поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.11.2014 Авыл

500 хуҗалыклы, 280 укучылы, 12 кибетле Тукай авылына сәяхәт (ФОТО)

Чувашиянең шактый татар авылларында йөргәнем бар, тик Комсомол районының Тукай авылына кергән булмаган икән. Бу авыл халкының шактый үзенчәлекле яшәп ятуы турында укыган, ишеткәнем генә бар иде.

Татарлык

Кайбыч аша киттек. Машина тәрәзәсе аша көз белән кыш арасында азапланыбрак яткан табигатькә карап барам. Кайбыч, Мәлки, Чүте, Тәрбит... Бар да тарихи, билгеле авыллар. Әйтик, Чүте‑Шәкүр карак авылы.

Комсомолга кердек. Монысы – без барасы Тукай авылы кергән район үзәге. Бер кафега кереп чәй эчтек. Янәшәдәге төзелеш материаллары сатучы бер кибетнең исеме «Ялкын» булуы бераз гаҗәпләндерде. Гадәттә, бездәге чеп‑чи татар районнарында да андый кибетләрнең исеме йә «Стройка», йә «Пламя» була. Ә монда – «Ялкын». Күңелгә рәхәт булып китте – татар җирләрендә йөрибез.

Бу як татар авыллары, әлеге якларга Россия XVII гасырда дала татарларыннан саклану өчен яңа чикләр сызып, яңа ныгытмалар төзегәндә барлыкка килгән. Темников, Касыйм, Түбән Новгород һәм башка яклардан күчерелеп килеп, патша хөкүмәте җир биргән морзалар һәм йомышлы татарлар урнашкан монда. Гаскәри катлам. Тукай авылы да шулай ук. Чутай, Урмай, Тукай... Болар бар да авылны нигезләүчеләр исемнәре белән аталган авыллар. Шул исемнәрне борынгы документларда да табарга була.

Мәктәп – киләчәк


Мәчет, бик зур яңа мәктәбе, төзелеп ятучы олы мәдрәсәсе һәм берсеннән-берсе төзек йортлары белән каршы алды безне авыл. Әгъзам әфәнде Шакиров, алдан сөйләшенгәнчә, мәдрәсә бинасында иде. Янәшәдә – зур, яңа мәктәп, монысы дәүләт акчасына төзелгән. Тукайда бүген 500 хуҗалык исәпләнә, ике меңләп кеше яши. Мәктәптә укучылар саны – 280. Замана авыллары өчен гаять зур сан инде бу. Мәктәп директоры Әминә ханым Багаутдинова әйтүенә караганда, мәктәптә эшләүче 30 укытучының уртача яше – 37. Димәк, яшьләр шактый укытучылар коллективында. Шунысы да кызык – мәктәп укытучыларының барысы да шушы Тукай авылыныкы. Балалар дигәннән, күп авылларда елдан‑ел балалар саны азаюдан зарлансалар, монда беренче сыйныфлар гына да икәү. Быел беренчеләр – 33 бала. Киләсе елга шулай ук булыр дип, ә аннан соң 40 лап булырлар дип көтелә. Бүген мәктәпкә әзерләү төркеменә генә дә 60 тан артык бала йөри.

...Без мәктәп коридорында басып торганда, төшке аш ашап килүче, кулга‑кул тотышкан беренче сыйныф балалары үтеп китте. Аларның бөтен коридорны яңгыратып: «Исәнмесез!» дип дәшүе күңелләргә сары май булып ятты. Балалар бит монда дүрт телдә укый: татарча, русча, чуашча, инглизчә.

Шунысы да бар – Тукай яшьләренең абсолют күпчелеге укып кайта да авылда кала. Күбесе эреле‑ваклы эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, эш белән проблема дигән нәрсә юк.

Әгъзам хаҗи


Әгъзам Шакиров – хаҗи кеше. Шуңа, аңа Хаҗи абый дип дәшүчеләр дә бар. Төзелеп ята торган, ләкин инде җылытылган мәдрәсә бинасында Әгъзам хаҗи белән сөйләшәбез. Мәдрәсә тулысы белән авыл халкы акчасына салынган. Эш киемендәге Әгъзам әфәнде, миңа ике катлы (әле подвалны исәпләмәгәндә) бинаның кайсы җирендә нәрсә буласын күрсәтеп йөри. Иркен, ак бина. 2012 елның җәй азагында төзелә башлаган ул. Инде бизәү эшләре генә калып бара дисәң дә була.

Мәдрәсә салу идеясе юктан гына килеп чыкмаган, әлбәттә. Мәктәп яны мәдрәсәсенә генә дә йөздән артык кеше йөри икән. Ә яңа бинада исә сабыйлар, мәктәп балалары өчен дә, дин гыйлемен үзләштерергә теләкләре булган өлкәнрәкләр өчен дә мөмкинлек булачак икән. Шулай ук читтән килгән шәкертләр, мөгаллимнәргә яшәп торыр урыннар да каралачак. Әйткәнемчә, мәдрәсә бөтен авыл көче белән торгызыла.

Әгъзам әфәнде үзе намазга 2000 елда ук баскан.

– Бер елны хаҗга барырга ният кылдым, – дип сөйли ул үзе. – Инде китәр көн җитте дигәндә генә бил «ычкынды». Һич торып басарлык түгел. Берничә иптәш белән барырга җыенган идек, аларга «бара алмам инде» дип әйттем. Ни могҗиза, юлга кузгалыр көн җиткәч – билем бер дә авыртмагандай торып бастым. Юлга чыктык. Соңыннан гына белдем – әти‑әнием төне буе, мин сәламәтләнсен дип, дога кылганнар икән.

Авыл яшәсен өчен ни кирәк?


Мине бу шактый үзенчәлекле архитектуралы (монда йорт-ихаталар бер-берсенә бөтенләй терәлеп салынган) авылның ничек яшәве, ни белән кәсеп итүе һәм ни эшләп монда ел саен халык санының (пропискадагы түгел, яшәүче халык) берничә дистәгә артуы кызыксындырды. Әгъзам әфәнде әйтүенә караганда, бүгенге көндә дә йорт салырга җир сорап язылган гаризалар саны берничә дистә. Нәрсәсе бар Тукайның?

– Уйлавымча, элек-электән безнең бабайлар кемнәндер көтми, бары тик үз көчләренә генә ышанып яшәргә өйрәнгән. Шуңа бүген төрле төсмердәге кәсепчелек, эшмәкәрлек көчледер, – ди ул.

Бүген авылда берничә ит сую цехы эшли, мал асрыйлар, авылда 12 кибет бар – аларның күпчелеге шәхси эшмәкәрләрнеке, кемдер төзелеш материаллары ясый, кемдер ипи пешерә. Зуррак мал сую цехлары үз продукциясен Мәскәүгә үк озата. Ләкин Тукай авылы, ялгышмасам,

Россиядә үз җирләрен (пайга бирелгән халык җирләрен дип әйтүем) пыран‑заран китермичә, авыл мәхәлләсенә тапшырган бердәнбер авыл. Күп җирдә ул пай җире дигән нәрсәнең чынлыкта кемнеке икәнен дә белүче юк, ә монда, авылның «авторитетлы» кешеләре җыелып, әлеге мәсьәлә турында уйлап, җирне рәсмиләштерүнең бөтен сикәлтәле юлларын урап, җирне авыл мәхәлләсе кулына тапшыруга ирешкән. Кирәксенгән, эшли алган кеше куллана ала ул җирләр белән.

Җәй көне авылда кинәттән янгын чыга. Өч йорт тулысы белән диярлек янып та бетә. Ләкин әле район-мазардан комиссия килгәләгәнче үк, авылдашлар көче белән, авыл көче белән әлеге өч йорт та торгызыла, дөресрәге, өр-яңадан төзелә. Әгъзам әфәнде алып төшеп күрсәтте миңа ул йортларны. Хәер, төзелеш дигәннән, монда әле туксанынчы елларда гына шактый затлы итеп төзелгән йортлар яннарында да өр-яңадан китерелгән төзелеш материаллары ята.

– Заман алга бара, уңайлыклар арта, шуңа күрә йортларны да барлык уңайлыкларны шунда кертеп яңадан салабыз инде, – ди авыл халкы үзе.

Кыланудан түгел бит бу – мөмкинлек булганнан. Ә мөмкинлек эшләгән, тырышкан кешедә генә була. Әйтик, мал белән шөгыльләнәләр Тукайда дидек. Алар бит ул кадәр малны үзләре генә үрчетми, тирә-яктан, шул ук Татарстаннан да барып алып кайта, суя, сату, урнаштыру мөмкинлеген таба. Бәлки көфер сүз дә әйтермен, Тукай авылы халкына бәрәкәтне Ходай мәчеттә намаз укыган, мәдрәсә салган өчен генә түгел, көне‑төне эшләгән, тормыш кайгырткан өчен бирә. Һәрхәлдә, авылны карап йөргәндә, урамда очраган кешеләр белән сөйләшкәндә, миндә шундыйрак фикер туды.

«Авылның җәмәгать советы» киңәште дә, «Авылның җәмәгать советында уйлаштык та» дигәләде Әгъзам әфәнде Шакиров. Шулайдыр. Тик менә башка авылларда андый чын, халыкчан советны нишләп оештыра алмый соң татар? Бәлки шул ук Әгъзам әфәнде кебек, бөтенесен башлап йөрергә әзер булган, эштән курыкмаган, «Авылым» дип торган кешеләр булмаганнандыр?

Чуашстанның Комсомол районы Тукай авылы турында матбугатта шактый язылды бугай. Хәер, алар авылының үз сайтлары да бар. Тик менә бу тотрыксызрак чорда, шушында килеп, татар ничегрәк үз-үзлеге белән яши ала икән дип, тәҗрибә өйрәнергә килгән кеше булдымы икән? Болар бит, чыннан да, үз авылларына үзләре хуҗа.

Ата-ана, гаилә кору, ир‑хатын мөнәсәбәтләре дә бүгенге тормыш өчен бик үзгә бу авылда. Алар турында без аерым язачакбыз.

Мин Тукайда үзем эзләгән сорауларга җавап табып түгел, ә бәлки тагын да күбрәк сорауларга чумып кайтып киттем. Тик бер нәрсәне ышанып әйтә алам, әгәр дә һәр татар авылына берәр генә Әгъзам Шакиров кебек кеше «командировать» итеп булса да, без бүген: «Ай милләтем, ни хәлләргә төштең син?» – дип лаф орып утырмас, тулы канлы, тук тормышта яшәр идек. Чынлап, мәгәр. Ышанмасагыз, Тукайга барып карагыз... 

1

2

3

4


Илфак ШИҺАПОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»