поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
10.11.2014 Җәмгыять

Чатнама суыклар гыйнварда көтелә

Татарстанда быелгы “кышкы” айларда ноябрь ае – гадәттәгедән җылырак, ә гыйнвар үткән еллардан салкынрак булыр дип көтелә. Калган суык айларда һава температурасы күпьеллык уртача күрсәткечләргә якын торачак.

Ел саен көз җитеп, Россиядә җылыту сезоны башлангач, Федераль гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау хезмәте алдагы ярты елга һава температурасына фаразлар төзи. Метеорологларның кышкы айларны “бәяләргә” тырышуы, беренче чиратта, энергетика, транспорт һәм авыл хуҗалыгы тармакларын гадәттән тыш хәлләрдән кисәтү максатын куя. 

Әлбәттә, белгечләр һәр ай якынлашкан саен үз фаразларына әле тагын төгәллекләр кертәчәк. Шулай да соңгы 20 елда җылыту сезоны уңаеннан төзелгән мондый яртыеллык фаразлар 58-81 процентка чынга аша, дип белдерә Федераль гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау хезмәте белгечләре.
 
Фаразлар буенча, әйтик, ноябрь ае дәвамында Татарстан урнашкан Идел буе федераль округында, шулай ук Урал төбәгенең көньяк өлешендә һәм Себер федераль округының көньяк-көнбатышында һәм көньягында айлык уртача температура нормадан югарырак булачак.
 
Декабрьдә Төньяк-Көнбатыш федераль округының көнчыгышында һәм Урал федераль округының төньягында нормадан җылырак һава торышы көтелә. Ә Иркутск өлкәсендә, Бурятия һәм Байкал буенда, киресенчә, көннәр гадәттәгедән суытып җибәрәчәк. Декабрь аенда Россиянең күпчелек төбәкләрендә айлык уртача һава температурасы, 2013 елның декабре белән чагыштырганда, салкынрак булачак.
 
2015 елның гыйнварында температура нормадан югарыракка күтәреләчәк төбәкләр – Якутиянең үзәк һәм көнчыгыш районнары һәм Хабаровск краеның төньягы. Илнең калган территориясендә кышкы температура күпьеллык уртача күрсәткечләргә якын торачак. 2014 ел белән чагыштырганда, Урал һәм Себер федераль округларының төньяк өлешендә һава температурасы – югарырак, ә Себернең көньяк өлешендә – салкынрак булыр дип фаразлана. Татарстан метеорологлары күзәтүе буенча, гыйнварда безнең территориядә айлык уртача температура нормадан түбәнрәк булачак.
 
Февраль бураннары Себер федераль округының көньяк-көнбатышына суыклар китерергә тиеш. Илнең калган территориясендә бу чорга хас һава температурасы хөкем сөрсә дә, Россиянең Ауропа территориясендә февраль 2014 елдагыдан салкынрак булачак диләр.
 
Ярты елга сузылган кыштан соң зарыгып көтеп алынган март ае Үзәк федераль округның көньягында, Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округларында, Урал һәм Себер федераль округларының төньягында аеруча җылы һәм кояшлы көннәр бүләк итәр дигән өмет бар.
 
Татарстан территориясендә суык чорга фаразланган айлык уртача температура күрсәткечләре түбәндәгече булырга мөмкин. Ноябрь: – 3,7 градус (бу – нормадан югары), декабрь: – 9,6 градус, гыйнвар: – 13,6 градус (бу – нормадан түбән), февраль: – 12,3 градус, март: – 5,7 градус.

Лилия ГАДЕЛШИНА
Интертат.ру
№ | 10.11.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»