|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.10.2014 Фаҗига
Внуковода самолет бәрелгән кардан чистарту машинасының йөртүчесе исерек булганЯкынча мәгълүматларга караганда, Внуково аэропортында самолет килеп бәрелгән кардан чистарту машинасының йөртүчесе аек булмаган, дип хәбәр итә “Интерфакс” Россия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Владимир Маркин сүзләренә сылтама белән. Искәртеп узабыз, сишәмбегә каршы төндә Внуково аэропортында шәхси самолет кардан чистарту машинасы белән бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә Total нефть компаниясе җитәкчесе Кристоф де Маржери, пилотлар һәм стюардесса үлгән. “Һәлакәт килеп чыгуның төп сәбәпләре буларак, пилот хатасы, аэропорт территориясендә транспорт хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм диспетчерның ялгыш гамәлләре дә карала”, - дип белдерде “Интерфакс” ка Россия Тикшерү комитетының Транспортта Мәскәү идарәсе бүлеге җитәкчесе Иван Сибул. Моннан тыш, һәлакәт килеп чыгуга начар һава шартлары да йогынты ясаган булуы мөмкин.
|
Иң күп укылган
|