поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
30.10.2014 Спорт

Бүген Казанда сак булыгыз: "Спартак" җанатарлары килә (узган мәхшәрдән ВИДЕО)

30 октябрьне Татарстанның полиция хезмәткәрләре борчылып көткәндер, мөгаен. Бүген башкалада Россия Кубогының 1/8 финал уены узачак. «Рубин» командасының көндәше – «Спартак» футбол клубы. Ә спорт җәмәгатьчелеге арасында «Спартак» барда – хәтәр бар дигән гыйбарә популяр. Хәер, бу аңа гына карамый инде хәзер.

Безгә таныш «Спартак»
 
Полиция хезмәткәрләре өчен «Спартак» үзе түгел, бәлки, аның җанатарлары борчу тудыра. Быел Мәскәү фанатлары безгә өченче тапкыр килә инде. Апрель аенда фанатлар армиясе Бауман урамы буйлап стадионга барды, үз юлында петардалар шартлатты, шашкалар яндырды, бөтен Бауманга үз тамгаларын салып чыкты. Безнең хокук саклаучылар аларга, әйтерсең, бөтенләй битараф иде. Хәер, кызган агымны туктатырга тырышкан булсалар, Бауман шул чакта янә Проломнаяга әверелгән булыр иде. 
 

 
Беренче августта да килде «Спартак» безгә. Меңләгән җанатарлары да янә Казанны тутырды. Дөрес, чираттагы «марш»ка безнекеләр инде әзер иде. Эчке эшләр министрлыгы, башка структуралар белән бергә, нәкъ менә чираттагы уенны күз алдында тотып, махсус өйрәнүләр дә уздырды. Фанатлар тарафыннан кылынган кечкенә генә гаеп өчен дә кайнар башларны шунда ук суытырга тиеш иделәр. Ошбу гамәл үз ролен уйнады: яңа чемпионатның тәүге уенында тәртип бозучылар һәм кулга алынучылар күп булмады. Дөрес, кунаклар җентекле тикшерүләргә күнекмәгән бугай: очрашу тәмамланып, бер‑ике көн үтүгә, «Живой журнал»да Екатерина Степанова дигән Мәскәү чибәре, Казан полициясеннән зарланып, Казан стадионында күргәннәрен бәян итте.
 
Әлбәттә, мин үзем фанатларның мондый гамәлләрен акламыйм, гаеплим. Спорт ярышларында тәртип бозулар, сугышлар булырга тиеш түгел. Икенче яктан, «Спартак» командасына көнләшеп тә карыйм, чөнки легендар клубның Россиянең бөтен шәһәрләренә бара алырлык тугры җанатарлары бар. Әйтик, «Рубин» белән уеннарны тамаша кылырга килүчеләр Мәскәүдән генә түгел иде. Кулга алынганнар арасында Түбән Новгород, Мари Эл, Чувашстан егетләре бар дип белдерделәр. «Рубин»га ил буенча җыелган меңләгән җанатарлар армиясе турында хыялланырга гына кала әле.
 
Үз өеңне үзең яндыру
 
Моңарчы Казан футбол командасы фанатлары гомуми җанатарлар армиясеннән әллә ни аерылып тормый иде. Башкалада узган матчларда, күп дигәндә, йөзләгән егет һәм кыз фанатлар секторында утырды, шатланды, сүгенде, нидер яндырды. Әмма моңарчы аның үз стадионына үз куллары белән зыян салганы юк иде әле. Россия чемпионатында «Торпедо»га каршы очрашу барышында «Рубин» җанатарларын тынычландыру өчен – хокук сакчыларына, ә ут камап алган урындыкларны сүндерү өчен янгын сүндерүчеләргә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Гаҗәеп хәл, әлбәттә. Кеше футбол карарга дип килә һәм янгын китереп чыгара. Үзең яшәгән өйне үз кулларың белән яндыру бит бу. Әлеге «җанатарлар»ның күпчелеген яшүсмерләр тәшкил итүен истә тотсак, тагын гаҗәпкә каласың: әти-әниләр кая карый, кемнәр булыр бу балалар? Кызык: башка шәһәрләрдә мондый каһарманлыкка батырчылык итәр идеме икән алар?
 
Сугыш өчен яралган
 
Спорт ярышлары арасында тәртипсезлекләр буенча футбол беренче урында тора. Традицияләре көчле чөнки. Билгеле булганча, футболның туган ягы дип Бөекбритания санала. Футбол хулиганнары дигән төшенчә дә инглиз футболына барып тоташа икән. Спорттагы тәүге фанатлар сугышы да шул яклар – Дерби каласында узган матч белән бәйләп карала (иң принципиаль көндәшләрнең каршылыгын юкка гына «дерби» дип атамыйлар). Хәер, футбол дигән төр килеп чыгышы белән дә ниндидер каршылыкка нигезләнгән. Кайбер тарихчылар фикеренчә, IV гасырда дошманлыкта булган Британиянең аерым авыллары халкы үз хуҗалыкларыннан көндәшләренекенә дуңгызның сидек куыгын тибеп «уйнаганнар». Ә XIV гасыр башында Англия короле Эдуард II хәтта футбол ярышларын тыярга да тырышкан, янәсе, уен бик агрессив төсмер алган, уенчыларга карап, тамашачылар да дошманлашкан...
 
Җанатарлар каршылыгы бөтен спорт төрләрендә дә бар, әлбәттә (беренче чиратта, командалы уен төрләре). Бер үк командалар уйнаганда шул шәһәр фанатлары дошманлашу дәрәҗәсенә җитә. Төрле шәһәр җанатарлары бер-берсен кимсетеп яшәргә ярата. Җыелма командалар яки шәхси төрләрдә спортчылар чыгыш ясаганда, дәүләтләр арасында да шартлы каршылык барлыкка килә. Соңгысы белән бәйле бер кызык үзенчәлеккә игътибар итәм. Әйтик, җыелма команда уйнаганда, хәтта үзара каршылыклы мөнәсәбәттә булган командаларның җанатарлары да берләшә, үз илең өчен борчылу яки шатлану хисләре туа. Биредә инде сүз чын спорт яратучылар, асыл җанатарлар турында бара. Стадионнарда урындыклар яндыручыларга, фашистик символикалар тагучыларга синең шәһәрең ни дә, илең  ни.
 
Көтү психологиясе
 
Кайдан, ни сәбәпле килеп чыга соң мондый каршылыклар? Белгечләр фикеренчә, тәртипсезлек теге яки бу кешенең агрессиясенә бәйле туа. Һәр кешедә күпмедер дәрәҗәдә агрессия бар. Шуңа да психологлар ялгызлык агрессиясе һәм масса (көтү, толпа) агрессиясе турында сүз алып барырга мәҗбүр. Ялгыз гына булганда кеше үзенең ачуын юлда яткан ташка тибеп тә чыгара ала (кеше дә кыйный ала, башкасын да, әмма бик сирәк очракта гына ул җәмәгатьчелек игътибарына лаек була). Төркемдә булганда исә кешедә үзконтроль дигән нәрсә югала икән, җитмәсә, ул үз ишләре арасында кемнәндер курыкмый, аның да башкалар кебек буласы килә. Котыртучы гына кирәк. Ә котыртучылар, әйтик, футбол матчына билгеле бер максат белән килә: ничек тә тынычлыкны бозарга. Һәм китә шуннан кычкырыш, мәсхәрәләү, сугыш, башкасы...
 
Психология белән шөгыльләнүчеләр соңгы елларда тәртипсезлекләрнең тагын бер сәбәбен атый. Чит илләрдә теге яки бу команда җанатарларының сугышлары еш кына шушы командалар уен алдыннан «кыздыру» максатыннан да оештырыла икән. Икенче төрле әйткәндә, пиар, реклама алгы планга чыга. 70 ел дәвамында партия әйткәнгә генә буйсынып яшәгән безнең ил халкы телевизор карый, матчлар алдындагы вазгыятьне күзәтә һәм үзеннән-үзе без алардан киммени дигән сорау туа. Җәмгыятьтәге тәртипсезлекләрнең күпчелеге безгә әнә шул рәвешле килеп керде шул.
 
Футбол фанатларының үз-үзләрен тотышлары турында сөйләгәндә, кайберәүләр моны илдәге вазгыятькә, сәясәткә, аерым шәхесләргә мөнәсәбәт белдерү юлы дип бәяли. Килешеп бетмим. Алда әйтелгәнчә, әлеге хулиганнарга сәясәтең  ни дә, дәүләтең  ни. Котыртучылар шундый максатны күз алдында тотса гына...
 
Хоккейда, волейболда, баскетболда каршылыклар юк, дисезме? Анда да бар. Хоккейда фанатлар каршылыгы булмаса, Казанга «Салават Юлаев» килгәндә, бер көтү ОМОН хезмәткәрләре тәртип саклап торыр идеме икән? Әгәр хоккей сөючеләр дус икән, нигә алайса «Татнефть-арена»да кунаклар секторында утыручыларны безнекеләр таралып беткәч кенә чыгара башлыйлар? Ләкин абсолют күпчелек очракта каршылыклар мәйданнан читтә хәл ителә. Чын ир-егетләрчә...

Радик САБИРОВ
Шәһри Казан
№ --- | 30.10.2014
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»