поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
25.10.2014 Шоу-бизнес

Зөлфәт Зиннуровның кызы Зәлия «эшкә йөри» (ВИДЕО)

Зөлфәт Зиннуровның «Инстаграм»ында бер видео бар. Анда Зөлфәтнең кызы – өч яшьлек Зәлия (12 октябрьдә туган көне булып узды) әтисенең аягына, тырышып-тырышып, оекбаш кидерә. Әмма кызның нәни кулларын шоуменның аягы тыңламый. Шулчак Зәлия: «Әти инде, әти, аягыңны СЫЕРТ!» – дип әйтеп сала.

Видеоны моннан карарга була: http://instagram.com/p/so2BTWGP88/?modal=true

Сүзен дөрес әйтмәсә дә, мәгънәсенә кергән бит! Аның шулай татарча сөйләшүе үк күңелле. Түзмәдем, кызы турында сорашырга дип, Зөлфәтнең үзенә шалтыраттым.

– Үзенең шундый төрләндереп сөйли торган гадәте бар. Сүзнең тамырын белә, калганын үзенчә әйтә. Сәләт! Кызымның теле бик иртә ачылды. Бер яшьтә рәхәтләнеп сөйләшә иде. Баштарак «р» хәрефе чыга алмый интектерде. Шәхсән үзем бу өлкәдә күп эшләдем. Тырышуым артып ук киткән бугай, аның каравы, хәзер бер «р» урынына «ррр» дип, өчәрне әйтә. Хәзер «Әлифба» уку белән мәшгульбез. Күбрәк минем янга: «Әти, әйдә, өйрәнәбез»,– дип, «Әлифба»сын күтәреп килә.
 
– Татар теленә басымны нык ясыйсыз, алайса?
 
– Өйдә фәкать татарча гына сөйләшәбез. Мин яисә тормыш иптәшем Гөлназ берәр рус сүзе кыстырып җибәрсәк, бер-беребезгә кисәтү ясыйбыз. Хәзер контроль тагын да көчле: Зәлия дә төзәтеп куя. Игътибарны җәлеп итү өчен сузып-сузып сөйли. Иртә белән минем яныма килеп: «Әти-и-и, әйдә, чәй эчәбе-е-е-з, тәмлә-ә-ә-п, бал белә-ә-ән», – ди.
 
– Белүемчә, Зәлия күптән түгел балалар бакчасына йөри башлады?
 
– Әйе. 2 нче гимназия каршындагы «Балакай» балалар бакчасына бик теләп йөри. Үзе бакчага йөрүне «эшкә барам» дип сөйләшә.
 
– Синең җырларыңны тыңлыймы, таныймы? Үзе кем булырга хыяллана?
 
– Мин өйдә дә, машинада да үз җырларымны тыңламыйм. Әллә кайда, радиода ишетеп алса, таный. «Аулак өй» башланса да, «Әти, сине күрсәтәләр!» – дип сөенеч алмыйча калмый. Үзе биюче булырга хыяллана.
 
– Төс-бите белән кемгә охшаган?
 
– Берәүләр Гөлназга охшата, икенчеләре: «Нәкъ син икәнсең!» – диләр. Әмма коеп куйган Гөлназ ул!
 
– Үзенә бер иптәш алып кайту турында уйламыйсызмы?
 
– «Энекәш кирәк миңа» шигырен ятлап алган. Өзми-куймый, шуны сөйли. Бар да Ходай кулында.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»