|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.10.2014 Язмыш
30 ел гомеремә күпме нәфрәт, күпме күз яше, күпме сыкрану сыйганТанышларым Наилә апа белән Ринат абый 30 ел бергә яши. Биш бала тәрбияләп үстергән алар. Инде хәзер алты оныклары бар. Ринат абый үзе дә ишле гаиләдән. Үзеннән кала тагын 4 туганы бар. Әнисе Миннекамал апа 5 ел элек вафат булды. Шулай итеп, Наилә апа 29 ел буе каенана белән дә яшәде. Бүген тормышлары түгәрәк, дус-тату гына гомер кичерәләр. Тик Наилә апа сөйләгәннәргә караганда, тормыш күге, тыштан күренгәнчә, гел аяз гына булмаган. – Кияүгә чыкканда 17 яшьлек кыз бала идем, – дип сөйли Наилә апа. – Ишле гаиләгә килеп төштем. Каенанам, мәрхүмә, бик усал хатын булды. Начарлыгы тимәсә дә, үзәкләремә үткән чагы күп иде. Яшь димәде, белмидер, җитешә алмыйдыр димәде, бөтен эшкә беренче көннән үк җигелергә туры килде. Үз иремне генә түгел, аның дүрт туганын да атна саен гаиләләре белән кунак итәргә туры килә иде. Җәйләрен балаларын кайтарып ташлыйлар. Алты почмаклы өйдә алма төшәр урын да калмый. Монысы тормыш ваклыклары гына. Авырлыклары белән булса да, күңелле чаклары да күп булды. Анысына гына түзәрлек иде. Өченче баламны тапкач Ринат үзгәрә башлады. Юньле сүзе юк, салгалап кайтулары да ешайды. Соңыннан кул күтәрә башлады. Куып чыгарган чаклары да күп иде. Кышкы суыкларда сыер киртәсенә кереп, туңмасын дип, күкрәк баламны сыерга терәп торганымны беркайчан да онытасым юк. Ул чакта каенатам үлгән иде. Ә каенанам безгә ярдәм итү өчен бернәрсә дә эшләмәде. Хәтта кайда качып ятканлыкны белсә дә, кием генә дә чыгарып бирми иде. Исерек улының сүзен җөпләп, көен көйләп, башы авыртса, тагын эчемлеккә акча биреп тик ятты. Ачу сакламасам да, күңелемдә аңа карата каты төер калды.
Авылда бөтен иргә ярый торган бер хатын бар иде. Ирем шуның янына ияләшкән булып чыкты. Өч бала белән чыгып та китә алмый идем. Көтеп торыр кешем дә юк. Әти-әни йортында хатыны белән абый яши. Тугани апа белән уртак телне таба алмадык. Ике генә сәгатькә килеп китсәк тә, соңыннан тавыш чыгарды, дип әйтә иде әни. Кая барып бәрелергә, нишләргә белмичә елап чыккан төннәремне уйласам, хәзер дә йөрәгем “жу” итеп куя. Күрше хатыны белә торган хатынга алып барды. Ышанмасам да, иярдем мин моңа. “Иреңне аракы эчертеп бозган, икесенең берсе үлмичә, бозыкны чыгарып булмый”, – диде күрәзәче. Өйдәге хәлләр көннән-көн начарланды. Тәнемдә күгәрмәгән урын калмады. Авыл Советында эшләүче Хәлимә апа: “Ник кызганып ятасың аны, әйдә утыртабыз”, – дип тә әйтеп карады. Иремә карата андый начарлыкны эшли алмадым. Балаларым да гафу итмәсләр дидем. Алар барысын да күреп үстеләр. Әтине теге хатын белән күрдек, дип кайтып әйтәләр иде.
Алланың “амин” дигән сәгате җиткәндерме, күз яшьләрем төшкәндерме, теге хатын авырып китте. Операцияләр ясадылар моңа. Чирен белә алмыйча аптырадылар. Тунап бетерделәр дисәң дә була. Бик нужарып, бер ел буе урын өстендә ятып, коры сөяккә калып, тәннәре череп үлде. Җан бирә алмыйча интекте, дип сөйләде авыл халкы. Ә ирем, аны җирләгәч, каберенә барып, ятып-ятып елый иде. Аның өчен тормышның кызыгы калмады. Үз-үзенә йомылды. Беркемгә берни әйтми. Балаларда да гаме калмады. Әмма тора-бара, авырлык белән булса да, барыбер җайга төште. Элеккеге кебек булмаса да, ир белән хатын булып яши башладык. Мин тагын ике бала алып кайттым. Олылары үсте ул вакытка, карашырга кешем бар иде.
Бу хәлләр узгач, каенанам урын өстенә калды. 8 ел аны карадым. Тик бер генә рәхмәт сүзе дә ишетмәдем. Ике кызы кунакка килә иде, мунчага алып кереп юындырырга куркалар. Миңа нәрсә, тәнем калынайган, аркама асам да, өстерәп кереп китәм. Каенана җиңел түгел, аны күтәрә-күтәрә бүсер чыкты. Зарланмадым. Түздем. Иремнең ике энесе мине бик аңлыйлар. Хәзер дә: “Әнине бик карадың”, – дип гел рәхмәт әйтеп торалар. Кайтканда төянеп кайталар, баргач бик кунак итәләр.
Менә шулай, үскәнем, 30 ел дип әйтүе генә җиңел, ул өч дистә елга күпме нәфрәт, күпме күз яше, күпме сыкрану сыйган. Ярый әле балаларым аңлы булып үстеләр. “Әти-әни” дип өзелеп торалар. Әтиләренә каршы беркайчан да котыртмадым. Үзләре күргәннәр дә җиткән. Ринат үзе үкенәдерме, юктырмы, белмим. Әмма: “Син генә яшәп тор инде”, – дип әйтештергәли кайчак. Шулай шул, хатын-кыз гаиләне төзи дә, җимерә дә ала. Хәзер үзем дә каенана булдым. Киленемнең өч баласы бер. Улым белән икесе арасына беркайчан да кысылганым юк. Киленнең туганнары килсә – гел якты йөз белән каршы алам. “Әни кебек син миңа”, – ди. Ә мин аңа кызыма караган кебек карыйм. Үскәнендә ни күрсә, очканында шул булыр, диләр. Улымның салгалап кайта торган гадәте бар. Менә ул чакта киленне яклыйм инде мин. Сүз дә әйттермим, бармак очы белән дә тидерттермим. Кеше баласының рәнҗешеннән куркырга кирәк. Бер генә күз яше дә җирдә калмый, – ди Наилә апа.
Сәйдә ГОМӘРОВА |
Иң күп укылган
|