поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
07.11.2014 Язмыш

“Син кайгырма гына, күз нурым!”

Моннан берничә ай элек поч­тама хат килеп төште. “Минем әнием укытучы булып эшли. Тик аның авыруы бар. Ул еш кына хастаханәләрдә ятып чыга. Бик тә аның терелүен телим. Табиблар яман чир дигән диагноз куйган. Яманның начар икәнен беләм, әмма минем яхшы күңелле әниемдә нинди начар авыру булырга тиеш соң? Аны бик тә яшәтәсем килә”, – диелгән иде анда.

Бу кызга хат язып салдым. Тик җавап хаты көткәндә, күңелсез хәбәр килеп иреште.Зөлфиянең әнисе Лилия ханым үлеп киткән икән. Зөлфия белән Интернет аша аралаштык.

– Әнием авырганын сиз­дер­мәде. Гел елмаеп кына торды. Әтине дә тәрбияләде. Мине дә матур итеп киендереп йөртте. Тик быел сентябрь аенда ул бө­тенләй хәлсезләнеп урынга егылды. Минем бу хәлләрне авыр кичер­гәнемне аңлап, соңга таба әни янына кертми башладылар. Ә мин җаен таптым. Әти чыгып киткәнне генә көтәм дә әни белән очрашам. Ул хәлсезләнеп, ябыгып китсә дә миңа карап елмая иде. Соңгы күрешкәндә аның битен­нән ике тамчы яшь тәгәрәп төш­те,– дип искә ала Зөлфия. – Ә бит әниемнең балачагы да, яшьлек еллары да рәхәттә узмаган. Аңа биш яшь тулганда әтисе башка хатынга чыгып китә. Әнием – гаиләдә иң өлкән бала, аннан соң тагын ике сеңлесе була. Ул дәү әниемнең төп ярдәмчесе була. Әзрәк үсә төшкәч, фермада эш­ләүче әнисенә булыша башлый. Тик 10 нчы сыйныфка барам дип йөргәндә, җәй көне аны үгез сөзә. Мөгезенә элеп алып ташлый. Әниемнең хәле бик авыр була. Район табиблары тизрәк Казанга җибәрә. Яшәү белән үлем арасында озак тарткалашканнан соң, әни исән кала. Иптәш­лә­рен­нән артта калып булса да, мәк­тәпне тәмамлый. Аннан соң укытучы булу теләге белән Арчага юл тота.
 
Тик Лилия ханымның бәхет­сезлекләре моның белән генә бетми. Арчада укып йөргәндә аны үзеннән 12 яшькә өлкәнрәк кешегә кияүгә урлыйлар. Лилия бу йорттан чыгып кача. Авылдашлары аны: “Кияүдән кайткан”,– дисәләр дә, ул кеше сүзенә карамый. Укуын дәвам итә. Яраткан Илгизенә бу хакта сөйләп бирә. Илгиз башта берни дә әйтми. Хәленә кергән кебек була. “Син мине, мин сине яратам. Арагызда берни булмагач, ник кайгырасың?”– ди ул. Тик туйлар узып, Зөлфия тугач, бу хакта еш искә төшерә торган була.
 
– Әз генә эчеп кайтса, әти гел тавыш чыгара иде. Мине чакырып китерә дә: “Син үзеңнең кем кызы икәнне беләсеңме? Син әниеңнең күрше авылдагы беренче иренең кызы, дип елата иде. Бер уйлаганда әнине урлаган көн белән алар кавышкан вакыт аралыгында 3 ел аерма ята. Әмма әти гел бер сүзне кабатлады. Әни боларны авыр кичерде. Әти ягыннан туганнар безгә килеп кунып, яшәп яталар иде. Әнинең ник бер туганы килсен. Әгәр дә хастаханәгә килеп, бер-ике көнгә тукталсалар – иртә­гесен тавыш чыга иде. Әмма әнием, еласа да, кешегә күр­сәтмәде. Түзә белде. Тик менә кинәттән авыруы килеп чыкты да, алты ай дигәндә әниемне алып та китте”, – дип сөйли Зөлфия.
Ул миңа әнисенең соңгы хатын да җибәрде.
 
“Кызым, алтыным! Син минем яраткан, көтеп алган сабыем. Тормыш авыр, сикәлтәле. Кеше кайчан булса да китәргә тиеш. Мин иртәрәк китәм. Димәк, гомерем кыска булган. Болай яшәүнең мәгънәсе юк. Кеше күзенә карап ятудан да авыр нәрсә юк икән ул. Әтиең өйләнәм дисә, каршы килмә. Сине дәү әниең ташламас. Мин аңа бу хакта әйттем инде. Тик син, кызым, минем кебек булма. Үзеңне сакла! Бәхетле булырга тырыш. Сәламәтлегеңне кайгырт. Мин үлгәч тә сине яратырмын. Күкләрдән бәхет теләп торырмын. Син кайгырма гына, күз нурым!”.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ 161 | 07.11.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»