поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
02.11.2014 Шоу-бизнес

Резидә Кадыйрова иреннән киткәнме?

Резидә Кадыйрова 1982 елда Казан шәһәренең 98 мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. 1996 елда исә укытучылыктан китеп җыр дөньясына күчә.

– Резидә ханым, син бүгенге көндә иң популяр җырчы. Ничек шулай популяр була алдың?
 
– Популярлыкның сәбәбе шундадыр: мин җыр сайлаганда мәңгелек темаларга тукталам, онытыла торган җырларга түгел. Беренче тапкыр сәхнәгә “Шәмдәлләр” белән чыктым. Ул җыр хатын-кызлар күңеленә кереп калды. Сөйгәнен бик нык яратып та ялгыз калган хатыннар бик күп бит. “Мәхәббәт җимешләре” – балалар турында, ялгызлык темасына да җырлыйм. Кая барсам да “Әнием шәле”н җырла әле диләр, халык күңеленә кереп калган ул. 
 
– “Шәмдәлләр”дә мескен, сөюгә тилмергән хатын образын тудыра алдың. Тормышта бит син бөтенләй бүтән, үзеңә ошаган ирне аертып алып китәргә дә мөмкинсең. Образ тудыру осталыгы каян килде?
 
– Әнием әйтә торган иде: “Мин күрмәгән аз калды, бохарада таз калды”, – дип. Мине тормыш хәйран гына суккалады. Кеше хәленә, ялгыз хатыннарның да хәленә керә алам. Һәрбер җырда образга керергә тырышам. 7нче сыйныфтан соң агитбригадада төп җырчы булып йөрдем. Әти-әни: “Хатын-кыз буларак бәхеткә тиенү өчен укытучы йә хисапчы булырга. Агроном йә колхоз рәисенә кияүгә чыгарга кирәк”, – диделәр. Әти-әнинең сүзен тыңламасам бик зур ялгышлык ясармын дип уйладым. Тыңлыйсы калмаган, 10 сыйныфны бетереп, туп-туры Консерваториягә юл тотасы калган икән... Укытучы булып эшләгәндә дә төрле чараларда җырладым. Бер чарага Туфан Миңнуллин килде: “Бу җырыңны радиога бир әле”, – диде. Шуннан китте инде...
 
– “Музыкаль дистә” хит-парадында да айлар буе сине күрсәттеләр. Бик яхшы күрендең. Главалар кызыгадыр инде сиңа...
 
– Син мине кызартасың...
 
– Резидә Кадыйрова бүгенге көндә Зәйнәпне дә орып бирә дигәннәрен ишеткәнем бар, дөресме?
 
– Юк инде, Зәйнәп профессиональ, укыган. Зәйнәпнең үз урыны, минем үземнеке. Зәйнәп матур җырлый, әмма салкын, тамашачы белән контакты юк аның. Бөтен яшь җырчылар ясалма, җылылык, җырның сүзләренә игътибар итмиләр. Җанын  биреп, образга кереп җырлау юк. Репертуарыңны баетырга, халык белән аралашырга, үзеңне халыктан югары итеп тотмаска кирәк. Болар мине яратып калсыннар, мин бит болар алдында имтихан бирәм, диген. 
 
– Резидә, иренеңне ал төскә катырак буягансың түгелме?
 
– Мин яратам ал төсне.
 
– Нинди акчага яшисең?
 
– Бераз бизнесым бар.
 
– Нинди?
 
– Әйтмим әле.
 
– Казлар, үрдәкләр үстереп сатасыңмы?
 
– Үстермим, эшләмичә генә акча алып ятам хәзер.
 
 
– Ни өчен укытучы булып кына эшләмәдең?
 
– Укытучылыктан җыр дөньясына үкенечкә калмасын дип киттем. Хулиган укучылар мине бик ярата иде, чөнки һәр баланың хәленә кердем. Башта гаилә хәле белән таныша идем. Кемнеңдер атасы эчкече, бала төне буе йокламыйча мәктәпкә килгән. Укучыларның өйдәге тормышларын да аңларга тырыша идем. Балаларга “икеле” куймадым. Илнур исемле укучым бар иде, әтисез үсте. “Өчле”гә генә укыды. Беркөнне шуның белән очраштык. Үз фирмасын ачкан. Ресторанга алып керде. 
 
– Хыялыңдагы ир очраса, аңа кияүгә чыгар идеңме?
 
– Акыл хәзер алданрак йөри, үзем турында гына түгел, балалар турында да уйлыйм. Алар ул хыялдагы кешене ничек кабул итә бит әле, алар моңа кул куймас. Әле ул хыялдагы кеше яши башлагач үзгәрә, кимчелекләре күренә башлый. Ир затларына ышанмыйм, күбесен хөрмәт итмим.
 
– Ник?
 
– Авыр хәлдә калдырганнары булды. Күбрәк хатын-кызларны хөрмәт итәм. Бу тормышта авырлыкны күбрәк үз өстебезгә без алабыз: балалар үстерү, өйдә тәртип булдыру, акча эшләү дисеңме... Ирләр бик җиңелчә яшәргә ярата. Кайда акча эшләүче ирләр?! Без өйдә генә утырыр идек... 
 
– Сафлыкка ничек карыйсың?
 
– Сафлыкны югалту безнең өчен тормыш беткән кебек иде. Әти-әни шулай тәрбияләгән чөнки. Бүген сафлык әллә бар, әллә юк. Бер кыз саф килеш тормышка чыкты: “Резидә апа, ул хәзер модада түгел икән. “Син беркемгә дә кирәк булмагансың икән”, дип әйтте ирем”, – диде.
 
– Үзең турында соңгы вакытта нинди гайбәт ишеттең?
 
– Син ирең белән аерылдыңмы әллә, дип сорыйлар. Үзем дә аптырыйм. Рөстәм Закировның хатыны Люция: “Резидә апа, Данис абый белән аерылдыңмы әллә?” – ди. Дөрес сүз түгел бу! “Кадеремне белмәдең” дигән җыр җырлагач шундый гайбәт чыкты микән әллә...
 
 
 

ГАБДЕРӘХИМ
Акчарлак
№ --- |
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»