поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
12.11.2014 Сәясәт

Челтәрле трусик, тәмәкеле «Ну, погоди!”, мескен гөмбәләр – илнең иң сәер канун проектлары ИСЕМЛЕГЕ

Дәүләт Думасы депутатлары еш кына, гамәлгә ашмасын белә торып, әллә нинди сәер законнар тәкъдим итеп шаккатыралар. Әлеге проектлар авторларының максаты – җәмәгатьчелек игътибарын үзләренә җәлеп итү. Заман сәясәте институты президенты В.Лысенко сүзләренә караганда, депутатлар ничек булса да сәясәттә калырга һәм Думаның чираттагы чакырылышына узарга омтылалар.

“Гадәттә шулай бит: җитди темалар онытыла, ә мәгънәсезләре колакны торгыза, алар турында озак сөйлиләр, шуңа күрә депутатлар менә шул рәвешле булса да кеше теленә керергә, игътибар үзәгендә булырга тырышалар”, – ди эксперт. Икенчедән, белгечләр әйтүенчә, депутатлар мәгънәсез законнарны махсус күтәреп чыгалар, шул рәвешле алар халыкның игътибарын илдәге җитди проблемалардан читкә юнәлтмәкчеләр.

Түбәндә РФ Дәүләт Думасында соңгы дистә елларда көн тәртибенә куелган, кайберләре хәтта кабул да ителгән, әмма күпчелеге кире кагылган законнар тасвирлана.
 
Җәмәгать транспортында һәм җәмәгать урыннарында сыра эчүне тыю турындагы закон. Әлеге законга төкереп тә бирмиләр: бүген сыраны кем кайда тели – шунда чөмерә.
 
* * *
Барлык телетапшыруларны, газета-журналларны, концерт-театр афишаларын +6, +12, +18 һ.б. дип тамгалау турындагы мәгънәсез закон. Бу тамгаларның бернинди тәэсир итү көче юк һәм аның барлыгы-юклыгына бары тикшерү органнары гына игътибар итеп, тамга куймаган өчен штрафлар салалар.
 
* * *
Бүренең куянны мыскыл итүе, җитмәсә тәмәке тартуы сәбәпле, “Ну погоди!” мультфильмын тыю турындагы закон. Балалар бәхетенә, законны президент имзаламады.
 
* * *
Телевидениенең, ким дигәндә, 60 процент эфир вакытын безнең ил фильмнарына бирергә мәҗбүр итү. Бу закон да соңгы укылышта кире кагылды.
 
* * *
Дәүләт Думасында дүрт ел утырган һәр депутатка югары юридик белемле дигән диплом бирү. Әлеге закон проектын, депутатлар үзара озак әвәләсәләр дә, эш сөйләшү-гәпләшүдән ары узмады.
 
* * *
Жириновскийның 60 яшьлек юбилее уңаеннан амнистия игълан итү турындагы законны ЛДПР лидеры үзе күтәреп чыккан иде. Аннан бүтән партия депутатлары көлделәр генә.
 
* * *
Уң як рульле машиналарны тыю. Автомобиль йөртүчеләр массакүләм каршылык акцияләренә чыгып, бу законга киртә куюга ирештеләр.
 
* * *
Хосусый эшмәкәрләрдән касса аппаратлары сатып алуны таләп итү. Аны президент 2009 елда гамәлдән чыгаргач, илдәге 2 миллион эшмәкәр җиңел сулап куйды.
 
* * *
Түрәләргә һәм журналистларга “доллар”, “евро” сүзләрен куллануны тыю. Монысы соңгы укылышта кабул ителми калды.
 
* * *
Мәктәп укучыларын хезмәткә җәлеп итүне тыю турындагы закон. Нәтиҗәдә, кайбер балалар шулкадәр азу ярдылар ки, класс тактасын сөртергә яки гөлләргә су сибәргә кушкан өчен укытучыларны судка бирә башладылар.
 
* * *
21 яше тулмаганнарга аракы сатуны тыю турындагы закон. Кешегә өйләнергә, армиядә хезмәт итәргә 18 яшьтән ярагач, аңа аракыны 21 яшьтән соң гына эчәргә рөхсәт итү мәгънәсезлек дип, бу законны гамәлгә кертмәделәр.
 
* * *
Халык санын исәпкә алу вакытында гражданинга үзен теләсә-кайсы милләттән дип яздыру хокукы бирү турындагы закон. Ул кабул ителде һәм нәтиҗәдә безнең илдә марсианин, скиф дигән милләтле кешеләр барлыкка килде.
 
* * *
БДИ нәтиҗәләре буенча документларны теләсә-кайсы уку йортына чикләнмәгән күләмдә бирү турындагы закон. Кайбер вузларга гаризалар миллионлап керә башлагач, 2010 елда бу законны документларны берьюлы биш югары уку йортына гына бирергә рөхсәт дип үзгәрттеләр.
 
* * *
Гражданнарга ил флагын куллануны тыю турындагы закон. Футбол-хоккей җыелма командалары уйнаганда бүтән ил әләмнәре арасында Русиянеке күренми башлагач, депутатлар акылларына килеп, 2000 елда кабул иткән бу законны 2008дә гамәлдән чыгардылар.
 
* * *
Гөмбәләрне явыз ният белән юк иткән өчен җаваплылык турындагы закон. Бер кәрзин гөмбә җыйдыңмы – син корткыч! Кайсыдыр депутат тәкъдим иткән бу закон проектын Дума уздырмады.
 
* * *
Башкала функцияләрен Русия шәһәрләренә җәелдерү турындагы закон. Мәскәүдә президент һәм аның администрациясе генә кала, хөкүмәт – Екатеринбургка, Дума – Түбән Новгородка, Конституция суды – Владивостокка, Югары суд Омскига күчә. Депутатлар ни өчендер бу законның авторы – “Единая Россия” фракциясе вәкиле В.Гальченко тәкъдимен күтәреп алмадылар.
 
* * *
Умартачылык турында закон. Бу законда корт ояларын ничә метр биеклеккә куярга кирәклеге тасвирланган. Анда хәтта “әгәр аерылып чыккан корт күче хуҗасын эзәрлекли икән, хуҗаның бу күчне кире үзенә кайтарып алырга хокукы бар” дигән хикмәтле сүзләр дә язылган булган. Дума законны кабул итте, ләкин президент аңа кул куймады.
 
* * *
Илдә челтәрле трусиклар җитештерүне һәм аны читтән кертүне тыю турындагы закон. Имештер, мондый трусиклар сәламәтлек өчен бик тә зыянлы, алар гигроскопик нормаларга туры килми, ягъни дымны сеңдерү үзлегенә ия түгел.
 
* * *
Биек үкчәле туфли, шулай ук бөтенләй үкчәсез “балетка”лар белән кеда киюне тыю турындагы закон. Баксаң, алар барысы да кешенең сәламәтлегенә зыян сала икән: аяк табанының формасы бозылып, “аю табаны” барлыкка килә, тез мускуллары хәлсезләнә, варикозлар килеп чыга. Депутат Олег Михеев тәкъдим иткән бу закон бүтән депутатлар тарафыннан куәтләнмәде.
 
Хәер, мондый тузга язмаган законнар бер Русиягә генә хас күренеш түгел. АКШның кайбер штатларында, шулай ук аерым шәһәрләрендә, мәсәлән, безнекеләрдән дә сәеррәк законнар бар. Әйтик, Аризона штатында ишәкне ваннада юындырырга ярамый, Айдахода дөягә утырган килеш балык тоту тыела, Небраска штатының Ватерлоо шәһәрендә чәчтарашларга иртәнге җидедән кичке җидегә кадәр суган ашарга рөхсәт ителми, Нью-Джерсиның Крескилл шәһәрендә мәчеләр муеннарына өч кыңгырау тагып чыгарга тиешләр (кошлар мәченең кай тирәдә икәнен белсен өчен), Флориданың Пенсакола шәһәрендә урамга чыкканда кесәңдә, ким дигәндә, 10 долларың булырга тиеш, Иллинойсның Юрика шәһәрендә мыеклы ир-атларның хатын-кызны үбәргә хаклары юк, Колорадоның Денвер шәһәрендә тузан суырткычыңны күршеләргә биреп торсаң, штраф чәпиләр һәм башкалар, һәм башкалар... Болар белән чагыштырып карасаң, безнең илдәге законнар Аллага шөкер дип әйтерлек. 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»