поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
22.10.2014 Шоу-бизнес

Айгөл Бариева, Лилия Муллагалиева, Рәсим Низамов, Азат Фазлыев спектакль куя (ФОТО)

“Ашыгыгыз! Килегез! Эчегез катканчы көлегез! Әле беркайда да булмаган, беркем дә күрмәгән тамаша! Спектакльдә уйнаган эстрада артистларын күрегез” - дигән афишада Айгөл Бариева, Лилия Муллагалиева, Рәсим Низамов, Азат Фазлыевларны күрергә мөмкин.

Бу ни бу?! Раушан Шәрифнең махсус алар өчен язылган “Мәхәббәт, кәҗә һәм башкалар...” спектакленең старт алуы дигән сүз түгелме?! Нәкъ тә шулай. Әлеге спектакльгә әзерлек алты ай буе барган. Җырчылардан кала, баянчы, яшь башкаручылар Илдар Ахмадуллин, Фәнил Мөбәрәкҗанов һәм бүгенге көндә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында белем алучы студент кызлар – Индира Гайфуллина, Гүзәлия Хөснетдинова кебек талантлы шәхесләр дә бар.
 
- Без бер биш еллап җырчы дустым Лилия Муллагалиева белән бергә эшләп киләбез. Гаилә дуслары да дип әйтергә кирәктер. Шулай ук биш ел элек безнең Лилия Муллагалиева, Рәсим Низамов, Азат Фазлыев һәм миннән торган бер команда оешты. Бергә концертлар куярга туры килде. Берсендә шулай бер дә көтмәгәндә спектакль кую идеясе уянды. Язучы Раушан Шәрифкә мөрәҗәгать итеп, ул һәрберебезнең холкына туры килгән җырлы-биюле спектакль язып бирде. Язып кына түгел, әлеге спектакльнең режиссеры да булды, - дип сөйләде Айгөл Бариева.
 
Әйтергә кирәк, алда әйтеп узган барлык җырчыларның кинода төшү тәҗрибәсе бар. Ә шулай да кинога төшү белән сәхнәдә спектакль куюны тагын да авыррак дип искәртте алар. Кинода өлешләп-өлешләп төшерсәләр, спектакль башыннан ахырына кадәр уйнарга, анда “яшәргә” кирәк. Театр артистларының эше никадәр авыр икәнлеген дә ассызыклап үттеләр.
 
Әйтеп узганымча, әлеге спектакльгә әзерлек бик тыгыз барган. Репетицияләргә йөрү дә алты айга сузылган. Ике атнасында алар бары рольләрне уку өстендә шөгыльләнеп, аннары төп уйнауга күчкәннәр. Репетицияләрне Казанның Халыклар дуслыгы йортында уздырганнар. Артистларның берьюлы җыела алмавы бераз авырлыклар китереп тудырган. Кемнеңдер концерт, кемнеңдер банкет, ә кемнеңдер бөтенләй башка эшләре “комачаулаган”. Шулай булуга карамастан, артист халкы җәй айларында ял иткән арада, көн саен диярлек репетицияләргә заводка эшкә килгән сыман йөргән. Завод дигәнен артистлар үзләре шаяртып сөйлиләр. Шулай ук артистларга махсус бию элементлары да өйрәнергә туры килгән. Аның өчен алар махсус биючене чакыртканнар. Бер атналары бары бию элементларына гына киткән. 
 
Әлеге тамаша бары спектакльдән генә тора. Җырлы-биюле комедия дип әйтергә кирәктер. Монда концертның әсәре дә юк. Бары үз рольләрен башкаручы сәхнә артистларын гына күреп булачак. Инде спектакль үзенең стартын башлап җибәргән. Беренче көн Саба районының Иләбәр авылында куйган булсалар, икенчесе Арча районының Мүлмә авылында тамаша кылганнар. Быелгы сезоннарын артистлар “Мәхәббәт, кәҗә һәм башкалар...” спектакле белән йөреп чыгарга тора. Иҗат графигына Татарстан һәм чит төбәкләр дә кергән.
 
- Без - эстрада артистлары. Театр артистлары түгел. Шуңа күрә монда бераз җаваплылык та, шикләнү дә булды. Беренчедән, тамашачы өчен бу яңалык. Дөресен генә әйткәндә, бүгенге көндә тамашачыга нәрсә кирәклеген аңлап та бетереп булмый. Гел концерттан гына торган тамашадан тамашачы арды булса кирәк. Шушы якны да күздә тотып, спектакльгә алындык без. Тамашачы һәрвакыт яңалык көтә. Монда җыр да, тамаша да, мәзәк тә, бию дә бар. Ролемне башкаруымнан бик канәгать. Текстны өйрәнгәндә бераз авырлыклар булды анысы. Әмма сәхнәгә чыгып, уйный башлагач, шунда яшәгән кебек булдым, - дип уртаклашты Рәсим Низамов.
 
Гастрольләр графигы:
 
19.11.14 Апас районы Чирмешән авылы
20.11.14 Әлки районы Базарлы Матак район үзәге
24.11.14 Кукмара районы Вахит авылы
27.11.14 Арча районы Иске Ашыт авылы
30.11.14 Әтнә районы Бәрәзкә авылы
 
03.12.14 Арча
04.12.14 Әтнә районы Кышлау авылы
08.12.14 Теләче
09.12.14 Байлар Сабасы
10.12.14 Мамалыш районы Тәкәнеш авылы
11.12.14 Мамадыш районы Олыяз авылы
14.12.14 Кукмара районы Купка авылы
15.12.14 Кукмара районы Кәркәүс авылы
16.12.14 Арча районы Кенәр авылы
17.12.14 Кукмара
18.12.14 Мамадыш
 
 
1
 
 
2
 
 
3
 
 
4
 
 
 
 
6
 
 
7
 
 
8
 
 
9
 
 
10
 
 
11
 
 
12
 
 
13
 
Гастрольләр графигы:
 
19.11.14 Апас районы Чирмешән авылы
20.11.14 Әлки районы Базарлы Матак район үзәге
24.11.14 Кукмара районы Вахит авылы
27.11.14 Арча районы Иске Ашыт авылы
30.11.14 Әтнә районы Бәрәзкә авылы
 
03.12.14 Арча
04.12.14 Әтнә районы Кышлау авылы
08.12.14 Теләче
09.12.14 Байлар Сабасы
10.12.14 Мамалыш районы Тәкәнеш авылы
11.12.14 Мамадыш районы Олыяз авылы
14.12.14 Кукмара районы Купка авылы
15.12.14 Кукмара районы Кәркәүс авылы
16.12.14 Арча районы Кенәр авылы
17.12.14 Кукмара
18.12.14 Мамадыш

Эльза ГАЗИЗОВА
Интертат.ру
№ --- | 22.10.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»