поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
03.04.2009 Шоу-бизнес

"ТАТАРЛАР" ДИСКОТЕКАСЫНДА РЭППЕРЛАР ЯРЫШЫ БУЛАЧАК

Татар җырчыларының R&B һәм рэп укып, үзара ярышканнарын күрәсегез киләме? Алайса, 15 апрельдә Казанның «Пирамида» төнге клубында узачак чираттагы «Татарлар» дискотекасына рәхим итегез! Татар яшьләрен әледән-әле яңа һәм берсеннән-берсе кызыклы тамашалар белән шаккатыручы «Татарлар» дискотекасы «Рэп battle» дип исемләнгән кичәгә чакыра.

Бу юлы дискотека татар яшьләре арасында R&B һәм рэп юнәлешен үстерү, бу агым белән шөгыльләнүче яшьләрне барлау максатын күздә тота. Кичәдә җырчы Илдар Ямалиев, Libertas, T&B JeeDMeeN, Сәйяр һәм Инсаф төркемнәре катнашачак. Шуны да әйтергә кирәк, ярышларда җиңелүче булмаячак, чөнки һәр катнашучы төрле номинацияләрдә бәяләнер дип көтелә. Дискотекада шулай ук go-go, INFERNO breakers брейк-дэнс биюләре башкарылачак. Яшьләрне иң текә, иң заманча татар көйләренә  ди-джей Lilu, Danila һәм Off биетәчәк.

 

Гадәттәгечә, дискотеканы сүз эзләп кесәгә кермәүче, үткен телле Фәнил Вакказов алып барачак. Ул оештырган күңелле һәм мавыктыргыч бәйгеләрдә көч сынашкан яшьләр дискотеканың мәгълүмати иганәчесе «Intertat.ru» газеты, «Чай и Ко» чәй йорты һәм «SUN PLAZA» кызыну студиясенең истәлекле бүләкләренә ия булыр. Чараны оештыруда шулай ук bulmas.ru һәм matbugat.ru сайтлары да мәгълүмати ярдәм күрсәтә.

 

Билгеле булганча, «Татарлар» дискотекасы әле күптән түгел генә, ягъни узган елның 17 декабреннән үткәрелә башлады. Шушы кыска гына вакыт эчендә «Татарлар» яшьләр арасында нык популярлашты. Аның һәр кичәсе яшьләр тарафыннан сагынып көтеп алына. Моның хикмәте дә бәлки һәр дискотеканың үзенә күрә үзенчәлекле һәм кабатланмас булуына бәйледер. Әйтик, беренчесе «Шәрык» клубы оешуының 102 еллыгына, чираттагысы «Гашыйклар көне»нә, ә «Күңелдә наз — йөрәктә яз» дип аталганы яз темасына багышланды. Һәрчак яңалыкка омтылган «Татарлар» дискотекасы бу юлы рэпперлар ярышы оештырырга ниятләде.

 

Шулай итеп, татарлар арасында популярлашып киткән «Татарлар» дискотекасы 15 апрельдә «Пирамида»да узачак. Бәйрәм кичке сәгать 9дан иртәнге 4кә кадәр дәвам итәр дип көтелә. Керү бәясе алдан алган билет белән 150 сум, дискотека көнендә — 250 сум.

 


Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 23.03.2009
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»