поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
21.11.2014 Милләт

Татар хатынын эш куркытмый...

Ике ел элек Ульяновскида татар хатын-кызларының беренче өлкә форумы үткәрелгән иде. Быел инде ул, даирәсен шактый киңәйтеп, төбәкара форум дәрәҗeсенә күтәрелгән. Ульян өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе hәм «Ак калфак» җәмгыяте тырышлыгы белән оештырылган әлеге чарада авыл районнарыннан, күрше Татарстаннан, Санкт-Петербург шәhәрләреннән килгән ике йөздән артык гүзәл затларыбыз катнашты.

Без дә, Самара шәһәренең “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмасы рәисе Винер Нурмөхәммәтов һәм мин, Самара өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разия Әюпова, форумга чакыру алгач, бик теләп юлга чыктык.

Әлбәттә, шушы зур форумга Самара татар хатын-кызлары исеменнән барам икән, ярты ел эчендә эшләгән эшләребез, үткәргән чараларыбыз турында сөйләргә кирәк булыр. Ульянда тугыз ел буе эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы рәисе Асия ханым Мөлекованың, Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы рәисе Кадрия Идрисованың миңа, күптән түгел генә җәмәгать эшенә керешкән кешегә, әйткән киңәшләре, күрсәткән теләктәшлекләре турында да онытмаска иде. Ә иң мөһиме - зур тәҗрибә туплап өлгергән оешманың эшен күреп өйрәнергә, үзебезгә файдалы нәрсәләрне отып алырга кирәк.
 
...Ульянга барып җиткәч, безне бик җылы каршылап, чәйләр эчереп, форум залына кертеп утырттылар. Ульян өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин җыелышны башлап,  халык ихтирамын казанган, милләтебез горурлыгы булып танылган Ульяновск өлкәсенең хатын-кызлары белән таныштырып үтте. Алар арасында медицина, мәдәният, мәгариф, сәүдә хезмәткәрләрен күрергә була. Аларның барысы да “Ак калфак” оешмасы тирәсендә кайнаша.  Укымышлы, абруйлы хатын-кызларның җыелышларда әйткән акыллы фикерләре, тәкъдимнәре бик тә үтемле була бит. Безнең Самараның танылган татар хатын-кызларын да барлап, иҗтимагый эшкә тартырга кирәк, дигән фикергә килдем. 
 
Форум делегатларын Ульян өлкәсе хөкүмәте рәисе урынбасары - мәгариф hәм фән министры Екатерина Уба сәламлады, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның тәбрикләү сүзләрен конгрессның мәгълүмати-аналитик идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи ирештерде. Ул Ульян татарларының активлыгын мактап, фидакарь хезмәттә танылган Роза Гыйматдинова, Нурия Татлыева hәм Нурия Турковаларга конгрессның Рәхмәт хатларын тапшырды.
 
Мин дә, алдан уйлап куелганча, ульянлыларның Самара татарларына кылган яхшылыклары турында чыгыш ясадым. Асия ханым Мөлекованың, Рамис һәм Рамилә Сафиннарның Самарага килеп, “Бердәмлек” редакциясен, Халыклар дуслыгы йортын, “Яктылык” мәктәбен һәм Җәмигъ мәчетен карап, кешеләр белән аралашып, Самара татарлары турында репортаж әзерләп, ТНВ каналыннан күрсәтүләре, безне борчыган сорауларга җавап биреп тәҗрибә уртаклашулары турында сөйләгәннән соң, Асия ханым Мөлековага чын күңелемнән рәхмәтләремне әйтеп, бүләкләремне тапшырдым. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюросы әгъзасы, Самараның “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаевның сәламнәрен дә җиткердем. 
 
Форумда чыгышлар күп һәм бик гыйбрәтле булды. Казан кунагы, ислам дине белгече Рамил хәзрәт Юнысов яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирy темасына тукталып: «Ислам диненә кайту - әдәп hәм әхлак сыйфатларын көнкүрешкә кайтару ул. Мөселман хатын-кызларына укырга, гыйлем эстәргә кирәкми, дигән сүзләр дөрес түгел. «Әниләр, үзегезнең балаларыгызга дини тәрбия дә, дөньяви белем дә бирегез, hөнәр өйрәтергә тырышыгыз», - дип әйткән күренекле якташыгыз Закир Кадыйри. Шушы сүзләргә таянып, дәвамчыларыбызны югары әхлаклы кешеләр итеп тәрбияләргә язсын иде», - дип белдерде.  
 
Ульяновск өлкәсенең Милли мәдәниятләрне үстерү үзәге мөдире Нурия Туркова татар-мөселман хатын-кызларының киенү рәвешенә тукталса, Иске Кулатка районы татар автономиясе рәисе Венера Деникаева һәм Новоульяновск шәhәре татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Кәримә Алиуллина, Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фондының Ульяновск бүлекчәсе рәисе Әлфия Санатуллина балаларга милли, рухи-әхлакый тәрбия бирү буенча эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, Димитровград шәhәренең 22 санлы татар мәктәбе директоры Мөнирә Джумаева милли мәгариф учагының эшчәнлеге hәм ун ел дәвамында ирешелгән уңышлары турында сөйләде.
 
- Горур вә сабыр, түземле вә гыйлемле татар хатын-кызлары егерменче гасыр башында ук үзләренең хокукларын яклап чыкканнар, җәмәгать тормышында катнашырга хаклы булуларын белдергәннәр, - дип сөйләде Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендeге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Тәэминә Биктимерова. - Араларында Бәдриҗиhан Акчурина, Нәфисә Сәйфуллина һәм Ләмига Иманкулова кебек гүзәл затларның булуы турында беләбез. Алар милләтебез, туган телебез hәм ислам дине үсешенә бәhасез өлеш керткән кешеләр.
 
Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы рәисе Кадрия Идрисованың чыгышы да гыйбрәтле яңгырады. Яңа туган балага мәгънәле исем кушу, сабыйны дөрес итеп тәрбияләy, катнаш никахларны булдырмаска тырышу, һич булмаса, парыңны яучылар аша эзләү кирәклегенә тукталып үтте ул.
 
Тугыз ел дәвамында Ульян өлкәсенең «Ак калфак» җәмгыятен җитәкләп килгән, аңа нигез салган хаҗия Асия ханым Мөлекова эшләнгән эшләре турында сөйләгәннән соң, өлкә милли-мәдәни  автономиясе рәисе Рамис Сафин милләтебезгә тугрылыклы хезмәт иткәне өчен аңа рәхмәт сүзләре әйтеп, истәлекле бүләкләр тапшырды. Асия апа Мөлекованың “Ак калфак” оешмасын яшьләргә тапшырып, “Мөслимә” мөселман хатын-кызлары оешмасын җитәкләргә исәбе бар икән. Аның үтенечен канәгатьләндереп, «Ак калфак»ка яңа җитәкче - Новоульяновск шәhәренең татар милли-мәдәни  автономиясе рәисе Кәримә Алиуллина сайланды. Ә Асия Галәүтдин кызы «Ак калфак»ның мактаулы рәисе булып калды. Татар милләте өчен янып-көеп йөрүче олы яшьтәге Асия ханымны шулай матур итеп озату, эшенә тиешле бәя бирү бик күркәм күренеш булды. Безнең Самара өлкәсендә дә җәмәгать эшендә эшләгән кешеләрне шулай хөрмәт итә белсәк, бик яхшы булыр иде.
 
Форумда бертавыштан Ульян өлкәсенең бөтен татар хатын-кызларына мөрәҗәгате кабул ителде.
 
Татар хатын-кызларының II төбәкара форумы Мәдәният үзәгенең иҗат коллективы тарафыннан әзерләнгән концерт программасы белән тәмамланды. Ә без бу вакытта юлда идек инде. Самарага кадәр ара ерак булса да, биредәге хәлләр, трибунадан яңгыраган зирәк һәм акыллы чыгышлар, күңелле очрашулар турында уйлана-уйлана кайтып җиткәнебезне сизми дә калганбыз. Бу чарада мин шуны яхшы аңладым: Ульян татарлары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелер өчен безгә әле бик күп эшләргә кирәк булыр. Эше куркытмый аның, кайчакта теләктәшлек, оешканлык, җитәкчеләрнең кирәксенмәве пошаманга сала...
 
 
Хаҗия Асия МӨЛЕКОВА, Кадрия ИДРИСОВА һәм Разия ӘЮПОВА.
 

Разия ӘЮПОВА
Бердәмлек
№ 47 | 22.11.2014
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»