|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.10.2014 Авыл
“14 сыердан – көнгә өч мең сум!”“Мал-туар асрарга бик авыр” дип, яки шәһәрчә яшәү теләгенә буйсынып, сыер малын бетерүчеләр күбәеп китте авыл җирендә. Мал-туар арасында исләнеп йөрисе юк, җәен печән әзерләү эшеннән дә азат буласың. Сөтне сатып кына аласың да, шәһәрчә яшисең! Мин андыйларны гаепләргә теләмим, һәркем тормыш арбасын үзе булдыра алганча тарта... Ә менә Нурлат районы Биккол авылында яшәүче Әхмәтшиннар 14 баш сыер асрап көн күрә. Эштән зарланмый алар, алга таба мал башын арттыру да уйларында юк түгел. Мин килгәндә хуҗа кеше вак-төяк эш белән ишегалдында кайнашып йөри иде. – 1992 елда кисәк кенә әти үлеп китте. Без ул вакытта Тольятти шәһәрендә яши идек. Янәдән авылга күченеп кайттык, – дип сүз башлады гаилә башлыгы Рәис абый. – Хатыным Чүпрәле кызы. Аның белән Ульян өлкәсендә, туган көндә таныштык. Бер күрүдә гашыйк булдым үзенә. Алты айлап йөргәч, өйләнешеп тә куйдык... Әти үлгәндә хуҗалыкта ике сыер калды. Без шуларны әкренләп 14 башка җиткердек. Аннан кала алты баш бозау, ике зур үгез, бер тана, берничә баш сарыгыбыз бар.
Ә бит шуның кадәр малны ир белән хатын берүзләре карап тора! Улы белән кызлары Казанда яши, аларның да үз тормышлары инде хәзер. Әле шушы эшләргә өстәп, Абдуллиннар халыктан сөт тә җыя. Аны Самара өлкәсендәге Кошкин райпосына илтеп тапшыра Рәис абый. Ә хатыны Зөлфия халыкка сөт акчасы өләшә. “Бәянең 14 сумнан төшкәне юк. Акчаны 10 көн саен биреп барабыз”, – ди йорт хуҗасы.
– Саву аппаратлары белән эш итәсездер инде? – дим.
– Бер аппаратны үзебез сатып алдык, икенчесен район башлыгы бүләк итте. Аңа кадәр хатын 7-8 сыерны кул белән үзе сауды. Хәзер дә берничәсен үзе башкара әле.
– Печән, азык-төлекне трактор белән ташыйсызмы?
– Гектарлаган җирләребез юк. Печәнне үзебез дә чабабыз, сатып та алабыз. Җәй буе сыерлар авыл көтүендә йөри. Трактор юк, бөтен эшне ат белән башкарабыз. Әле бер ай элек кенә ат белән тайны урлап чыгып киттеләр. Этне дә йоклатканнар, өрмәде. Эшләгәнне яратмыйлар бездә... Атым буаз да иде. Акчага әйләндерсәң, ким дигәндә 80-90 мең сум дигән сүз.
– ...Кеше бит башка төр мал белән дә эш алып бара... Сез кызыкмыйсызмы? Әллә сыер асрау файдалыракмы?
– Әлбәттә! Сыердан көн саен акча керә. Иртә-кич – 190 литр сөт савыла. Бер көнгә 3 мең сум дигән сүз. Бозавы да әзме-күпме файда китерә аның. Мисал өчен, быел 9 бозау саттык, 6сын үзебездә калдырдык. Берсен-берсен 5-6 меңгә җибәрдек.
Рәис абый белән сөйләшеп торганда, өй ишегеннән хуҗабикә күренде, ул да безнең әңгәмәгә кушылды:
– Кеше яллап эшләгәнебез юк, Аллага шөкер! Берәүнең дә безгә килеп, бер сәнәк тирес тә атканы юк. Төн дип тормыйбыз, салам, печәненә чыгып китәбез. Рәис: “Әйдә, берәрсенә әйтик”, дисә дә, “кирәкмәс” дип каршы төшәм. Аннары бездә монысы – ир, тегесе хатын-кыз эше дигән нәрсә юк. Ялларда балалар кайтып булыша. Безгә тимәсеннәр, хәләл юл белән эш алып барганга көнләшмәсеннәр генә, – ди Зөлфия ханым. Nuotoliniai anglų kalbos kursai internetu INTELLECTUS anglų kalbos mokykla
– Шуның кадәр мал асрап, эштән арып киткән чакларыгыз да буладыр? – диюемә: “Арыгач, тәгәрәп китәсең дә, кабат сикереп торып эшли башлыйсың. Кыен булса, шуның кадәр мал асрап булмый. Кешегә түгел, үзебезгә дип эшлибез, – диде Әхмәтшиннар. Чын мәгънәсендә хезмәткә гашыйк гаилә булып күңелемдә калды алар.
Сүз уңаеннан шуны да әйтим, Бикколда бер генә сыер асраучылар бармак белән генә санарлык икән. Һәр йортта икедән алып бишкә кадәр сыер малы тоталар. Авылның төп кереме дә сөт һәм иттән. Яшелчә үстерү белән бик мавыкмыйлар бу якларда. “Самара өлкәсе белән чиктәш булгач, гомер-гомергә әлеге як татарлары “безне чуашлар ашата” дип яшәгән. Алар бит күпләп суган, яшелчә үстерү белән шөгыльләнә”, – диде Биккол авыл советы рәисе Рәмилә Әхмәтшина.
1
2
Казан – Нурлат – Казан.
Нәзилә ХУҖИНА |
Иң күп укылган
|