поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.11.2014 Мәдәният

Кемдер калыр барыбер сагынып... (ФОТО)

Каташ-Каран авылы Минзәлә елгасының Каран инеше дип аталучы уң кушылдыгы буенда, район үзәгеннән 8 чакрым ераклыкта урнашкан. 2002 елда халык санын 402 кеше (татарлар) тәшкил иткән. Халкы игенчелек, терлекчелек, умартачылык, вак кәсепчелек белән шөгыльләнә. Бездә тугызъеллык мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, өч кибет эшли.

1920 елга кадәр авылыбыз Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Әлмәт-Мулла волосте составында тора. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында була. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районы составында.

1971 елның җәендә әткәй яңа йорт җиткерде. Осталар килгәнчегә кадәр, искесен сүтеп, яңа нигезгә урын әзерләргә кирәк иде. Нияз абый сабакташ дусларын чакырды да, бер көтү егет, өмә ясап, без үскән агач өйне күз ачып йомган арада сүтеп-чәчеп, җир белән тигезләп тә куйдылар. Нәкъ шул елда Нияз абый, Сарман урта мәктәбен тәмамлап, документларын Казан университетының журналистика бүлегенә тапшырып кайтты. Әнкәйләрдән ишетеп белүемчә, аңа, райкомга чакырып, Мәскәүнең халык­ара мөнәсәбәтләр институтына барырга тәкъдим иткәннәр. Ул елда безнең районга ниндидер бер квота эләккән булган, һәм бу мөмкинлекне мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлаган, спортта да, җәмәгать эшләрендә дә активлык күрсәткән егеткә бирергә булганнар, күрәсең. Ләкин Нияз абый мәктәптә укыган чагында ук шагыйрь булып танылган, күңелендә милли хисләр дөрләп торган, ныклы бер кыйбла тапкан егет иде. «Мин үз халкыма хезмәт итәргә тиеш!» – дип әйткән ул шулчакта әнкәйгә. Әнкәй моңа сөенгән инде, әлбәттә, Мәскәү бик ерак булып тоела иде бит ул заманда. Һәм абый Казанга юл тотты.
 
Иске өйне сүтеп ташлагач, аңа керү имтиханнарына әзерләнерлек урын калмады. Хәер, күршебездәге мәктәптә урын җитәрлек анысы, әткәй дә, әнкәй дә шунда эшли, мәктәп безнең өчен туган йорт кебек иде. Ләкин абый, нишләптер, безнең бәрәңге бакчасына кыйгач кына урнашкан зиратка барып укып утырды. Зиратның безгә караган башында 1920 елларда ачлыктан, тифтан үлгән кешеләрне гомуми каберлек ясап җирләгән булганнар. Ул каберләр инде иңеп беткән, тигез чирәмлек хасил булган. Менә шул чирәмлекнең бер читендә карт кушкаен үсә иде. Абый шул каенның каерылган чатына сикереп менеп утыра да, китапка чума. Әйе, ул Казан университетына керергә зиратта әзерләнде, шул зираттан олы юлга чыкты һәм... тагын 36 елдан, 2007нең 13 август көнендә, шагыйрь Нияз Акмалның гәүдәсе шушы зиратка – мәңгелек йортына кайтып керде.
 
Бу зиратта тагын әле әткәебез Әхмәтрәшит Әкмәлетдин улы һәм әбекәй Бибимәчтүрә Гайфулла кызы да җирләнгән. Ә инде башка әби-бабайларыбызның асыл сөякләре аръяк урамы зиратында җиргә иңдерелгән. 
 
Тик менә исеме безнең фамилиягә әверелгән Әкмәлетдин Афзалетдин улының (1884-1919) кабере билгесез. 1919 елда аны гражданнар сугышына алып китәләр. Әбекәебез Бибимәчтүрә Гайфулла кызы аны биш баласын куенына кысып озатып кала. Бу вакытта аларның иң олы кызлары Кәнделбанатка 8 яшь, ә төпчекләре Әхмәтрәшиткә нибары 6 ай була. Әткәй 1950 нче еллар башында атасының язмышына беркадәр ачыклык кертүгә ирешә. Авылның Нурәхмәт исемле аксакал карты озак еллар күңелендә саклап йөрткән серен сөйли аңа. Ул Әкмәлетдин бабай белән бергә хезмәт иткән. Бервакыт солдатлар арасында тиф авыруы котырына. Ике авылдаш Самарадагы лазаретка эләгәләр. Нурәхмәтнең хәле җиңелрәк булган, күрәсең, ул Әкмәлетдин яткан палатага кереп йөри. Бабайның хәле авырайганнан авырая бара. Соңгы керүендә аның урыны инде буш була. Монда өметсез дип табылган каты авыруларны дәвалап азапланмыйлар, лазарет янындагы чокырга чыгарып ташлыйлар икән. Нурәхмәт авылдашын эзләп, шул чокырлар тирәсендә йөри, җан биреп ыңгырашып яткан кешеләрне күрә, әмма Әкмәлетдинне таба алмый. Ничәмә-ничә буын мулла нәселенең бер асыл вәкиле булган гыйлем зат, биш бала атасы, ниндидер бер пычрак чокыр төбендә җан биргән. Безнең нәсел кешеләре, менә шушы җинаять өчен генә дә, боларга гомерләре буе ләгънәт укырга бурычлыдыр...
 
Безнең нәсел Каташ-Каран авылына XIX гасырның икенче яртысында килеп төпләнә. Халкының байтак өлешен башкорт сословиесендәге җирбиләүчеләр тәшкил иткән авыл шактый ук баеп киткән, һәм балаларына гыйлем-тәрбия бирү өчен укымышлы дин әһеле таләп ителгән, дип уйларга кирәк: күршедәге Бикмәт авылыннан бабабыз Афзалетдин Хәбибулла улын (1852-1897) мулла итеп чакырып китерәләр. Аның белән бергә бирегә энесе Гыйльфан да күченеп утыра (хәзерге вакытта Галиәсгар Камал исемендәге театр актрисасы Фәридә Сафинаның әбисе ягыннан нәсел тамырлары менә шул Гыйльфан бабайның Таҗетдин исемле улына барып тоташа).
 
Афзалетдин хәзрәт карамагындагы мәдрәсә шактый ук абруйлы уку йорты буларак таныла. Нәкъ шул елларда биредә атаклы шагыйрь Гали Чокрыйның да хәлфәлек иткәнлеге мәгълүм. Бу вакыйга Нияз Акмалның «Үзем турында үзем» дигән мәкаләсендә болай чагылыш таба:
 
«Дамир абый Гарифуллин­ның китапларын укучылар беләләрдер: авыллар тарихын, аерым шәхесләрнең шә­җәрәләрен өйрәнүдә соңгы еллар­да аннан да күп эшләүче юк.
 
Менә шушы Дамир абый Гари­фуллин, берникадәр вакыт үткәч, миңа хәбәр итә:
 
– Беләсеңме, мин Гали Чок­рыйның эзенә төштем бит, – ди.
 
– Ничек? Чыннан да, безнең якларда мөгаллимлек иткәнмени?! – дим мин, гаҗәпләнеп.
 
– Әйе, атаклы шагыйребез Гали Чокрый синең туган авылың Каташ-Каранда, синең Әкмәлетдин бабаңның атасы Афзалетдин мулла мәдрәсәсендә укыткан, – ди Дамир абый. Соңыннан ул моны, документлар белән раслап, матбугатта язып та чыкты.
 
Менә шундый хәлләр. Димәк, минем әткәмнең атасының атасы әдәбиятка бер дә битараф кеше булмаган, үз янына Гали Чокрый кебек зур шагыйрьләрне чакырган...»
 
Афзалетдин бабабызның җәмәгате Зөһрә әби дә зур гыйлемле остабикә буларак таныла, халыкның рәхмәтен һәм ихтирамын казанып яши. Шунысы да кызыклы: Әкмәлетдиннең энесе Әхмәтсәлим Афзалетдин улы күрше Азалак авылыннан нәкъ менә Зөһрә исемле кызга өйләнә. Әхмәтсәлим абзый гомеренең соңгы көннәренә кадәр авылда мулла булып торды, Зөһрәтти абыстай вазифасын башкарды. 1990 еллар башында салынган яңа мәчеткә, дини хисләр изелгән Совет заманында авылда иман нурын саклап калган шушы батыр йөрәкле хатын-кызның рухына багышлап, аның исеме бирелде. Бу инде аның каенанасы Зөһрә остабикәнең якты исемен дә мәңгеләштерү иде.
 
Сүз уңаенда әйтеп китим: Нияз Акмалның «Күгәрчен сөте» повестенда нәкъ менә шушы гаилә игътибар үзәгенә алынган. Мулла Әхмәтсәлим абзый һәм аның улы – колхозның партия оешмасы секретаре Әсгать Сәлимов бер йорт эчендә дуслыкта-татулыкта гомер иттеләр. Уникаль күренеш иде бу. Шушы хәл үз вакытында күп кенә шикаятьләргә дә сәбәпче булды. Әмма Әсгать абый, бернигә карап тормастан, «перспективасыз» дип табылган авылны саклап калу, үстерү өчен тырышты һәм морадына иреште. Аңа партия билеты шуның өчен генә кирәк булгандыр да әле. Заманалар үзгәргәч, ул, уллары Әхсән һәм Тәлгать белән бергәләп, мәчет салуда башлап йөрде, мәхәллә җитәкчеләренең берсе булды.
 
Шунысы да кызыклы: Афзалетдин бабайның мәгърифәтчелек эшен Совет елларында аның оныгы – безнең әткәебез Әхмәтрәшит Әкмәлетдин улы (1919-1984) дәвам иттерде. Ул хезмәт юлын 1939 елда Сарман урта мәктәбендә математика укытып башлый, 1940 елда армиягә алына, сугыштан кайткач, Кәүҗәк, Янурыс авыллары мәктәпләрендә директор булып эшли, 1960 еллар башында үзебезнең авылга кайта, Кала таудан чыгарылган таштан зур мәктәп салдыра. Әткәй озак еллар дәвамында шушы мәктәптә җитәкчелек итте. Ә инде 1990 елларда биредә аның улы – безнең олы абыебыз Әхмәтнәҗип Әхмәтрәшит улы (1948) директор булып эшләде.
 
Инде авылыбызның тарихына тукталыйк. «Татар энциклопедиясе»ндә, авылга XVII йөздә нигез салынган, дип мәгълүмат бирелә. Ләкин бу ышандырмый. Чөнки мәкаләнең авторы авылның үзен барып карамаган, бәлки архивтан табылган иң әүвәлге документка гына нигезләнеп фикер йөрткән, күрәсең. Ә бит иң беренче эш итеп, авыл янындагы географик атамаларга игътибар итәргә кирәк иде. Каташ-Каран авылы Кала тау дигән биек калкулык итәгендә урнашкан. Бу тау якын-тирәдәге 30-40 чакрымда доминанта булып тора. Без бәләкәй чакларда Әхмәтсәлим абзыйның: «Элек һава чиста иде, якты-аяз көннәрдә Кала тау башыннан Чаллы элеваторын шәйләп була иде», – дип сөйләгәне хәтердә. Ә Чаллыга бездән кош юлы белән 50 километр чамасы. Чик буйларыннан үзәккә хәбәр бирү өчен кулланылучы Кала таулар системасы Идел буе Болгар дәүләте чорында ук барлыкка килә ләбаса. Ә инде хәбәр бирү тавы бар икән, димәк, аның итәгендә хәбәр бирүчеләрнең торак пункты да урнашкан булган. Кем белә, XIII гасырда монгол чирүенең якынлашуы турындагы дәһшәтле хәбәрне Болгарга безнең бабайлар җиткергәндер.
 
Аннары безнең авылның урыны, ландшафты да торак пункт салу өчен махсус ясап куелган шикелле бит: янәшәдә генә балыкка бай Минзәлә елгасы, болынында билдән печән үсә, әрәмәләр киек кош-корт белән тулган. Кырларда уңдырышлы кара туфрак. Биек басулардан ике инеш йөгереп төшеп, авылның нәкъ уртасында кушыла, һәм юлын Минзәлә елгасына таба дәвам иттерә. Шул инешләрнең ярларына яраклашып, ике төз зур урам, Урта урам, Чүкеч урам барлыкка килгән. Менә шушы мантыйкка нигезләнеп фикер йөртсәк, авылның күпкә алданрак, Болгар дәүләте чорыннан ук яшәп килүе күзаллана.
 
Авылның атамасына килсәк, ул нәсел-ыру исменә бәйле, дип фаразланыла (борынгы җанисәп материалларында бу атама «Каран при реке Каташ» дип күрсәтелә). Каран исеме белән аталучы берничә авыл мәгълүм. Аларның беренчесе әүвәлге заманнарда хәзерге Арча районы территориясендә булган, хәзерге Сарман районында Каташ-Каран һәм Яхшы Каран дигән атамалы авыллар бар, Башкортстан җирендәге Җилем Каран авылында татар әдибе Мәҗит Гафури туып үскән. Кыскасы, бу авылларның тарихын өйрәнеп, бер нәсел-ыруның үткән юлын күзаллап булыр иде. Ләкин монысы аерым тикшеренүне таләп итә торган мәсьәлә.
 
ХХ гасыр башында Каран тирә-юньдә иң тернәкле авылларның берсе була, аны халык телендә «Байлар авылы» дип тә йөртәләр. Халкы игенчелек һәм терлек үрчетү белән шөгыльләнә. Авылда мәчет, мәктәп, су тегермәне, 2 ярма яргыч, 3 ашлык киптергеч була. Бу вакытта авылның җир биләмәсе 2315,6 дес. тәшкил итә. Каранны Сәхау, Ахун, Гали байлар тотып тора. Алардан калган зур таш амбарлар озак еллар колхоз складлары буларак файдаланылды. Гали байның милли архитектура үрнәге итеп бәяләнерлек утары 1990 еллар башында сүтелде. Аның беренче каты таштан, икенче каты агачтан төзелеп, тәрәзә йөзлекләре, кәрнизләре, яңгыр колашалары, хәтта калай морҗаларына кадәр милли орнаментлар белән бизәкләнгән иде. Бу бинаның бер өлешенә бригада йорты, калган бүлмәләренә медпункт, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты урнашкан иде. Гали байның таш амбарлары, ат абзарлары да колхоз милке булып торды. Авылның борынгы мәчете 1930 елларда сүтелә. Аның манарасын Җәзекәү (Языково) авылыннан килгән кешеләр кискән, дип ишеткәнем булды. Элек кантон үзәге булып торган бу рус авылы хәзер таркалып беткән инде. Мәчет материалларын идарә йорты, аннары мәктәп интернаты төзегәндә кулланганнар. Бу бина әле дә исән, ул безгә күрше генә урнашкан мәктәп ишегал­дында буш тора.
 
Совет чорында авылда оештырылган колхозга, ни өчендер, «Марс» ди­гән исем биргәннәр. Сугыштан соңгы елларда хуҗалык киндер орлыгы сатып, республикада беренчеләрдән булып миллионер колхозлар исемлегенә керә. Киндер суктыру комбайнын күрше Янурыс авылындагы һәвәскәр уйлап табучы Гарифетдин Шиһапов ясый. 1950 еллар ахырында «Марс» колхозы әнә шул янурыслылар белән берләшеп, Серго исемендәге зур хуҗалык барлыкка килә.
 
Шагыйрь һәм прозаик Нияз Акмал – менә шундый тирән тарихлы авылга килеп төпләнгән дин әһелләре нәселенең затлы бер вәкиле. Без язучының әсәрләрендә авылның үткәнендәге вакыйгаларны, аның үзенчәлекле характерлы кешеләрен танып алабыз. Мәктәп елларында ук ул район газетасында «Ярлар һәм яралар», «Такташка җавап» исемле поэмалар белән беррәттән, «Сугыш тавы» дигән күләмле шигъри әсәрен дә бастырып чыгарды. Биредә Янурыс авылы белән Каран халкы арасында барган низаг сурәтләнә. Шушы ике авыл арасында кайсыдыр бер заманда Минзәлә болыннары өчен тартыш барган, кайбер елларда бу бәхәс йодрыклап сугышуга чаклы барып җиткән. Караннар җиңеп чыккан, әлбәттә. Шушы сугыш булган калкулыкны әле бүген дә «Сугыш тавы» дип атап йөриләр. Әсәрдә әлеге ике авыл халкының Совет чорында бер колхоз булып, дуслыкта-татулыкта яшәве сурәтләнә. Нияз абый, зур шагыйрь булып киткәч, бу поэмасын беркайчан да кешегә күрсәтмәде, кемгәдер сөйләгәнен дә хәтерләмим, ләкин әсәрнең күп кенә детальләрен без аның «Сарман җыры» поэмасында очратабыз. Шагыйрьнең «Гармунчы Әүхәт», «Нәҗибә апа», «Зиратта» кебек шигырьләрендәге, «Серле кайтаваз», «Кол» повестьларындагы портретлар туган авылының конкрет кешеләренә нигезләнеп тудырылган.
 
...Нияз Акмал Каташ-Каран авылы зиратында мәңгелек йокыга талган. Аның кабер ташына үзенең шигыреннән «Кемдер калыр барыбер сагынып...» дигән сүзләр уеп язылган. Туган туфрак, үзеннән яралган баласын, читләргә җибәрмичә, куенына алды. Әби-бабайларыбызның маңгай тире тамган, дин өчен, дәүләт өчен барган аяусыз яуларда каны коелган, никадәр тарихның шаһиты булган изге, мәрхәмәтле туфрак! Шагыйрьнең шушы туфрактагы гүре нурлы, җылы булса иде, дип дога кылыйк.
 
Чыганак:
Башкорт әдәбияты тарихы. Т.2. – Уфа, 1990. 186.
ЦГИА РБ. Ф.172, Оп.1, Д.104, Л.35. 
РГАДА. Ф.350, Д. 3801 (команда старшины Суюндука Тукбаева).
ЦГИА РБ. Ф.138, Оп.2, Д.292; Ф.172. Оп.1, Д.150.
Населенные пункты Башкортостана. Ч.1. Уфимская губерния. – С.302; ЦГИА РБ.
Ф.138, Оп.2, Д.755, Л.767.
 
 
Нәни Нияз. 1960 ел.
 
 
Нияз Акмал туган нигезендә атасы Әхмәтрәшит  Әкмәлетдин улы һәм анасы Хәлимә Шиһабетдин кызы белән. 1980 ел.
 
 
Ташһәйкәл
 
Нәсим Акмал – журналист, Татарстан радиосының әдәби-нәфис тапшырулар шеф-редакторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
 

Нәсим АКМАЛ
Безнең мирас
№ 11 |
Безнең мирас печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»