поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.11.2014 Язмыш

Сабирҗан Семенга әйләнсә...

Туганнар белән дус-тату яшибез анысы. Төп йортта озак­ламый 90 яшен тутыручы әби нигезне җылытып торганга шулайдыр инде ул. Бәйрәмнәрдә кайчак өйгә дә сыеп булмый. Баксаң, бөтенебез бергә җыелсак, 60ка тулабыз икән. Тыныч кына тормыш көткәндә тагын кайдадыр туганнарыбыз бардыр, алар безне эзлидер дип уйлап та карамадык. Ә әби һәрчак бертуган абыйсы Сабирҗанны искә ала иде.

“Эзләдек, тапмадык кына”

Әбинең әти-әнисенең тормышлары зарланырлык булмый. Әйбәт кенә яшәгәндә, гаиләлә­ренә кайгы килә. Әтиләре Шагани фаҗигале төстә үлеп китә. Шуннан соң әниләре Вәхибәне үзләрендә хезмәт иткән Хәлиул­лага  кияүгә бирәләр. Аларның уртак балалары булып Мин­не­гөлсем туа. Үги булса да, Хә­лиулла бабай әбием Мәндүмәне дә какмый. Ә менә Сабирҗан абыйны үз итеп бетерми яңа әтисе. 
 
 – 1939 елны абыйны армиягә алдылар. Мин аны басуга кадәр озата бардым. “Их, туганым! Син каласың, мин китәм. Башка очрашмабыз инде. Кайтмам кире. Күрешә алмасак, бәхил бул”, – диде. Шулай итеп, ике туган Мамадыш районы Уразбахты авылы башында аерылышып калды, – дип искә алды әби.
 
Күп еллар узса да, әби бертуганы белән күрешү турында хыялланды. Зурайтып куйган фото­сурәте дә кадерле урында булды аның. Хәтта, без – оныклары да әбинең кайдадыр абыйсы барлыгын белеп үстек. Туганнарыбыз да аны эзләү белән мәшгуль булды. Өч тапкыр “Жди меня” тапшыруына хат язганымны хәтерлим. Аны эзләт­кәндә Шаганиев Сабир­җан Шагани улы дип эзләтә идек. Әле ул гынамы, “Хәтер” китабыннан да әллә ничә актарып карадык. Интернет аша эзлә­неп тә берни ачык­лап булмады. Сугышта һәлак булса, кабере булыр иде дип тә баш ваттык. Тик эзләүнең нәтиҗәсе булмады.
 
Гомерем буе көттем
 
Ә Сабирҗан абый армиядә вакытта сугыш башлана. 1942 елда әсирлеккә эләгә. Алар утырып барган поездны бомбага тоталар. Сабирҗанны исә Роман исемле кеше үзләренә – Джанкой шә­һәренә алып кайтып качыра.  Исемен Семенга әйлә­ндереп куялар. “Ул аларда яши башлый. Юньләп русча да белмәгән бабам Роман белән бергә тоз сатарга йөргән”, – дип искә ала кызы Алла. Әмма әтисе хакында Алла соңыннан гына белә. Әнисе Зинаида бу хәл­ләрне нигә сер итеп саклаган соң? Баксаң, солдат егет белән  16 яше яңа тулган Зинаида арасында мәхәббәт хисләре пәйда була. Алар бергә яши башлыйлар. Тик бәхетле гомерләре кыска була. Ике  елдан, 1944 елның апре­лен­дә Сабирҗанны яңадан сугышка алалар. Бу вакытта Зинаи­даның карынында  1 айлык көмә­не була инде. Абый сугышта хә­бәрсез югала.
 
Зинаида ирен күпме генә көтсә дә, ул кире әйләнеп кайтмый. Яшь хатынга ялгызы гына бала үстерү авыр була. Ул ире хакында да язып калдырган адресыннан башка берни белми. Сабирҗан абыйның туганнарыннан ярдәм булмасмы, алар үзләре янына чакырмаслармы дип ире­нең туган авылына хат язып сала. Әмма җавап хатында өметле хәбәр булмый.  Бер белмәгән, күр­мәгән марҗа хатынын татар авылында канат астына алучы табылмый. Бу вакытта әбием тормышта була инде. Әлеге хат турында белми дә кала ул. Ә Зинаиданың бу хәбәргә күңеле төшә һәм ул башкага кияүгә чыга. Ә кызы Аллага Сабирҗан абыйның язмышын кабатларга туры килә. Ул үги әтиле тормышта яши башлый. Әнисенең бер-бер артлы туган балаларын карау аның җил­кәсендә була.
 
“Иптәшләрем урамда уйный. Минем дә алар янына чыгасы килә. Үзем дә бала, тагын ике кечкенәне карыйсы. Бәләкәй сеңлемне шәлгә төрдем дә, әкрен генә чыгып киттем. Ишегалдына чыгап җитмәдем, ул еларга тотынды. Шулвакытта үги әти ишетсә, миңа эләгә иде инде. Бик авыр тормыш юлы уздым. Рән­җетүләр, кыйнаулар... Нәни кулларым белән үги әтине дә, балаларны да ашата идем. Бер ял күрмичә басуда эшләдем. Менә шул вакытта үз әтиемне юксына идем инде. Аны гомерем буе көттем. Тик ул гына кайтмады”, – ди Алла апа.
 
“Сездә мөселман каны”
 
Зинаида апа моннан дүрт ел элек кенә вафат була. Күңелендә йөрткән серне үләр алдыннан гына ача ул. Бер вакытны Алла апаның оныгы Виктория авырый башлый. Аны кая гына алып барып карамыйлар. Күрсәтмәгән табиб­лары калмый. Аптырагач, бер багучыга алып баралар. Ә ул: “Йөзе­гезгә карагач, ярымай кү­ренә. Сездә мөселман каны ага бит. Бабаларыгыз мөселманмы әллә? – дип әйтә. – Шул туганнарыгызны эзләп тапсагыз, авыру бетәр”. Кияве Виктор әбисе Аллага сорау яудыра башлый. Ә ул әнисе сөй­ләгәнне әйтеп бирә. “Кукмара станциясе, Мамадыш районы, Уразбахты авылында әтием яшә­гән. Анда туганнары бардыр”, – ди. Алла апа аңа кадәр дә туганнарын эзләмәкче була, тик әнисе каршы төшә. “Кирәк булса, табарлар иде”, – дип җавап бирә. Тик үзсүзле, әйткән сүзен үти торган кияве Виктор эзләнергә тотына. Иң элек Хәрби комиссариат аша Сабирҗан абыйның 1944 елның 28 июнендә Латвиядә җирлән­гәнен ачыклый. Шуннан соң әбисеннән алган адрес буенча Татарстанга хәбәр сала.
 
Кырымга рәхмәт!
 
Хәер, туганнарның табышуына быел Украинада булган ва­кыйгаларның йогынты ясаганын да телгә алмый мөмкин түгел. “Эш белән Казаннан ке­шеләр килде. Шунда  аларга бу адресны күрсәт­тем. Дусларым тиз арада җирле үзидарә рәисен табып бирделәр. Аның белән телефоннан аралаштык. Ә ул исә сезнең номерларны бирде”, – дип Виктор Уразбахтыда яшәүче Рәфкать Кәримовка рәхмәтен белдерә.
 
Баштарак телефоныма Украинадан ук шалтыраткач, аптырап киттем. “Без – сезнең туганнарыгыз. Сабирҗан абыйның оныклары Светлана белән Лилия”, – диде алар гаҗәпкә калдырып. Бераз телефоннан аралашкач, Интернет аша языша башладык. Бер-беребезгә фотолар җи­бәрдек. Июнь башында табылган туганнарыбыз ноябрь бәйрәм­нәренә Казанга  кайтасыларын хәбәр итте.
 
Алар кайтасы көнне, очрашасы мизгелне дулкынланып көт­тек. Бер күрмәгән кешеләр, өстә­венә милләт тә башка...  Башта мең төрле уй. Туганыбыз Алла апага әбидән дә кадерле кеше юктыр, дим. Без бит ерак туганнар булабыз... Нәрсә сөйлә­шербез, ничек күңелләренә хуш килергә дип баш ваттым. Самолет төшәсе көн­не үзебезнең милли ризыкларыбызны пешереп туганнарны көттем. Ниһаять, кайтып та җит­теләр.
 
Ничек очрашканны, күреш­кәндә нинди хисләр кичергәнне язып тормыйм. Ә икенче көнне иртәдән Алла апа әтисенең се­ңелләре Мәндүмә белән Мин­не­гөлсем янына ашыкты. Ана карынында ук әтисез калган кеше, 70 елдан соң, апаларын күрә! Алар бик озак кочаклаштылар, Алла апа күз яшьләрен тыя алмады. “Күңелемдәге хисләрне әйтеп бетерә алмый. Миннән бит гомерем буе Казан ятиме дип көл­деләр. Урамга чыгып булмады. Синең беркемең дә юк дияләр иде”, – диде ул. Тиз генә Алла апаның туганнарын исәпләп чыгардык. Үз балалары белән 87 туганы бар икән аның! Ә ул кулдан язылган шәҗәрә агачын кадерләп сумкасына салып куйды. Кайтуга ук күршемә кереп күрсәтәм. Мин ялгыз түгел. Күпме туганым бар икән”.
 
Без күрә белмибез
 
Туганнарыбыз Казанны күреп шаккатты. Самолеттан төшкән көн­не кичке Казанны күреп һуш­лары киткән иде инде. Бездәге тарихи биналарны, Кол Шәриф мәчетен, Кремльнең матурлыгын күреп аһ иттеләр. Свияжск шә­һәренә барып килергә вакыт таптылар. Сүз ара сүз чыгып, Рос­сиягә кушылгач, тормышлары үзгәр­гән­ме, шул хакта да сорап алдым. “Акчага ияләнеп булмый әле. Башлар әйләнде. Кайчак кибетләрдә аңла­мыйча, тиешле суммадан артыкны да калдырып китәм”, – ди Виктор. Алла апа диңгез буеннан ерак яшәми икән. “Бездә туфрак искиткеч файдалы. Яр буена барып ятып, тәннәреңә сөртсәң, яшәреп китәсең”,– ди ул. Олы кызы Светлана Симферополь шәһәрендә яши. “Көнозын эштә булам. Ял итәргә вакытым калмый. Әллә үзебездә булганга, диңгез һавасына исем китми. Без читкә чыгарга тырышабыз. Әле менә Казанны ошаттык. Бабае­бызның нигезен күрергә, йөргән сукмаклары аша узарга җәен тагын кайтмый булмас”, – ди ул. Алла апаның икенче кызы Лилиянең дә башкаланы күреп исе киткән. “Кайда гына булмадым. Мондагы кебек матурлыкка тап булган юк иде әле. Әллә туганнарым табылганга шулай якын ул миңа. Ялтада яшим. Янәшәдә генә диңгез яры. Җәйләрен гел шау-шулы. Яшь тә бара. Шуңа күрә озак­ламый тынычрак шәһәргә күчәргә җыена­быз”, – ди ул.
 
Туганнарыбыз белән аерылышыр вакыт та җитте. Аэропортка килгәч, Алла апа паспорты эчен­нән бөгәрләнеп беткән, яшькелт төстәге кәгазь кисәге чыгарды. Ул аның туу турындагы таныклыгы икән. Анда әтисе – Шаганиев Семен Игнатович диелгән. Сабир­җанның Семенга әверелүе туганнарны әнә шулай итеп 70 елга аера. 
 
 
Туганнарның сөйләшеп сүзләре бетмәде...
 
 
Әлеге таныклык – иң кадерле истәлек 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ 167 | 14.11.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»