поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
09.11.2014 Мәдәният

Марсель Сәлимҗанов белән әңгәмәгә рәхим итегез (ФОТО)

10 ноябрьдә 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында мәшһүр татар режиссеры Марсель Сәлимҗановны искә алу кичәсе була. Кичә үзенчәлекле форматта: “Марсель Сәлимҗанов белән әңгәмә” рәвешендә үтәчәк. 7 ноябрьдә күренекле режиссерның тууына 80 ел тулу уңаеннан, традиция буенча, “сезонның төп премьерасы” – Орхан Памукның “Минем исемем Кызыл” спектакле.

Кичәне Марсель Сәлимҗановны күрергә, аның белән эшләргә өлгермәгән яшь артистлар алып барачаклар. “Бөек бабаларын белмәгән оныклар” Марсель Хәким улына кызыксындырган сорауларын бирәчәк, ә ул, үз чиратында, дуслары, коллегаларының истәлекләре, репетиция, интервьюларының видеоязмалары аша җавап бирәчәк. 

Белешмә өчен:
Сәлимҗанов Марсель Хәким улы  1934 елның 7 ноябрендә Казанда артистлар гаиләсендә дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә, ә аннары – А.В.Луначарский исемендәге Театр сәнгате дәүләт институтының (ГИТИС) режиссура бүлегендә белем ала. Институтны тәмамлаганнан соң Сәлимҗанов Казанга кайта һәм 1962 елда Яшь тамашачылар театрының баш режиссеры итеп билгеләнә. 1966 елдан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры.  1962 елда Сәлимҗанов Казан театр училищесында укыта башлый, ә 1992 елдан Казан мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры.  2001 елны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъзасы итеп сайлана.
 
Татар профессиональ театрының һәм  милли драматургиянең шул чордагы үсеше Сәлимҗановның режиссерлык осталыгы белән бәйле. Режиссер булып эшләгән дәвердә ул татар, рус, чит ил классикасы һәм республика театр сәнгатенең алтын фондына кертелгән заман драматургларының пьесалары буенча төрле жанрдагы 100дән артык спектакль куя. 
 
Театр училищесы, Мәдәният һәм сәнгать университетында 30 ел дәвамында актерлык сәнгате буенча курсларны җитәкләп, академик М.Х.Сәлимҗанов яшь артистлар тәрбияләүгә күп көч һәм энергия сарыф итә. Аның кырыктан артык укучысы бүгенге көндә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артистлары, шуларның егермесе Россия һәм Татарстанның атаклы исемнәренә лаек булдылар.
 
Театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен М.Х.Сәлимҗанов СССРның халык артисты, РФ һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәргә, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә, РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге Дәүләт премиясенә һәм “Алтын битлек” Милли театраль премиясенә лаек булды. Шулай ук Дуслык ордены белән дә бүләкләнде. 
 
Халык мәхәббәтен яулаган спектакльләренең кайберләре: К.Тинчурин «Американ», «Сүнгән йолдызлар», «Казан сөлгесе», «Зәңгәр шәл», К.Гольдони «Ике хуҗаның хезмәтчесе», А.Островский «Җимерелгән бәхет», «Бирнәсез кыз», Т.Миңнуллин «Әлдермештән Әлмәндәр», «Моңлы бер җыр», А.Гыйләҗев «Өч аршын җир», Ю.Сафиуллин «Идегәй», З.Хәким «Күрәзәче» һ.б.
 
Марсель Хәким улы Сәлимҗанов 2002 елның 26 мартында арабыздан китте. Ул Яңа Татар бистәсенең Татар зиратында Габдулла Тукай янәшәсендә җирләнгән.  
 
 
1
 
 
2
 
 
3
 
 
4
 
 
5
 
 
6
 
 
7
 
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»