|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.10.2014 Мәдәният
Дания Гыймранова вафатРоссия театр сәнгате зур югалту кичерә. Бүген төнлә, 77нче яшендә театр тәнкыйтьчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Дания Гыймранова вафат булды. Дания Әхәт кызы Гыймранова – танылган театр тәнкыйтьчесе, легендар театр белгече Григорий Бояджиевның укучысы. 1962 елны “Театр белгечлеге” буенча ГИТИСны тәмамлый. Аның курсташлары танылган театр эшлеклеләре булып җитлегә, шуларның берсе – Алексей Бартошевич. 1974 елда – ТРның фәннәр Академиясендә Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтында “Театраль сәнгать” белгечлеге буенча аспирантураны тәмамлый. 1965 елдан башлап Россия һәм Татарстанның театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, 2005 елдан башлап Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.
Дания Гыймранова Татарстан Республикасы театрларының үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертте. Ул башкала театрлары белән генә кызыксынып калмыйча, Кама аръягы театрларына да зур игътибар күрсәтте. Дания Гыймранова Минзәлә һәм Әлмәт театрлары монографияләре һәм Республика театр тормышы хакындагы күп кенә мәкаләләр авторы. Китаплары: “Гөлсем Болгарсая”, “Габдулла Шамуков”, "Халык артистлары” китабында берничә очерк, театр сәнгате мәсьәләләре буенча республика матбугатында басылган 500гә якын язмалар авторы.
Дания Әхәт кызы – танылган тарихчы Рөстәм Габәшинең тормыш иптәше иде. Кызлары, Айгөл Габәши – сәнгать белгече, театр тәнкыйтьчесе, Тел һәм әдәбият интитутында өлкән фәнни хезмәткәр.
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Дания Гыймранованың туганнары, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Дания Гыймранова биографиясе монда: http://matbugat.ru/enc/gyymranova-daniya-281/
--- |
Иң күп укылган
|