поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
11.11.2014 Мәгариф

Мәктәпләр акча җыймыйча яши аламы?

Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның ата-аналардан законсыз акча җыярга ярамый дигән боерыгы күпчелек белем бирү учреждениеләре җитәкчелеген шүрләтсә дә, кайберәүләр моңа һаман да игътибар бирми әле. Бакча, мәктәпләрдә бүген вәзгыять ничегрәк соң?

Күптән түгел Чаллы прокуратурасы тугыз бакчада, биш мәктәптә әти-әниләрдән акча җыю очракларын ачыклаган. Башкалабызда әти-әниләрдән сабыйларын бакчага урнаштыру өчен акча таләп иткән мөдир өч елга үз җәзасын алган. Ике ай эчендә Казан хокук яклау үзәгенең “кайнар элем­тә”сенә 570ләп шикаять кил­гән. Алар Казан, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт шәһәрләре, Арча, Балтач, Сарман, Саба, Теләче районнарыннан. Зар­лар­ның өчтән бере Чаллы шә­һәренә туры килә. Мәктәп­ләрдәге шикаятьләр нигездә эш дәфтәрләре, җыештыручы, каравыл хезмәте өчен акча җыюга кагыла. Бакчаларда исә әти-әниләрдән сабын ише әйберләр, уенчык, җиһазлар сатып алдыру борчый. 

“Мәктәптән тыш чараларны үзебез уздырачакбыз”
 
Көзге каникул алдыннан белем йортларында узган әти-әниләр җыелышларында да законсыз акча җыярга ярамаганлыгын искә төшер­деләр. Әмма укучыларга сый­ныфта эчәр өчен су алу, каравыл хезмәте һәм башка вак-төяк кебек мәсьәләләрдә нишләр­гә? Акча җыюны дә­вам итәр­гәме, әллә туктатыргамы? Әти-әниләр аптырашта.
 
Ике бала әнисе Гөлназ Мөхәммәтова акча җыюны тыюга уңай карый. “Гаилә хәле һәр кешенеке төрлечә. Аз хезмәт хакы алган кеше акча каян тапсын? Быел уку елы башында меңәр сум акча җый­ганнар иде, мин җые­лыш­ка бармагач, бирмәдем”, – ди ул.
 
– Кызыбыз быел 4нче сыйныфны тәмамлый. Инде чыгарылыш кичәсен уздыру мәсь­ә­ләсе дә килеп туды. Шулай да әти-әниләр белән киңәшеп, аны һәм мәктәптән тыш башка чараларны үзе­без уздырырга булдык, – ди Казаннан Диләрә Гапсәлә­мова. – Безнең мәктәп­тә акча жыю дигән әйбер болай да юк иде. Бары тик балаларга бүләкләр алдык, татар сыйныфы булгач, Корбан ашлары үткәрәчәкбез. Шөкер, быел да бу бәйрәм бик матур булды, мулла чакырттык. Ә менә улым йөргән балалар бакчасында курчак театры спектакльләре белән башланды. Бакчада ата-аналар комитеты әгъзасы буларак беләм: үзебезнең кирәк-яракларга, шул исәптән ка­рандаш-ма­зар­га акча бир­мәүче ата-аналар да бар иде. Шунысы кызганыч, хәзер күпләр театр кебек чаралардан ваз кичте.
 
Театр, концерттан тыючы юк
 
Мәгариф министр­лыгы­ның мәгариф идарәләренә җибәрелгән боерыгын күп­ләр укучыларны театрларга, музейларга алып бару тыела дип кабул итте. Һәм күпләр моның белән риза да түгел. “Безнең тарафтан бер генә мәктәпкә, мәгариф идарә­сенә дә балаларны күмәкләп театрларга, концертларга, күргәзмәләргә йөртүне тыю булмады. Бу – күп районнарда мәгариф идарәләренең эшләнеп бе­тер­­мәгән эше. Шушы көннәр­дә министр­лык районнарның мәгариф ида­рәләре өчен тиешле регламент әзерләячәк”, – дип аң­лата Энгель Фәттахов. Министр белдергәнчә, республика бюджетыннан мәга­риф системасына акча тиешле дә­рәҗәдә бүлеп бирелә. Мәк­тәпләр, балалар бакчаларында бөтенләй акча җый­маган районнар бар. Әмма аларда балаларга белем би­рү өчен шартлар тудырылган.
 
– Ата-аналардан җыйган акча белән генә мәктәп проблемасын хәл итеп булмаячак. Без ата-аналардан акча җы­юга каршы. Бу юнәлештә эшне тиешле органнар бе­лән бер­лектә системалы рә­вештә алып барачакбыз, – ди Энгель Фәттахов. Мәктәп­ләрдә уку әсбаплары өчен акча җыю мәсьәләсе хәл ителгән. Ә менә башка максатлар буенча зарларын бел­дерүчеләр һаман да бар әле.
 
Кырын эш кырык елдан соң да беленә, диләр. Бу очракта андый гамәл кылучыларга озак көтәргә туры кил­мәячәк. Гаеплеләр көне-сә­гате белән җәзасын ала тора. Шуңа күрә бу очракта белем йортына тап төшермәү күпкә хәерлерәктер. Ә инде мәктәп яки бакчада матди як буенча нинди дә булса проблема бар икән, аны нигә Мәгариф министрлыгына җит­кермәскә?!

Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 162 | 11.11.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»