поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
13.11.2014 Милләт

Мә хәзә бәйтүн?

Баланың теле ачылуга, кайчан һәм ничек сөйләшә башлавына тирә-юньнең йогынтысы искиткеч зур дип әйтсәм, әллә ни ачыш та ясамам. Әмма татар гаиләләрендә килеп туган хәлләр, ана теленә мөнәсәбәт күпкә катлаулырак. Гаиләдә үзара татар телендә сөйләшүче ата-аналар да саф ана телендә генә аралашмый икән. Үзебез дә моның шулай икәнен бала сөйләшә, без әйткәнне кабатлый башлагач кына аңладык.

Ату пычрак керә... 

Кулланылышка кергән кайбер сүзләрнең рус те­лен­дә әйтелгәнен дә улым Әнвәрнең авызыннан ишет­кәч, аптырап калдым. Теле бик иртә  ачылып, сөйләшә башлавы безнең өчен бер сөенеч булса, һәр сүзне кабатлавын көтелмәгән яңа­лык буларак кабул иттек. Чөнки ул да нәкъ безнең кебек сөйләшә башлады. “Ату пычрак керә”, “пока юк”, “потом”, “потому что”, “конечно” кебек телгә килеп кергән “паразит” сүзләрне без шунда ук юкка чыгара башладык, ягъни кулланмаска тырыштык. Ачуыбыз чыкканда да итагатьле генә сөйлә­шәбез. Чөнки андый сүзләр­не сабый­ларның җайлы итеп кенә башкалар алдында кабатларга торуын бала үстергән һәркем аңлый торгандыр. Шулар урынына “алайса”, “әкәмәт”, “хәлләр булган”, “менә шулай”, “шәп”, “шәп булган” кебек хис-тойгы белдерә торган сүз һәм сүзтезмәләрне өйрә­тергә тотындык. Сабыйлар өчен андый сүзләр дә бик кирәк икән. Бигрәк тә үз сүзен раслап куярга тырышучы балалар үсә бит хәзер. Тырыша торгач, теләгебезгә ирештек: бала теге сүзләрдән бизде, татарча гына сөй­ләшә башлады.
 
Мама, папа эштә?
 
Рус сүзләренең күбесе мультфильмнар аша килеп керә. Мәсәлән, “Маша һәм аю” мультфильмын балалар бик ярата, чөнки анда хәрәкәт күп. Хәрәкәт аша барысын да аңлап утыра. Машаның теше авыртканын да белә, үзем дә конфет-шоколад ашамаска ки­рәклеген сөйлим. Әмма бала сөйләменә кабат русча сүзләр, сүзтезмәләр килеп керә. “Хочу есть”, “скорую вызывали”, “не дам”, “мама-папа” кебек сүзләрне куллана башлый. Хәзер инде күбесенең тәрҗемә, алыштыра торган сүзләр икәнен дә аңлый башлады кебек. Әти – папа, әни – мама дип кабатлап та йөргән иде. Балалар өчен татарча электрон әлифбалар, уенчык хәрефле компьютерлар кирәк. Мә­сәлән, русча электрон “Букварь” ул русча сөйләшә, русча җырлый, баланың фи­керләвен дә русча үстерә. Татар гаиләсендә үскән сабый анда әйтелгән күне­гүләрне аңлап та бетерми, әмма ул аларны кабатларга мәҗбүр. “Әни, сау бул, дип әйтте ул”,  – ди. Электрон “Букварь” ябылганда хушлаша икән. Их, татарча булсын иде ул, безнең дә бит ти­зәйт­кечләр, табышмаклар, балалар шигырьләре, җыр­лары җитәрлек. Күпме генә эзлә­сәм дә, андый уенчык, электрон татар телле “Әлиф­ба”­ларны таба алмадым. Белү­челәр булса, бәл­ки ярдәм итәрсез.
 
Хәзер инде нишләргә? Аптырагач, “Татармульт­фильм” оешмасы тарафыннан төшерелгән мульт­фильм­нарны карый башладык. Бала аларны өч минут та карамый, уенчыклары янына  китә. Белгечләр моңа бәяне үзләре бирер, әмма аны 3 яшьлек бала да, 8 яшьлеге дә карамый, махсус сынап карадым. Хәзер мөмкинлек­ләр бар, балалар өчен мультфильмнарны башкачарак та төше­рергә булыр иде. Безгә әле дә балалар рә­хәт­ләнеп карый торган үзе­безнең героебыз җитми. Шул ук Шү­рәлене төрле хәлләргә куеп уйнатырга мөмкин булыр иде. Бер “Шүрәле” мульт­фильмы ясадылар да, шу­ның белән вәссәлам. Шәх­сән минем өчен үз телемдә, Тукай ши­гырь­лә­рен дә кулланып эшлә­гәннәре өчен генә кадерле алар. Әмма бала карарлык итеп төше­релмәгән, шунысы борчуга сала.
 
Һәрвакыт җыр-музыкага кушылып авызын ачкан улыбызга без “Туган тел” ши­гыренең беренче куплетын ятлаттык. Интернеттан әле­ге җырны башкаручыларны тыңлыйбыз. Илһам Шакиров, Салаваттан башлап үзе кебек балаларның да шушы җырны башкарулары ошый. Тагы, тагы дип кенә утыра. Алар хәзер йокларга кайтып киттеләр дигәч кенә туктый. Рәхмәт Тукаебызга, уңдык без бу шигырьдән. Шул шигырьне ул хәзер әби-бабайга да, машиналарга да сөйли. Үзе генә уйнаганда, машинада йөргәндә  җырлап та җи­бәрә. Әлли-бәлли-бәүгә көйләп, йок­ларга да яткан була.
 
Телләр өйрәнәбез
 
Соңгы вакытта өйдә гарәп теле өйрәнүебез дә балага тәэсир итми калмады. Авыз ачып бер сүз әйтеп булмый, кабатларга гына тора. Гарәп теленең күп сүзләре безнең сөйләмдә бар, шуңа да якын тоелдымы, бала һәр әйткән сүзне отып бара. Шулай бакчадан кайтып ки­ләбез. Улым, безгә бүген авылдан апа килә, ул монда укырга килә, дип сөйлим. Ул бер дә аптырамады: “Алайса, мә хәзә бәй­түн”, – дип куйды.  “Әйе, улым, мә хәзә? Хәзә бәйтүн. Хәзер өйгә кайтып җитәбез”, – дип җавап бир­мичә булдыра алмадым.
 
Телне өйрәнү өчен, чыннан да, җирлек кирәк. Әгәр дә без татар гаиләсендә татарча сөйләшмибез икән, ул бала татар телендә аралашмаячак. Чит тел, бигрәк тә рус теле,  аңа урамда да, телевизор аша да, балалар бакчасында да йогынты ясаячак. Татар телен өйрәнү соңгы вакытта гадәти кү­ренештән бигрәк курчак уенына әйләнеп бара. Аралашмыйбыз, кулланмыйбыз, әмма һаман өйрәтергә тырышабыз. Игътибар итсәгез, үзебез дә элеккегә караганда татарча азрак аралашабыз бит. Һәм моңа бик аптырамыйбыз да.
 
...Балалар бакчасының татар төркеменә эләгүе­без­не соңрак кына белдек. Ә кайбер катнаш гаиләле ата-ана­лар моңа канәгать тә булмады. Балаларга татарча әкият укыйсызмы, нинди шигырь­ләр өйрәндегез, татар телен­дә күбрәк белүен телисезме, кебек анкета сорауларына җавап биргән идек. Кем­нәрдер “әйе” дип язганда, күпчелекнең “юк” дигәненә гаҗәпләнергә дә кирәкми. Араларында Тукай язганча, “сознательныйлары” да юк түгел: “Татар телен өйрәнү кирәк”, – ди андыйлар.

Рәсимә МУЛЛАЯНОВА
Ватаным Татарстан
№ 163 | 12.11.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»