поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
31.10.2014 Мәдәният

Элек язучылар болай иде, элек язучылар тегеләй иде

Элек язучылар авылларга еш килә һәм һәрвакыт халык арасында була иде. Моннан егерме-утыз ел элек район, авыл җирлегендә эшләп килүче әдәби берләшмәләр белән һәрвакыт тыгыз элемтә булды. Элек болай иде, тегеләй иде, дигән фикерләрне ишеткәч, авыз чите белән генә елмаеп куярга яратабыз. Бүген заман икенче, шуңа күрә иҗади эшләү ысуллары да башка төрле, дибез.

Төптәнрәк уйлап кара­саң, бүген язучы белән укучы арасында элемтәләр югалган икән. Даһи әсәрләр тумый, Тукай премиясенә лаек булырлык әдипләребез юк, дип аһ орабыз. Язучы белән халык арасында якыннан аралашу җитми бүген. Хә­терлим әле, мин кечкенә чакта авыл клубына, мәк­тәпкә язучылар бик күп килә иде. Әнием укытучы булгач, һәр атна саен диярлек кичә әзерли. Безнең өйгә һәрдаим Мөхәммәт Мәһ­диев, Гариф Ахунов, Атилла Расихтан хатлар килеп тора иде. Әнием аларны бүген дә авыл музеенда саклый әле. Мөхәммәт Мәһдиев бездә кунакта еш була иде. Шәле һавасын иснәргә, урман табигате белән хозурланырга кайта иде ул. Арчаның Гөберчәге белән генә канәгатьләнеп калмыйча, безнең җирле халык белән дә аралаша. Менә шул авылдан аерыла алмаган кендек җебе, эчке халәте аңа даһи әсәрләр иҗат итәргә  этәргеч ясагандыр да, күрәсең.

Язучылар белән укучылар арасындагы элемтәнең өзелүе беренче сәбәп булса, икенчесе – җирле төбәк­ләрдәге түрәләрнең, җитәк­челекнең әдипләр белән кызыксынмавы, кирәк дип тапмавы. Безнең Шәле авылында күп еллар Фәйзрахман Сафин колхоз рәисе булып торды. Кая гына барсам да, авыл исемен әйтүгә үк Фәйзрах­ман абыйны хәтерлиләр. Бер бел­мәгән кеше юк. Легендар кеше иде ул. “Миллионер” колхоз исемен йөрткән Шә­легә шулкадәр күп шәхес­ләр­не алып кайтты. Татар­станның халык рәссамы Харис Якупов Шәленең сыер савучыларын, көтүчеләрен сурәткә төшереп, бөтен дөньяга танылды, мактаулы исемнәр алды. Дөнья классик рәссамнары исем­легендә нәкъ менә Харис Якуповның Шәледәге картиналары циклы бар.
 
Язучылар да күп килә иде безгә. Фәйзрахман абый төп эшеннән кала, Казаннан язучылар чакыруны даими планына кертә иде хәтта. Димәк, әдипләр белән укучының аралашып торуына авыл башлык­лары да зур роль уйнаган. Бүген вәзгыять ничек? Җирле җитәкчеләр­нең язучылардан башка да эшләре чиктән ашкан диярсез. Аларга мал санын арттырырга, күбрәк сөт, ит җитештерергә кирәк. Мин бервакыт Гаяз Исхакыйның туган авылы Яуширмәгә баргач, андагы җитәкченең мәш­һүр язучы хакында әйткән фикере турында халыктан ишет­кәч, чәчләрем үрә торган иде. Әйтергә оят хәтта. Бер караганда, урамнарыннан тездән пычрак ерып йөргән авыл халкы нәкъ менә Гаяз Исхакый аркасында юллы, сулы булган. Аның исеме дөньяга тарала башлагач, күпләр Яуширмә белән кызыксына башлаган.
 
Бу хакта язуымның җитди сәбәпләре бар, әлбәттә. Бү­ген, чыннан да, әдәбият дөнья­сында кайнаган язучыларыбыз авылдан, укучылардан, халыктан аерылды. Әдипләр моны үзләре дә яшерми. Язучылар берлеге­нең Тукай клубында җыелып сөйләшүе дә әнә шул теманы үз эченә алган иде.
– Без авылдагы әдәби тү­гә­рәкләрдә йөргәндә, ка­ләм тибрәтүче яшь егетләр һәм кызлар белән кызыксыну да көчле иде, – ди Татарстан Дәү­ләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев. – Гариф Ахунов Язучылар берлеге рәисе булып эшләгән чорда яшьләр бүлегендә Илдар абый Юзеев эшли иде. Аларның яшьләргә булган мөнәсәбәте дә җылы булды. Хәтерлим әле, Мөдәррис Әгъләм белән Казанга кил­гәч, безне Зәки Нури күреп алган иде. Һәм Язучылар берлегенә хат яздырып, 30 сум матди ярдәм белән булышты.
 
Әдәбият дөньясы каләм тибрәтүче яшь буынга да кытлык кичерә икән әле. Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан әйтүенчә, хә­зерге вакытта берлектә барлыгы 330 әдип исәпләнә. Шуларның 210ы – пенсионерлар, ә 30ы – 35 яшькә кадәр булган язучылар. Бу – аянычлы саннар, әлбәттә. Республикада 30дан артык әдәби берләш­мә эшләп килә. Бүген аларны барлыйсы, бер түбә астына – Татарстан Язучылар берлеге тирәсе­нә туплыйсы бар.
 
Туплар алдыннан, авыл һәм район җирлегендә ка­ләм тибрәтүчеләрне җәлеп итәргә, кызыксындырырга кирәк. Әдәби түгәрәкләрнең шактые җисеменә туры кил­мичә, исемдә генә кала бирә. Аларны моның өчен гаепләп тә булмый, чөнки башкалада иҗат итүче әдипләр белән аларның ныклы элемтәләр, канат бирүче лидерлары юк. Моның өчен, алдан әйтеп киткәнчә, язучылар белән җирле җитәкчеләрнең кул­га-кул тотынып эшләве дә кирәк.
 
– Мин Башкортстанда яшә­сәм дә, андагы авыллар, районнар татар мохитеннән аерылмаган иде, – ди язучы, Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдә­ният һәм телләрне үстерү идарәсе сектор мөдире Га­лимҗан Гыйльманов. – Безгә Казаннан бөтен татар китап­лары да килде. Мирсәй Әмир, Габдрахман Әпсә­ләмов, Илдар Юзеевларны укып кына түгел, күреп белә идек. Чөнки алар безнең районда да, авылда да еш кунак була иде.
 
Бүген татар китабы Башкортстанга гына түгел, ә Татарстан авылларына да барып җитми. Чөнки бездә китап тарату системасы бөтен­ләй юк дәрәҗәсендә. Бер караганда, шулкадәр күп китап­лар басылып тора кебек. Шулай да нәшриятта үзенең китабы чыкканын көтеп гаҗиз булган язучылар шул­кадәр күп.
 
Аннан, укучы китап укымый, дип әйтергә яратабыз. Бүген китап кадере, аның тәме бетте. Чөнки соңгы вакытта эте дә, бете дә китап чыгара башлады. Разил Вә­лиев тә: “Әдәбиятны чуарладык, пычраттык, зәвыгын тө­шердек, – дип уфтанып алды. – Сәхнәдә яңгыраган мәгъ­нәсез җыр текстлары белән яшьләрнең зәвыкларын бозабыз”.
 
Ә халык әнә шул сүз­тезмәләрне камил шигырь юллары дип уйлый инде.
Кинога чакырмадың,
Туңдырма каптырмадың.
Чәчәкләр иснәтмәдең,
Сөям дип тә әйтмәдең, –
 
дигән җырларны телевидение экраннарыннан, радио дулкыннарыннан һәрдаим әйләндереп торгач, халык үзен­нән-үзе шундый җыр­ларга, шигырьләргә күнә башлый инде. Элеккеге худсоветларны кайтармыйча торып, без укучыларның, тыңлаучы­ларның зәвыгын кайтара алмыйбыз. Тагын элеккегә кайттык инде. Нишләтәсең, башкача алга таба барып булмый. Чөнки чын әдәбиятны да, чын татар моңыбызны да югалтачакбыз.
 

Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 159 | 29.10.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»