поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
08.11.2014 Мәгариф

Якшәмбе мәктәбе

Һәркем өчен, кайда гына яшәмәсен, үз туган теле, дине, традицияләре якын. Читтә бу төшенчәләрнең кыйммәте тагын да ныграк сизелә. Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында эшләп килүче Якшәмбе мәктәбе төрле милләт балаларына ата-ана, әби-баба телен, милләтенең асылын өйрәтә. Мондый зур масштабта эшләүче укыту үзәге Татарстанда түгел, Россиядә дә бармак белән генә санарлык.

“Укытучылар җитми”

Һәр атнаның якшәмбесе бу бинаның өченче каты укучылар тавышыннан гөр килә. Әзәрбайҗан, грузин, әрмән, башкорт, татар – нинди генә милләт юк биредә. Тәнәфестә әле бер, әле икенче остазларын, хәтта директорны барып кочаклыйлар, ике як битләреннән үбәләр. Күзәтүе кызык! Бер бүлмәдә грузин җырлары яңгырый. Анда грузин балалары вокал дәресләре ала. Икенче кабинетның идәннәре әзәрбайҗан балаларының милли биюеннән дер селкенә, өченчесендә әрмән алфавитын өйрәнеп утыралар... Коридорда балаларын көтеп торучы төрле милләттән булган ата-аналар да туганлашып беткән, диярсең. Чөкердәшеп сөйләшәләр. 
 
“Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе 1994-95 елларда ачылды. Әмма анда беренче мәлләрдә чуаш, украин, инглиз бүлекләре генә эшли иде. Ел саен теге яки бу бүлек өстәлеп, кысалар киңәя барды. Бүген бездә 25 төркем эшли. 17 милләт өчен класслар булдырылды. Әзәрбайҗан, татар, әрмән, грузин, кореялеләр – кемнәр генә юк. Күпчелекне кавказ халкы алып тора, алар аеруча актив, – дип биредәге тормыш белән таныштыра Якшәмбе мәктәбе директоры, милләте белән грузин булган Майя Хухунашвили. – Әле укыту программаларын булдырдык кына. Кирәкле дәреслекләр юк, китапларны Мәскәүдән сатып алачакбыз. Әлифба, сүзлекләр, авторларның әсәрләрен һәм башка чыганакларны һәр бүлекнең үз илләреннән китерттек. Дәреслекләр табу бер проблема булса, укытучылар эшен аерым билгеләп үтәсем килә. Бездә чын мәгънәсендә үз илен, телен яратучылар, шуны балаларга, киләчәк буынга җиткерергә теләүче патриотлар, энтузиастлар гына эшли. Чөнки Якшәмбе мәктәбенең хезмәт хакына яшәп булмый. Бик аз түләнелә. Шуңа күп укытучыларның башка эше бар. Һәр милләт өчен аерым, белемле, дипломлы үз мөгаллимен табу җиңел түгел. Шунысы күңелне тырный – биредә ачылган бүлекләрнең барысы да эшләми. Кайберләренә балалар килми, кайберләрендә җиренә җиткереп эшләрдәй остаз юк... Бу эшне милли оешмалар хәл итә”. 
 
Татарлар да грузинча өйрәнә
 
“Бирегә йөрүче балалар үз телләреннән тыш, инглиз, корея, немец телләрен үзләштерә ала, – дип сүзен дәвам итә җитәкче. – Корея теле белән кызыксынучылар аеруча күп. Ул төркемгә нибары 10 кореяле генә йөри. Калганнары – 60тан күбрәк бала башка милләттән. “Ни өчен кореяча өйрәнергә телисез?” – дигәч, кесә телефоны, машина һәм башка техниканың шунда җитештерелүен, анда инновацияләр күпкә көчле булуын мисал итеп китерәләр. Карьера үсешен бүгеннән уйлыйлар. Дөрес, ул төркемгә кореялеләрнең үзләрен күбрәк тартасы килә. Чөнки безнең төп һәм беренче максат – иленнән ерак булганнарга, аларның балаларына үз телләрен тагын да тирәнрәк өйрәтү, традицияләрен барлау, шуңа игътибар юнәлтү бит. Үзебезнекеләр – руслар, татарлар да күп йөри. Халыклар дуслыгы йортына кунакка гына дип киләләр дә, биредәге җылылыкны күреп, балаларын укырга бирәләр. Бүген бездә уртача 320 бала белем ала. Иң мөһиме – уку бушлай! Бөтен бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез. Милләтара бүленеш юк. Һәр пәнҗешәмбе саен сәгать 2дә Толерантлык көне үткәрелә. Атна саен төрле экскурсияләр оештырабыз, аралашабыз, төрле концерт программалары куябыз. Нәүрүз, Корбан бәйрәме, Туган тел көне – берсе дә игътибардан читтә калмый.
 
Балаларның күпчелеге 4 яшьтән килә. Зурлар – 20-21 яшьлек студентлар да бар. Без 18 яшькә хәтле генә кабул итәргә тиеш. Әмма яратып, теләп киләләр икән, ничек баш тартыйк?! Әле бер апа олы яшьтә булып та Якшәмбе мәктәбенә язылды. Грузиннарга бернинди катнашы булмаган ханым грузин телен үзләштерә”. 
 
“Ереваннан әлифба ташыйм”
 
Мария Хачатурян – биредә иң озак эшләүче укытучыларның берсе. Аның Якшәмбе мәктәбендә укыта башлавына 20 ел тула. Ул Татарстанга Ереваннан килгән. Туган иленә ел саен хәзер кунак булып кына кайта. Якшәмбе мәктәбендә балаларга әрмән теле һәм аның әдәбиятын өйрәтә. Иң кызыгы –Мария ханым Ереванда университетта рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеген үзләштергән. Ә хәзер Россиядә балаларга әрмән телен өйрәтә. 
 
Аның төркеменә 15 әрмән баласы йөри. Барысы хакында да тәфсилләп сәгатьләр буе сөйли алыр иде остаз. Һәркайсын якын итә. Үзенең ике оныгы – Анаид белән Давид та бирегә йөреп укыйлар. 
 
“Ел саен туган илдән сумка-сумка үзебезнең алфавитны, әрмәнчә язылган дәфтәр, китап, дәреслекләр төяп кайтам, – ди Мария. – Таныш-белеш: “Гомер буе мәктәп, балалар, дип җан аттың. Башка берәү үз иленнән тәмле чәй, тәм-том, башка күчтәнәчләр җыеп китәр иде. Ә синең һаман шул – китап та дәфтәр!” – диләр. Монда белем алучы әрмән балаларына булсын, дип тырышам. 
 
Улым Михаил да (ул Халыклар дуслыгы йортында әрмән милли оешмасын ачучы) еш кына балачагын искә алып көлә: “Әни, кечкенә чагымда туңдырма алырга да акча бирмәгән вакытларыңны хәтерлим әле. Ә башка балалар өчен, олы яшьтә булсаң да, үз акчаңа дәреслекләр, дәфтәрләр ташыйсың”, – ди. Монда шундый үз эшен яраткан, акчаны беренче планга куймаган остазлар гына эшли”. 
 
Якшәмбе мәктәбенең директор урынбасары, милләте белән әзәрбайҗан булган Айнура Алиева да биредә күптәннән, Казанга килгәненә 17 ел үткән. “Бакуда тусам да, Казан кешесенә әйләнеп беттем инде”, – дип елмая Айнура. Биредә оештыру эшләрен башкарудан тыш, балаларга әзәрбайҗан теле һәм әдәбиятын өйрәтә ул. Олы улы Нурлан биредә укыган. Хәзер биюгә йөри. Кече баласы Архан әле дә монда укый икән. Айнура ханым: “Бу уку йортын әле күпләр белми. Кайчак ирем белән кунакка баргач, сүзара сүз китеп, сораша башлыйлар. “Син шунда эшлисеңмени?! Ник без бу мәктәп хакында белмибез соң? Әйтмисең дә! Балаларыбыз русча, инглизчә өйрәнеп үсә. Ә туган телне кем өйрәтә? Әйдә, урнаштыр безнекен дә!” – диләр. “Килегез соң! Анда ишек һәркем өчен ачык!” – дип җавап кайтарам”.
 
“Башка төбәкләрдә мондый мәктәп юк” 
 
Ирек ШӘРИПОВ, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының рәисе урынбасары:
 
– Күпмилләтле Якшәмбе мәктәбе – Татарстан халыклар ассамблеясе каршында эшләп килүче милли оешмалар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күрсәтүче иң яхшы индикатор. Әгәр Якшәмбе мәктәбе булып та, аның бүлекләре балалар, ата-аналар белән эшләми икән, димәк, киләчәге юк, дигән сүз. 
 
Балаларга туган телен өйрәтү, моның өчен шартлар тудыру – ул төбәктәге, республикадагы милли сәясәтнең дә ачык чагылышы. Бездә яшәүче татарлар, руслар гына түгел, ә бөтен җирле халыклар да, мисал өчен, чуаш, удмурт, мордва һәм мариларның балалары – һәрберсе үз туган ягында үз телендә белем ала. Татарстанда да дистәләгән милли мәктәпләре эшләп килә. Бүтән төбәкләрдә алай түгел бит. Республикада шушы җирле милләтләргә кагылсак, үз туган телен өйрәнүче балалар саны 70 проценттан артык. 
Озак еллар Удмуртиядә яшәдем, эшләдем. Татар балаларына туган телне өйрәтергә тырыша идек, үзенә күрә уңышларга да ирештек – татар гимназияләре, татар сыйныфлары ачтык. Әмма туган телен өйрәнерлек татар балалары санын 5 проценттан да арттыра алмадык. Татарстанның бу мәсьәләдә күпкә алга китте. 
 
“Дүрт оныгымны йөртәм”
 
Рәшидә ГАНИЕВА, 4 онык әбисе: 
 
- Якшәмбе мәктәбенә 4 оныкны алып киләм, дәресләре беткәнче көтеп торам. Балалар монда төрле милләт биюләрен, җырларын өйрәнә, шул рәвешле милләтләр дуслыгы булдыра. Аралашалар, әле дәрес беткәч тә кайтасылары килми. Көннәр буе компьютер каршында тик утырганчы, монда йөрүләренә сөенеп туя алмыйбыз. 
 
“Сеңлемне дә иярттем”
 
Сабина ДЖАФАРОВА, 14 яшь:
 
- Әти-әнием Егана белән Мафиз икесе дә Бакудан. Билгеле, балаларына үз телләрен, тарихын өйрәтәселәре килде. Танышларыннан ишетеп, сеңлем белән мине бирегә укырга бирделәр. Әзәрбайҗан алфавитын, телне өйрәндек, төрле язучы-шагыйрьләрнең әсәрләре белән таныштык. Хәзер Якшәмбе мәктәбенә биергә йөрим, 80нче мәктәптә укыйм. Әзәрбайҗан кызы булсам да, татарча яхшы беләм. Биш телдә – әзәрбайҗан, төрек, татар, рус, инглиз телләрендә аралаша алам.
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Гаилә һәм мәктәп
№ 11 |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»