поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
01.04.2009 Җәмгыять

МӘДИНӘ МАЛИКОВА: “ТУКАЙ ПРЕМИЯСЕНӘ ИСЕМ КИТМИ”

Тукай премиясенә тәкъдим ителүчеләр арасында язучы Мәдинә Маликова да бар. Ул укучыларга “Шәфкать”, “Югалган якутлар”, “Кызыл гөл”, “Тылсым”, “Чәчкә балы” һ.б. әсәрләре аша таныш. Бу бүләккә ул беренче генә тәкъдим ителүе түгел. Тиздән Тукай премиясенә лаеклылар да билгеләнәчәк. Шул уңайдан Мәдинә ханымга үземне кызыксындырган сорауларны бирдем.

 

Әсәрләр ничек туа? Геройларны кайдан аласыз?

 

-  Эштә утырганда гына да кешеләр кереп, үзләре, танышлары белән булган вакыйгаларны сөйли. Әдәби әсәр язу фикере магнитлы ыргак кебек, үзенә кирәгенә тартыла. Ишеткән вакыйгаларны үзем белгән даирәгә урнаштырам. Шулай башланып та китә. Ул кешеләр бу вакыйганы ничек кабул итә, үзләрен бу очракта ничек тотар дип уйлыйм. Йомгак шулай сүтелә башлый...

 

Озак языламы әсәрләр?

 

-  Мин кире кайтып та бик озак эшли алам. Кайвакыт үзгәртә торгач, соңгысы беренче варианттан шактый үзгә килеп тә чыгарга мөмкин. Шул чакта ирем Әхмәт туктата. Бөтенләй кыскартып бетерәсең бит инде дип, ачулана. Ул үзе бер илһам килдеме, шуңа атланып чаба. Бик сирәк кенә кире кайтып, үзгәрешләр кертеп утыра.

 

Әсәрне язу бер хәл. Аны бит әле китап итеп чыгарырга, укучыга җиткерергә дә кирәк. Белүемчә, бу эш белән үзегез дә шөгыльләнәсез.

 

-  Әйе. Башкача булмый да. Бик күп районнар белән элемтәдә торам. Бер китап чыгару 200 меңгә төшә. Китап кибетләренә килеп белешәм. Сатылып бетү белән, яңаларын китерәм. Бу эшкә өйрәндем инде.

 

Тәнкыйтькә ничек карыйсыз?

 

-  Авыр кабул итәм. Тәмле әйбер түгел бит. Бер танышым әйткәнчә, тәнкыйть гөберле бака кебек, ә шулай да, изүеңә салганда да түзәргә кирәк.  Тәнкыйтьләүче еш кына иң көчсез ягыңны күрсәтә. Шуңа тәнкыйтькә игътибар итми булмый.

 

Тукай премиясенә Сезнең беренче генә тәкъдим ителүегез түгел...

 

-  Әйе. Беренче тапкырда төшеп калгач, күңелсезләнгән идем. Ул чакта Роберт Миңнуллин: “Күңелеңне төшермә. Мин биш тапкыр да тәкъдим ителдем әле,” - дип шаяртты. Бу камилләшергә стимул да булып тора. “Сез халык язучысы түгелмени?” дияләр кайчак очрашуларда. Укучы синең мактаулы исемнәреңне белмәскә дә мөмкин. Шуңа да Тукай премиясенә исем китми.

 

Еш кына үзен бәхетсез санаган автор хатын-кыз үз геройларына да бәхетне биреп бетерми кебек. Ә сезнең әсәрләрдә моның киресе. Сез тормышта бәхетле кеше, ә геройлар бик еш сынала.

 

-  Минем геройларым минем тормыштан түгел. Алар миңа ошмаган да. Адым саен очраган сыналулар укучыны кызыксындыра, китапка якынайта. Көн саен баллап чәй эчсәң, бал да тәмсез тоелыр иде. Бәхетле геройлар белән дә шул ук хәл.

 

Укучыга тәкъдим ителәсе киләсе китап нинди? Нәрсә турында?

 

-  “Нурзифа” дигән шаян роман. Рәссамнар турында. Менә аның геройлары бик бәхетле. Быел Тукай премиясе алмасам, бәлки киләчәктә шушы әсәрне тәкъдим итәрмен дигән уйларым да бар.

 

Әгәр язучы булмасагыз, Сез нинди һөнәр иясе булыр идегез?

 

-  Бизнесмен булыр идем. Өлешчә шуның белән шөгыльләнәм дә. Китапларым сатам. Белемем буенча мин укытучы. Ләкин мин укытучы була алмас идем. Шулай ук табиб итеп тә үземне күз алдыма китермим. Ә бизнесмен итеп китерәм. Ялгышсаң да, зыяны үзеңә генә. Ә менә укытучы, табиб һөнәре кеше тормышын, язмышын хәл итә бит.

 


Лилия КАДЫЙРОВА
Матбугат.ру
№ --- | 01.04.2009
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»