|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.10.2014 Дин
Татарстаннан 5 егет хаҗга велосипедта барырга җыена (ФОТО)Биш мөселман егете 2015 елда Мәккәгә изге сәфәрләрен Болгардан башларга ниятлиләр. Яшьләр фикеренчә, озын-ерак юл узганда генә кеше үзенең үткәне хакында уйлана, яңа җирләрне уза-уза Аллаһка якынаюын тоя. “Безнең бабаларыбыз өчен хаҗ кылу 5000 чакрым араны еллар дәвамында узу булган. Бернигә карамастан изге җирләргә чыгып китү, күп сандагы каршылыкларны үтү, әлбәттә, зур тәвәккәллек сорый. Бу сәфәр эчке дөньяң турында уйланырга, гөнаһлардан арынырга, үзеңдә үрнәк сыйфатлар тәрбияләргә һәм кире өйгә яңа туган сабый бала төсле булып кайтырга ярдәм итә. Моны бер аэропорттан икенче аэропортка очып төшү белән генә чикләргә ярамый. Югары тизлекләр заманында ихласлык җитми”, - диде егетләр мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашуда.
Хәзерге вакытта егетләр сәфәр кылырга иганәчеләр эзли. Алар белән «КАМАЗ» оешмасы кызыксынган.
Изге сәфәргә егетләр 2015 елның 25 июнендә кузгалырга җыеналар, дип хәбәр итә Диния Назәрәте сайты. Исәп-хисапларына караганда, 5400 чакрым юл үтәргә кирәк булачак. Маршрутлары: Россия-Әзербайҗан-Иран-Күвәйт-Гарәбстан.
Сәфәрләре вакытында яшьләр документаль фильм төшерергә җыена. Шул рәвешле Хаҗ юлын – Аллаһка якынаю юлын күрсәтергә телиләр.
--- |
Иң күп укылган
|