поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
12.11.2014 Җәмгыять

Быел юбилеен бәйрәм итүче Люция Фаршатова яшәргә авылга күчкән

Чир китсә дә, гадәт китми, диләр. Өлкәнрәк яшьтәге укучыларыбыз да, редак­циягә килеп чыксалар, элеккеге гадәт буенча Люция Фаршатованы эзлиләр. Чөнки беләләр: Люция күңел җылысын да кызганмый, киңәш-табышка да бик оста, ярдәм итәргә дә һәр­вакыт әзер. Күрешә алмагач, кәефләре кырыла. “Люцияне күрергә генә килгән идем”, – диючеләр дә бар. Аны үзебез дә бик сагынабыз.

Бу яктан без бәхетлерәк, әлбәттә. Әл­лә нигә бер килеп чыкканда рәхәтлә­неп сөйләшәбез, киңәш-та­быш корабыз һәм... тагын килүенә өмет итеп калабыз. Чөнки хезмәттәшебез яз көне “җәйге каникул”га гына китеп барган сыман иде. Монысы да бик кирәк. Люциябез, сөб­ханалла, бик бай безнең. Дүрт оныгы Биектау районындагы Өбрә авылына – дәү әнисе белән дәү әтисе янына кайтырга атлыгып кына торалар. Шулай булмый-ни! Бу яклар­ның матур табигатен бит сөй­ләп тә бетерерлек түгел. Өстәвенә Люция белән Илдус бик тә авыл җанлы кеше­ләр булып чыкты. Инде ничә еллар шәһәрдә яшәгәннән соң, уйлаштылар да авылга күчен­деләр. Бакчаларында ни ге­нә үс­термиләр, тирә-яклары чә­чәккә күмелгән. Кош-корт асрарга да ирен­миләр. Мунчасын да ягып кына торалар. Шуңа кунаклар өзелеп тормый үзләреннән. Кыскасы, балалар өчен дә, онык­лар өчен дә менә дигән сәламәтлек үзәге! Менә шушы рәхәтлек­кә Люция әллә инде үзе дә ияләшеп киттеме, “җәйге ка­никул”ы озынгарак китте...

Югыйсә редакциядә тавык чүпләп бетерә алмаслык эшләр көтә аны. 31 ел гомерен “ВТ”да эшләп, шуның 16 елын нәкъ менә хатлар бү­легенә багышлаган кеше бит ул Люция. Ул гына да түгел, аның янында “социаль мәсь­әләләр” дигән сүзе дә бар. Бу – кеше язмышы, бетмәс-төкәнмәс сораулар һәм җа­ваплар дигән сүз. Ул үзе дә “социаль проблемалар – ул минеке” дип әйтергә ярата. Редакциядәге эшен корректор булып башлаган, аннан авыл хуҗалыгы, сәясәт бүле­гендә эшләп алган, җаваплы секретарь урынбасары да булган. Ә менә социаль мәсьәлә­ләрдә “туктап калган”. Моның сере бик гади: Люция кешеләр язмышына битараф түгел. Ул гына түгел, журналистика бүле­гендә укучы студентлар да, яшь журналистлар да Люция апаларына елыша иде. Ә ул аларга ярдәм итүдән тәм тапты. Люциянең тәҗрибәсе дә, белеме дә янә­шәсендәге бар кеше өчен җитәрлек булды. Шуңа күрә дә аны төрле якка “тарткалап” та карадылар. Лаек­лы ялга чыкканын гына көтеп тордылар да Журналистлар берле­генә чакырдылар. Каршы килергә базмады, ә күңеле белән гел “Ватаным Татар­стан”да булды үзе. Ахыр чиктә түзмәде, кире кайтты. Үзебезгә дә бик ки­рәк шул ул. Хәер, яхшы эш­ләгән кешене һәр­кайда тиз күрәләр, берлек­тә барыбер “итәген­нән тотып” калдылар. Хәзер анда ветераннар белән эшли. Әлеге дә баягы, гел шулай башкаларга яхшы булсын дип йөгереп йөрүе.
 
Бу көннәрдә Люция үзе дә матур юбилеен каршылады. Коллектив исеменнән дә, күп санлы укучыларыбыз исемен­нән дә ихлас күңел­дән котлыйбыз! Исән-сау булып, имин­лектә, тигезлектә яшәргә язсын. Безне дә ташлама, Люция. Укучылар язган хатлар да көтә сине. Бигрәк тә конверт ты­шына “Люция Фаршатовага” дип язылганнары.

Фәния ӘХМӘТҖАНОВА
Ватаным Татарстан
№ 162 | 11.11.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»