поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.11.2014 Мәдәният

Пенсионерлардан торган Язучылар берлегендә әдәбиятка яшьләрнең ник аз килүе турында сөйләштеләр

Татарстан Язучылар берлегендә узган әдәби берләшмә җитәкчеләренең республика семинарында иң зур проблемаларның берсе дип әдәбияткә яшьләрнең аз килүе, килгәннәренең дә сыеграк булуы күрсәтелде. Язучылар берлегендә әгъза булып торучыларның күбесе пенсия яшендә икән. Бу, әлбәттә, бик шатлыклы күренеш түгел. Әлеге язмада шул проблемага җентекләбрәк тукталмакчы булам.

Бала-чага шөгыле түгел

Эстрадада гына ул хәреф таный башлаганчы ук «йолдыз» булырга мөмкин. Әдәбияттә алай булмый. Монда ботлар озынлыгы да, түшләр ачыклыгы да хәл итми. Һәм язучының юк талантын компьютерда көйләп, матурлап, көчәйтеп тә булмый. Һәм роман-повестьләрне дә, хәтта дүртьюллык шигырьне дә фонограммага язу мөмкин түгел. Шуңа күрә әдәби иҗатны бала‑чага шөгыле кебек күзалларга кирәкми. Әдәби иҗат – талант, осталык һәм тормыш тәҗрибәсе таләп итә торган авыр хезмәт. Монда сиңа беркем дә, бернәрсә дә ярдәм итә алмый һәм бары тик үз тырышлыгың белән генә нәрсәгәдер ирешә аласың. Шул ук вакытта талантың, осталыгың, тырышлыгың булып, әллә күпме әсәрләр язу да сиңа бернинди дә гарантия бирә алмый. Бөтен гомерен әдәбияткә багышлап, язган әсәрләренең бер тиенгә дә тормавына, беркемгә дә кирәкмәвенә тулы ышаныч белән үлеп киткән Эдгар По кебек бөек фаҗигаләре дә бар әдәбиятнең.

Шуңа күрә бик бәхетле очракта да, язучы, сәнгатьнең башка төрендәгеләргә караганда, соңрак, шәхес буларак буын ныгытып, иҗат һәм тормыш тәҗрибәсе туплагач кына таныла. Берлек әгъзаларының уртача яше зур булу шуның белән дә аңлатыла. Ләкин проблема бар. Яшьләр арасында әдәбияткә тартылу кимеп бара. Сәбәпләре, әлбәттә, күп төрле һәм аларның кайсы беренчел икәнен дә төгәл билгеләрлек түгел.
 
Рус әдәбияте
 
Сәбәпләрнең иң зурысы – Россия сәясәтенең әдәбиятне инкарь итү юнәлешен сайлавы. Башка зур дәүләтләр, әйтик, шул ук Америка аны идеологик коралга әйләндергән бер дәвердә «иң күп укучы ил»нең әдәбияттән баш тартуы сәер күренеш. Югыйсә, совет чоры сынавын узган әзер механизмны кирәкле юнәлешкә борып кына җибәрәсе иде дә. Бәлки, аның нәкъ менә совет чоры мирасы кебек тоелуы сәбәп булгандыр... Җимерү чоры иде бит... Ә бәлки сәяси гегемоннарыбыз матди җимерек илнең байлыкларын бүлешү өчен кайнар сугыш алып барган чорда китап сәүдәсенең дә шәхси кулларга күчеп, бик уңышлы эшләүче акча станогына әверелүе сәбәпчедер...
 
Ничек кенә булмасын, Россия сәясәте әдәбияткә кул селтәде һәм бу зур тиражлар белән чыгып килүче калын рус журналларының да хәерчеләнүенә, ябылуына китерде. Җитди рус язучыларының китаплары аз гына тиражга калды. Аларны моңарчы тыелуда булган чит ил язучыларының китаплары күмеп китте. Әлбәттә, ашык‑пошык тәрҗемә ителгән ул китапларның сыйфаты чамалы иде. Ләкин алар йотылып торды. Алар фонында рус нәширләренә үз язучылары бөтенләй кирәксез булып тоелды, һәм кичәге классикларның күбесе төшенкелеккә бирелде. Ә яшьрәкләр, яңа дулкынга җайланып, беркаптырмалы детективлар, ужастиклар язды һәм... уңыш яулый алмады. Бары тик Стивен Кинг, Рэй Брэдбери һ.б. кебек популяр язучыларның мавыктыргыч, беренче карашка гади маҗара гына булып тоелган әсәрләре нигезендә җитди идеяләр ятканын аңлаган авторлар гына күтәрелеп чыга алды. Моның өчен рус әдәбиятенә ун ел чамасы вакыт кирәк булды. Интернетта, телевидениедә, гомумән, ил тормышында бер‑бер артлы кабынып торган күңел ачу чаралары фонында рус әдәбияте үз укучыларын югалта барды. Кабат аягына басканда, иң тугры укучылары гына калган иде инде. Алар да һәртөрле сегментларга бүленгән: кемгәдер детектив кирәк, кемгәдер интеллектуаль жанр...
 
Россия халыклары әдәбияте
 
Китаплары бөтен ил буенча таралып, зур табыш чыганагы булмаганлыктан, мондый давыл аз санлы яки дәүләтсез халыклар әдәбиятенә кагылмады. Алар, дөнья әдәбиятендә нинди хәлләр барганын да белешеп тормастан,  инерция буенча талгын гына иҗат иттеләр.
 
Язучыларның бер ише моннан ун ел элек башланган романнары өстендә көч түкте, икенчеләре, милли идеяләр белән канатланып, яңа әсәрләр язды. Бүгенге көнне һәм киләчәкне бәяли алмаганлыктан, ул әсәрләрнең күбесе тарихи темаларга иде. Замана болгавыр, иртәгә нәрсә көткәнен белеп булмый, ә тарихи каһарманнар – изге, аларны һәр дәвергә яраштырып була. Өченчеләре исә язылып бетә язган әсәрләрендәге коммунизм тәгълимәтләрен дини идеяләргә алыштырырга тотынды.
 
Әлбәттә, рус телендәге ялтыр тышлы чит ил китапларын кулына тотып карамаган язучы булмагандыр. Качып‑посып кына, әлбәттә. Тирә‑якта шымчы юклыгына тирән ышангач кына. Бу инде лотерея уены сыман иде. Кемгәдер типография станогы янында ашык‑пошык тәрҗемә ителгән тозсыз язмалар эләкте һәм бу аларда «өч тиенгә дә тормаган әсәрләр» дип гомер буена сөйләп йөрерлек нәфрәт уятты. Кемгәдер яхшы әсәрләр туры килде һәм «карале, болай да язып була икән бит!» дип уйланырга мәҗбүр итте.
 
Мондый күренешләр татар әдәбиятен дә читләтеп үтмәде. Безнекеләргә ялтыр тышлы китапларның яхшыраклары күбрәк эләктеме, талантлары зуррак, карашлары киңрәк булып чыктымы – заман агышын тизрәк тоеп алдылар. Һәрхәлдә, бүтән милләт язучылары коммунизмны сүгеп ятканда, безнекеләр инде «Кол», «Гөнаһ», «Курку», «Хыянәт» кебек бер куркусыз дөнья аренасына алып чыгарлык әсәрләр иҗат итә алды. Ләкин бюрократлыктан арына алмаган, табыш алуга исәп тотмаган китап нәшрияте мондый әсәрләрне аерып ала алмады.
 
Җитмеш ел буе тыелып килгән чит ил әдәбиятенә омтылу татар укучыларында да көчле иде. Зур табыш китермәү сәбәпле, аларны татар теленә тәрҗемә итүче табылмагач, рус телендә генә укырга мәҗбүр булдылар. Һәм алар да нәкъ язучылар шикелле үк, карале, болай да язып була икән, дип уйлады. Чит ил әдәбияте һәм соңрак калкып чыккан рус язучылары фонында үзебезнекеләр онытылыбрак калды. Өстәвенә, чит язучыларның китаплары даими рәвештә чыгып тора, берсен укып бетерүгә, икенчесе, аннан соң өченчесе... Ә татар ни өчендер ашыкмый... Шул рәвешле татар әдәбияте бик күп укучысыннан колак какты.
 
Татар әдәбияте
 
Ләкин татар әдәбиятенә тартылу көчле иде әле. Моның иң төп сәбәбе – мөстәкыйльлек яулау, милли хисләрнең үткенлеге һәм якты ышаныч белән сугарылган патриотизм. Һәм, әлбәттә, шушы мөстәкыйльлекне яулауда язучыларыбызның башлап йөрүе. Алар үз әсәрләре белән дә, һәртөрле сәяси чараларны әйди белүләре белән дә һәрвакыт халыкның игътибар үзәгендә булды, аның рухын ныгытып, күңеленә канат куйды. Максатка ирешү хакына күпләре гомерен корбан итәргә дә әзер иде. Язучы белән халык бербөтенгә әверелде. Моның югары сүзләр белән уйнау түгеллеген ул чорларның шаһите булган һәркем дәлилли ала.
 
Әлбәттә, шул рәвешле дәвам итәргә мөмкин иде. Әдәбиятне үстерергә, татар китапларын бөтен Россия буйлап таратырга, чит илләргә чыгарырга һәм дөнья әдәбиятенең күренекле вәкилләрен үзебезчә яңгыратырга. Ул очракта әдәбият көчәер, тернәкләнер, татарны туплаучы һәм Татарстанның бөтенлеген саклаучы зур көчкә, мәгълүмати дәвердә тоткарлыксыз эшли алучы идеологик коралга әверелер иде.
 
Ләкин андый хәл күзәтелмәде. Власть әһелләренең аңын башка мәшәкатьләр томаладымы, әллә инде мондый коралның чит‑ят кулларга күчү мөмкинлегеннән курыктылармы, йә булмаса һәрнәрсәне нәкъ үз вакытында тоеп, чик куярга күнеккән үзәк басымына юлыктылармы, бүтән сәбәпләр булдымы – билгесез.
 
Әмма Татарстан сәясәте дә Мәскәү юнәлешен алды һәм әдәбияттән йөз чөерде. Укучылары бихисап булган рус әдәбияте өчен бу сәясәт вакытлы авырлык тудырса, татар әдәбияте өчен фаҗига дәрәҗәсендә иде.
 
Дәшмәвең – алтын инде...
 
Бу терсәкне тешләргә омтылу да, үткәннәрдән кер эзләү дә түгел. Бу, хөкүмәт алдында ялварып, хәер сорашу да түгел. Үз дәрәҗәсен белгән хакимият әдәбият белән яхшы мөнәсәбәттә булырга тиеш. Әлбәттә, халкы өчен яки әдәбият өчен җанын кызганмаган хакимият язучыга сыңар хикәя дә язып бирә алмый. Әмма ул әсәрләрнең нәкъ үз вакытында һәм тиешле күләмдә таралуын тәэмин итә ала. Бу – зур нәрсә. Бер генә мисал. Заманында яшүсмерләр, егылып ятып, Гарри Потерны укыды. Рус телендә, әлбәттә. Аның турындагы һәр китапны көтеп алдылар. Хәзер күз алдына китереп карагыз, әгәр Роулингның чираттагы китабы, рус телендә дөнья күргәнче үк, татарча басылып чыкса? Әлбәттә, укыр иде аны татар баласы. Һәм татарча белмәгән яшьтәшләре арасында бераз горурлык хисе дә кичерерләр, һәрхәлдә, үз телебезгә, халкыбызга икенче сортлы итеп карау булмас иде. Ә язучыларыбызның әсәрләре төрле телләргә тәрҗемә ителеп, дөнья әдәбиятенең бер вакыйгасына әйләнсә?
 
«Кайда инде безнең татарга?!» – дип каршы төшүчеләр булачагын тоеп торам. Ләкин бит бер генә әсәрнең дә тәрҗемә ителеп, дөнья укучысы карамагына чыга алганы юк. Дөнья аренасына чыгарылган йөз язучының нибары берсе уңыш китергән очракта да, бу әдәбиятнең, телнең, милләтнең, республиканың абруен күтәрерлек күренеш булыр иде кебек.
 
Хакимият дәрәҗәсендә хәл ителә торган проблемаларның тагын берсе – язучының статусы. Белүемчә, бездә «язучы» дигән профессия юк. Димәк, язучының социаль статусы да юк. Син хәтта әллә нинди гениаль әсәрләр иҗат итсәң дә, рәсми статусың юк, дәүләт өчен өч тиенлек дәрәҗәң дә юк, дигән сүз. Шушы хәлдә иҗат һәм яшәү шартлары турында сүз кузгатып торуның мәгънәсе бармы икән.
 
Менә шуннан соң, иҗат берләшмәләренә йөрүче балаларга нәрсә дип әйтергә мөмкин? «Балалар, әдәбияткә килегез!» – дияргәме? Бу очракта дәшми калуың әйбәт инде, чөнки дәшми торган язучыдан да яхшырак нәрсә юк.

Марат КӘБИРОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»