиджымны берсәк алыштырдым әле. Кендек сикертеп йөрүемне күп сүләделәр инде, булгандыр, хәзер мин үзгә. Ошыйммы соң? — дип сорады ул чын мишәрчә иттереп. Халык кул чабып хуплавын белдерде. 
 
Үтә дәртле мишәр кызы үзенең шундый ук дәртле җырлары белән залны тагын да җанландырып җибәрде. Тамашачылар арасында «Браво!» дип кычкыручылар, сызгыручылар да табылды. Самарада февральгә билгеләнгән концертына халык ишелеп килер, мөгаен. 
 
Җыр-моң арасында тамашаны алып баручы Ринат Акбиров исемле егет үзенең тозсыз мәзәкләре белән халыкны көлдерергә маташты. Ләкин залдан әллә-ни җавап ишетелмәде. Чөнки ул сайлаган мәзәкләр тупасрак һәм инде күп тапкырлар кабатланган булып, артык кызык тоелмадылар. Шушы булмаса, концерт югарырак дәрәҗәгә күтәреләр иде кебек. 
 
Гомумән, тамаша әллә нинди тирән тәэсирләр калдырды, дип әйтеп булмый. Шулай да, Ринат Рәхмәтуллинның моңы ташып тормаса да, ул тәкъдим иткән программаны халык яратып кабул итте. Чөнки ул үзен сәхнәдә бик гади тота, тамашачы белән үз итеп сөйләшә белә, халык яраткан гади һәм дәртле җырлар җырлый.
 

Римма НУРЕТДИНОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»