поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
02.04.2009 Җәмгыять

ИРЕКЛЕ-МӘҖБҮРИ ЯСАК, ЯКИ РӘХӘТ ЯШӘҮ СЕРЛӘРЕ

Бу дөньяның гаделсезлеген исбатлап тору урынсыздыр, миңа калса. Ул, ихтимал, беркайчан да гадел була алмас та. Бер акыл иясе әйткән бит: бу дөнья без килгәндә нинди гаделсез булса, без аны калдырып киткәндә дә, ул нәкъ шундый булачак.

 

Нигә гаделсез? Күпчелек шул гаделсезлек белән килешкәнгә, гаделсез ул дөнья. Чөнки кемнәргәдер, билгеле инде азчылыкка, гаделсезлек бик тә файдалы. Дөнья шулай корылган: шомарган азлар активлык һәм каршылык күрсәтергә иренгән яки моңа сәләтле булмаган күпләр җилкәсендә утыра.

 

Барыбыз да белгән Америка дигән ил бар бит инде. Менә шул ил нигә бик яхшы яши дисезме? Яхшы эшләгәнгә генә түгел шул менә. Калган дөнья хисабына көн күргәнлектән, шул дөньяның артына тибеп яши алар. Гадиләштереп аңлатканда аның юлы болайрак: бик очсызга һәм бик күп итеп төрледән-төрле чимал кертәләр дә шуңардан әзер продукт, ягъни жиһазлар ясап, киредән теге илләргә кыйммәткә сата торалар. Күләмнәр бик зур, җитештерүчәнлек югары булу аркасында аерма триллионнар китерә. Һәрдаим продукт ясап торыр, артта калмас өчен фәнне, технологияләрне үстерергә дә онытмыйлар. Үзләре ясаганны башкалар җитештермәсен, калганнар гомерлек чималчы булсын өчен дә барысын да астыртын гына эшләп, майтарып торалар. Бу хәлләр хәтсездән килә. Шуның аркасында икътисад аларда ифрат та көчле, сәнәгать үскән. Акча күп, барысына да җитә килә. "Өченче дөнья"дагы илләрнең хөкүмәтләрен сатып алырга да, төрле "төсле" революцияләр оештырырга да, "тыңлаусызларны" бомбага тотарга да. "Кем анда янкиларның рәхәт яшәвенә каршы? Кем комачауларга батырчылык итә? Китерегез әле шуны монда!" Күпләр шым... "Кредитлар кирәкме? Рәхим итегез! Процентларын гына түләгез, алган бурычларыгызга өстәп". Ул процентлардан килгән табыш кына йөзләгән миллиардлар белән үлчәнә. Бик күп илләрне кредит бәйлелегендә тота алар. Савым сыерын бәйдә тоткан төсле. Ничек симермәскә, җырлап яшәмәскә кирәк андый хәлләрдән соң? Ярты дөньядан ясак җыеп торгач. Үзләрен, билгеле инде, алар бик тә акыллы башларга чутлыйлар. Әмма акыллары шуның чаклы гына булгангадырмы, карунлана торгач, уеннан уймак – кризис китереп чыгардылар.

 

Мәскәү дигән башкала барын да бе-ләбез. Ни өчен андагы уртача хезмәт хакы калган илнеке белән чагыштырганда өч тапкыр артыграк дип уйлыйсыз? Калган Россия, калган барлык шәһәр, авыллар чутына яшәгәнгә. Хак булса, ил акчасының 80 проценты шунда. Мәскәүдә әйләнеп йөри ди. Илгә – 20 процент. Ул егерме процентны калган 130 миллион халыкка бүлсәң, шиш та кукиш килеп чыга. Ни җитештерәләр соң алар анда? Исем өчен вак-төяк шунда. Ил аларны ашата, эчертә, киендерә, ә үзе, тупасрак әйткәндә, суган суы суыра. Мәскәүдән калган илгә ни файда? Бер файда да юк, тоташ зарар гына. Сине имүчедән сиңа нинди файда булсын ди. Моның ише хәлләрне биологиядә, аерым алганда зоологиядә, паразитлык диләр. Ямьсез сүз, әлбәттә. Тик нишлисең, аналогия, ягъни мәсәлән охшашлык, күзгә төртелеп тора. Шулай булгач, Америка дөнья тәнендәге паразит булса, Мәскәү – Россия тәнендәге.

 

Анысын, ягъни биологик паразитлыкны, теләгәндә хет бетереп була. Авылга кайткач шулай этебезгә борчаларны бетерә торган дару сылаган идем. И, коелдылар мин сиңа әйтим, теге паразитлар, и, коелдылар. Икенче кайтуыма эт мескен тазарып, матураеп киткән. Өрүләре икенче, малай. Шатыр-шотыр кашынмый да. Россия дә тазарып, матураеп китәр иде дә бит. Тик Мәскәү өстенә самолеттан борча агуы сиптереп булмый шул.

 

Өч-дүрт гасыр элек барысы да ачыктан-ачык булган ичмасам. Булган колонияләр, булган метрополия. Колонияләр эшләгән, метрополия ашаган. Бүген башкалага барып Мәскәү – "метрополия" дип, "паразит" дип сөйләнеп кара син, күрсәтерләр күрмәгәнеңне. Алардан да цивилизацияле, алардан да прогрессив, алардан да ныграк үз көннәрен үзләре күрүче халык Россиядә гомумән юк. Алар мантыйгы буенча. Мәскәүлеләрнең "важный"лыгын, кәттәлеген күрсәң, исең, акылың китәр. Кәперәйгән күркәләрмени. Алар да, америкалылар үзләрен дөнья кендегенә санаган төсле, үзләрен бик тә акыллы башларга саныйлар бит. Санамыйча соң, без санатып торгач. Боеру һәм яшәргә өйрәтүләренә, үзгәртеп кору-җимерүләренә, бетмәс реформаларына, төрле авантюралар оештыруларына чыдап, түзеп торгач. Ә нигә алар һәрчак алай кыланалар дисезме? Чөнки аларның анда тамак тук, өс – бөтен. Тамак туйгач, адәми затка ни кирәк? Дөрес уйлыйсыз, тамаша, кызык кирәк. Шуңа алар аны оештырып кына тора. Билгеле инде, бөтен ил күләмендә. Мәчегә көлке, тычканга үлем диләрме әле?

 

Әле тагын джипларда гына йөри торган җитәкчеләр, бизнесменнар бар. Ни өчен алар француз коньягы эчә, ә аңарда эшләгән эшче кибеттә очсызлы аракы сайлый дисезме? Шул ук схема. Башкалар хисабына яшәгәнгә. Паразитлыкның өченче баскычы. Әллә сез ул эшчене аена ун мең генә эшли дисезме? Ул утызны да, кырык-иллене дә эшли. Тик кем бирә аңа иллене? Уны да бик җиткән. Ә калган кырыгы? Монысы инде Маркс язган ''өстәмә кыйммәт'", ягъни "прибавочная стоимость", бездән сезләргә мәҗбүри бүләк, тагы да шул ясак була. Ленин бабай тикмәгә генә революция ясамаган шул.

 

Бик кызык сурәт килеп чыга. Без, бөтен Россия, бар калган дөнья белән бергә, шул мәңге туймас тамак Американы баетабыз. Америка алып бетермәгәнне Мәскәү ялмап ала. Ала да типтереп яши. Урыннардагы эшкуарлар, директорлар, чиновниклар Мәскәү суырганнан калган канны суырып торалар. Катлы-катлы паразитлык, чыда гына. Икенче яктан катлы-катлы күндәм үшәнлек, буйсынганлык. Без барыбыз да үшән, сүзсез донорлар, савым сыерлары һәм эш атлары шул.

 

Мәскәү Америка белән ырлашып-мырлашып алгалый, әлбәттә. Үзенең дә алар кебек череп байыйсы, калган дөньяны куркытып, мөмкин булса, алар кебек имеп яшисе килә. Тик хәлне үзгәртә генә алмый, һаман чимал сата, һаман да адәм рәтле сәнәгать, җитештерү оештыра алмый. Ягъни, теләмәсә дә, алар тегермәненә су коюын дәвам итә. Сәүдә оешмасына да һаман кертмиләр. Элекке республикаларны да Мәскәүгә каршы котыртып торалар. Без бик тыпырчынмасын, масаеп китмәсен өчен, НАТОны да чикләребезгә төрле яктан терәп үк куйдылар. Кризис вирусын да менә бик шәпләп йоктырдылар. Мәскәү тыпырчына, әмма берни дә майтара алмый.

 

Россия регионнарының исә үз кайгысы. Алар да кыбырсып алгаладылар. Аларның да, дөнья Американы баеткан төсле, даими Мәскәүне ашатып ятасылары, симертәселәре килми. "Суверенитетлар парады" да гел милли төсмерләрдән генә тормады бит заманында. Свердловск өлкәсе губернаторы Россель төзергә җыенган Урал республикасын гына исегезгә төшерегез. Ә без, Татарстан, теге Мәскәү белән ассоциацияләшеп яткан вакытларда, әле гүпчем бер каналлы налог системасы төзеп караган идек тә башкала белән, әмма бик тиз "ясак түләүнең" элекке схемасына кайтардылар үзебезне. Аннан соң бөтенләй кыстылар. "Үзең турында уйлама, илең турында уйла" диделәр. Уйлыйбыз да салымнарның җитмеш-сиксән процентын Мәскәүгә озатып торабыз хәзер. Башкалар да шулай. Мәскәүдә исә жыелганны чутлап, бүлгәләп, үзләштереп торалар. Ясак "авторлары" саналучы Алтын Урда ханнары күпкә юмартрак булганнар – ун өлешнең бер өлешен генә алганнар. Мәскәү исә туя белми, бише белән җыя. Тик уны белән җыйсалар да, регионнар тарафыннан бүген бернинди дәгъва да, каршылык та күренми. Халык әйбәт яшәсен дип, урындагы хакимиятләр ник михнәт чигәргә тиеш соң әле? Ахыр чиктә кан алардан түгел, халыктан алына ич.

 

Каршылык гаделсезлек чылбырының соңгы буынында булган гади эшче, хезмәткәрләр ягыннан да юк чутында. "Тамакларына торсын" дибез дә баш күтәрми эшләвебезне беләбез. Мәскәүгә барып шау-шу куптарганда, "ясак" түләмибез йә яртысын гына түлибез, дигәндә губернатор яки республика җитәкчесенең югалтыр әйберләре күп. Кәнәфиеннән башлап ирегенә кадәр. Хәтерләсәгез, теге буталчык елларда шул ук Хасбулатовның да безнең президентыбызны тимер читлеккә ябып Мәскәүгә китерәсе килгән иде бит. Алла саклады. Ә менә "пролетарийларның", кабат Ленин бабайны искә төшергәндә, "чылбырларыннан гайре югалтыр нәрсәләре юк". Кәнәфи дә, лимузин да, яхта да юк. Бар халыкны каталашкага да ябып куя алмыйлар. Шуңа карамастан чуаш атыдай һаман да юаш, карусызбыз. Эштән башканы белмибез. Каршылык астан башланырга тиештер дә бит. Юк, кыскартсалар – "кыскарабыз", түләмәсәләр – сорамыйбыз, уң яңакка чапсалар – сулын куябыз. Россия шул бу. Крепостнойлыктан да бит биредә заманында халыкны "көчләп'" патша үзе коткарган. Белүемчә, халык әле үзе кайбер урыннарда каршы да булган.

 

Аллага шөкер, безне бүген крепостной крестьяннарны саткан, алган, бүләк иткән, кәрткә оттырган кебек мәсхәрә кыла алмыйлар. Әмма авыздан тартып ала торалар. Биреп торгач, ник алмасыннар? Дөресен әйтергә кирәк, Америка белән Көнбатыш Европа капиталистлары үз халыкларына ихтирам белән карыйлар. Теге "өстәмә кыйммәт" тә аларда минималь күләмдә, ниндидер изү, ясак турында сүз алып бармаска да була. Миллионерлар да анда өч буын баш күтәрми тир түккәннән соң гына миллионер була. Бездәге кебек биш-ун елда миллиард җыеп түгел. Мэрлар да анда эшкә җәяү йөри, эш машинасында баласын мәктәпкә, хатынын бассейнга илттерми. Реформаларны андагы халык сизми дә кала. Кайчан бездә дә шулай булачак соң?

 

Җавап бер һәм бик гади – халык андагы кебек булгач.


Наил ШӘРИФУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ --- | 02.04.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»