поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
13.11.2014 Җәмгыять

Журналистлыктан – тәрбиячегә, яки Казанда эш табуы авырмы?

Танышым инде бер еллап эш таба алмый. Хәер, берничә җиргә урнашып карады каравын. Тик эшне эшләүдә бер хикмәт, яратып эшләүдә ун хикмәт, диләрме әле, күңеленә берсе дә ошамый. Кайсында җитәкчесе кырыс, кайсында хезмәт хакы түбән, кайсында авыр күтәрергә кирәк, яллары юк. Кыскасы, кыз да булсын, буаз да булсын дия-дия, танышым бүген дә эшсез. Казанда чынлап та эш табуы шулай авыр микәнни соң?

Бездәге эшсезләрнең 20 проценты 18дән 29 яшькә чаклы яшь кешеләр икән. Ә менә Росстат мәгълүматлары буенча соңгы елларда Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе Россия буенча иң түбәне булып санала. Ул бары 3,3 процентны тәшкил итә. Күпме бу, азмы? Чагыштыру өчен иң югары күрсәткечне мисалга китерергә була. Эшсезлек дәрәҗәсе Төньяк Кавказ федераль округында 10, 8 процентка җитә. Башны юләргә салып, мин дә эш эзләп карадым әле. Ни хикмәт, югары белемем, эш тәҗрибәм юк дип әйтсәм  дә, эш табарга була икән.

Эшне кайдан табарга? Беренче чиратта, күпләр газетадагы игъланнарга игътибар итә, интернетта казына башлый. Монда төп башына утыртып калдыра торган белдерүләр дә шактый шул. Әнә шул капкынга эләгеп, чын-чынлап эш эзләүче шактый вакытын әрәм итә дә. Игъландагы номер буенча шалтыратам.
 
– Без шәһәр үзәгендә урнашканбыз. Паспортыгызны алып килегез. Әңгәмә булачак.
 
Кызык өчен генә эш эзләсәм дә, дулкынландыра. Белгән догаларны укый-укый, рәсмирәк кыяфәттә киенеп-ясанып, дипломымны алып, шәһәр үзәгенә юл тотам. Тик... офиста утыручы яшь кенә кызга синең дипломың кирәк түгел икән бит, паспортыңны сорый да:
 
– Булачак пенсиягезне башта дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчертәбез дә, аннары теләгән сорауларыгызны бирә аласыз, – дип кыстый башлый. Нишлисең, беләсе килә бит инде нинди эш тәкъдим итәчәкләрен, шәһәр үзәгенә кадәр килеп тә, буш кул белән кайтып китәсе килми, паспортны бирми чара калмый. Ул исә, үзенә тагын бер клиент таптым дип шатланып, сиңа берничә телефон номеры суза, бу эш тәкъдим итүчеләр белән элемтәгә керү номерлары икән. Шалтырата башлагач, берсе – Мәскәү номеры, икенчесе Калининградныкы булуы ачыклана, менә сиңа эш...
 
Күп игъланнар челтәрле маркетингка барып тоташа. Монда эш тәкъдим итүчеләрнең ниләр сөйләп кызыктырганнары турында «ШК»ның алдагы саннарында  язган да идем инде. Кыскасы, тагын бер капкын.
 
Эзләнә торгач, берничә эш таптым. Берсе – телефонда оператор, икенчесе – яңа ачылган медицина үзәгендә регистратурада утыручы хезмәткәр, өченчесе – офиста сәркатип, дүртенчесе – укытучы (педагог белемем булмаса да,  махсус курслар узарга була икән), идән юучы, кибетчеләр турында әйтеп тә тормыйм инде. Яңа ачылган шәхси балалар бакчасына исә бигрәк тә кыстап чакырдылар. Ике телдә дә яхшы сөйләшкән хезмәткәрләргә кытлык икән аларда.  Хезмәт хаклары 6-15 мең тирәсе. Кыскасы, эш җитәрлек. Авито.ру сайтын ачсаң гына да 18 меңнән артык вакансия тәкъдим итәләр.
 
Ә танышым һаман эшсез, сәбәбе нидә икән соң дип уйлана башладым. Әйтик, шул ук Авитога сатарга машина куйдың ди. Башта бик кыйбат бәягә тәкъдим иттең, алучы булмады, акрынлап бәяне төшердең, шалтырата башладылар, минимумга кадәр төшергәч, алучы да табылды. Эш белән дә шулайрак түгелме соң? Таләпләрне бераз киметеп, бәлки, аз хезмәт хакына да риза булып эшли башларгадыр? Аннары эш урыныңда үзеңне күрсәтеп үсәргә, камилләшергә мөмкинлек булгач, хезмәт хакы үзеннән-үзе күтәреләчәк ләбаса.
 
Эштән оялмаска кирәк. Идән юучы, официант, завод хезмәткәре, пешекче – болар да һөнәр ияләре. Алар да ярыйсы гына акча эшли ала. Ни дисәң дә, эшсез кешегә караганда, күкәй сала торган тавык яхшырак, диләрме әле? Күршебездә яшәүче Айрат – югары белемле юрист. Тик нигәдер таксист булып эшкә урнашты.
 
– Ике машина сатып алып, аларны таксига арендага бирдем. Үзем дә таксига эшкә урнаштым. Юрист булып, эш таба алмадым. Шуңа да, вакытлыча такси эше дә ярап торыр, дидем. Эшләми ятканчы эшләсәң, аз булса да, акча керә бит. Шулай мин менә ипотеканы, кредитларымны түләп бара алам. Югары белем, диплом, юрист башым белән таксида йөримме дип яткан булсам, бәлки, ачка тилмергән булыр идек, – ди Айрат.
 
Ә кемнәрдер менә шул үзенә булган югары бәяне төшерә алмый интегә дә инде.
 
Яраткан, күңелеңә ошаган эш табу да бик мөһим. Әгәр эш сиңа ошамый икән, ул һәрвакытта да иң авыры, күңелсезе булып тоеладыр, мөгаен.
 
– Мин иртәдән бирле заводта, тавыштан колакларым тона, ә күрше Сәкинә мәктәптә укытып та, миннән күбрәк хезмәт хакы ала. Укытучының нинди эше бар соң аның, күтәрми-төшерми, – ди Фирая апа.
 
Юк шул, Фирая апа, һәр эшнең дә үз авырлыгы, күрше тавыгы гына күркә булып күренә ул. Кайбер укытучыларның, киресенчә, заводка чыгып качасы килгән чаклары да буладыр әле, кем белә?
 
Эш җитәрлек Казанда. Бер кешегә берничә вакансия дә туры килә әле. Сайлап алу мөмкинлеге дә бар. Ярты көн эшлисеңме, көн аралашмы, эш графиклары да сыгылмалы. Эш һәм мәшгульлек үзәкләре дә эшсезләрне кабул итәргә әзер. Вакансияләр ярминкәләре дә гел үткәреп торалар. Бары тәвәкәлләргә генә кирәк...
 
PS. Кеше биш ел саен эш урынын алыштырып торырга тиеш, ди япон галимнәре. Әмма мин эш урыннары тапсам да, журналистлыктан тәрбиячелеккә китә алмам, ахры...

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»