поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.11.2014 Мәдәният

Фердинанд Сәлахов: «Бүген сәнгать урамда каңгырап йөри»

Фердинанд Сәлахов белән бер концертта очрашып, сөйләшеп утырдык. Әңгәмәбез сәнгать темасына гына багышланса да, шәхси өлкәләр дә яктыртылды анда.

– Фердинанд абый, ниләр белән шөгыльләнәсез?

– «Татар моңы» конкурсының Казанда узачак икенче, өченче  турларына әзерләнәбез. Шәһәрләрдә йөреп, яшь башкаручыларны, талантларны барладык. Мактанырлыгыбыз бар, Аллага шөкер. Аннан соң бер төркем яшьләр белән кыргыз, казах далаларына, Кытайга чыгып китәчәкбез. Яшьләргә юл күрсәтеп, тамашачы белән таныштырып, ике арада күпер салу – минем төп максат.
 
– Бүгенге татар эстрадасына карашыгыз нинди?
 
– Бик шәп тавышлар бар. Бездәге кебек байлык бер милләттә дә юк. Әгәр Сиринә Зәйнетдинова, Марат Фәйрушин, Ришат Фазлыйәхмәтовларны дәүләт күләмендә үстерсәк, ничек шәп булыр иде! Филүс Каһиров белән Ришат Төхвәтуллинны Ваһапов фестивале танытты. Аларны дәүләт үз канаты астына алырга тиеш дип саныйм.
 
– Республикабыз спорт өлкәсендәге казанышлары белән мактана ала. Сезнеңчә, спорттан кала, сәнгать ничәнче урында?
 
– Бер урында да юк, сәнгать – урынсыз, урамда каңгырап йөри. Ул – үги бала.
 
– Ике малай әтисе булуыгызны беләм. Әти буларак, бала үстергәндә нинди алымнар кулландыгыз?
 
– Аңлашып үстердек. Берсе авырса, төн йокламый идем. Раилә: «Ят, бала авырмый үсми», – дия иде. «Ай-яй, син 10 бала үстергән хатын кебек сөйлисең, кайсы авырмый үсте соң синең», – дия идем. Алар – минем  тормышымның бар мәгънәсе. Ул вакытта бакча да бар иде, хезмәт тәрбиясе дә биргәнбездер. Начар юлга басмасыннар дип, каеш та эләкте. Олысына инде, Маратка. Кирәк булмаган икән. Хәзер мин аларга әти түгел, дус егетләре кебек.
 
– Фердинанд абый, балачакта еш авырый идегезме?
 
– Балачакта авырмадым, ә 28 яшемдә яман шеш баш калкытты. Ангинадан башланган авыру дүртенче стадиягә җиткән иде. Эксперимент рәвешендә генә Мәскәүдә операция ясадылар. Исән калыр дип уйлаучы да юк. Әни генә («теща»сы – авт.)  янымнан бер минутка да китмәде. Төнлә сыер савып кереп, икешәр кашык җылы сөт эчерә иде. Кулыннан килгәнен дә, килмәгәнен дә эшләде. Мине операциягә алып киткәч, әнинең елап утырганын күреп, күршедәге бер апа: «Нәрсә елап утырасың, ул авырудан берәүнең дә терелгәне юк әле», – дигән. Шуннан соң аны 23 ел өенә кертмәде. «Аркама пычак кадады ул», – дия иде. Шушы яшемә җитеп, хатынымның әтисе белән әнисе кебек алтын кешеләрне очратканым юк.
 
– Бүгенге көндә күңелегезне нинди үкенеч корты кимерә?
 
– Әни минем гомеремне саклап калды, мин аныкын юк. Өстенә биш литрлы пилмән шулпасы койган иде. Соңгы елларда авырды. Кулы тотам дип белә, тотмый, йә әйберне куйган кебек сизә, куймаган була. Биш көн безгә хәбәр итмәгәннәр. Без кайтканда хәле авыр иде. Хастаханәгә салдык. Бер ай ятты, өйгә дә үз аягы белән кайтты. Җиңеләю генә булган, күрәсең. 11 көннән соң үз кулымда вафат булды. Үпкәсе кабарган иде.
 
– Егетләр кебек саклануның сере нидә, Фердинанд абый?
 
– Артык сакланмыйм. Нәселем шундый. Әти үлгәндә дә үсмер бала кебек иде. Хәрәкәттән дә киләдер. Бер секунд та утырып торырга яратмыйм. Яшьрәк чакта төнлә уянып, машина шекелдәтеп, берәр кием тегәргә мөмкин идем. Спортзалга да йөреп маташам бит әле.

Ландыш КӘБИРОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»